поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.10.2010 Ир белән хатын

ҖҮЛӘР ДӘ ИНДЕ БЕЗ, КЫЗЛАР...

Акыллы булырга ничек кенә тырышсак та, җүләр без хатын-кызлар. Нишләп җүләр булыйм мин дип бәхәскә керәсезме? Яшь чак – җүләр чакта ялгышулар, аннары төптән уйламаганга абынулар... Үз гомеребездә ясаган хаталарыбыз өчен акланып, әллә нинди сәбәпләр табабыз. Беребез дә фәрештә түгел.

Ялгышлыклар, кыйбланың кайда икәнлеген белмичә адашулар, бәхет дигән рәшә артыннан барып, упкынга очулар миңа да ят түгел. Шул упкында бәргәләнә-бәргәләнә сыңар канатларың да каерылып, хәлдән таеп яр читенә йөзеп чыккач кына үзеңә бәя бирәсең. Үзебезгә беркайчан да җүләр дип әйттерәсебез килми. Мин бәхәсләшергә яратмыйм, сезнең белән дә бәхәскә кермим. Бөтен дөнья җүләр хатын-кызлар белән тулган димим. Бары тик без – гүзәл затлар ялгышлыкларны ирләргә караганда күбрәк ясыйбыз дип кенә әйтәм. Ирләргә тиңләшергә тырышабыз. Карагыз: урамнарда исерек хатыннар, авызларында тәмәке, яннарында ачлыктан, тәрбия күрмәүдән хәлсезләнгән сабыйлары... Нигә мин ул хатыннарны акыллы дияргә тиеш әле? Бу кыланмышлар да җүләрлекнең бер төре бит.

 

Гашыйк булабыз, сөябез, сөеләбез. Бер-беребезгә мәңге аерылмаска дип вәгъдәләр бирәбез. Ә кайберәүләребез: “Уф, ник чыктым икән, рәхәтләнеп йөрисе иде бит әле?!” – дип, лаф ора башлый. Икенчеләребез: “Бүген аерылам, иртәгә китәм”, – дия-дия гомер кичерә. Ә балалар ата белән ананың ничек яшәвен, бер-берсенә карата мөгамәләсен читтән генә күзәтә-күзәтә үсеп җитәләр. Әти-әниләренең бер-берләренә әйткән әшәке сүзләрне ишетеп, әни кешенең гаиләдәге хуҗага – әти кешегә булган мөнәсәбәтне күреп, сеңдереп, буй җиткерәләр. Ә ата-аналар аерылалар, кушылалар, бәхетләрен тагын сынап карамакчы булалар... Әле берәүләргә: “Менә бу хатын иреннән өч тапкыр аерылган иде инде, җүләр, тагын шуның белән яши башлаган”, – дип артыннан төрттереп калган булабыз. Ә уйлап карасаң, ул җүләр микән, әллә без – аны тикшерүчеләрме?

 

Сеңлемне ике баласы белән ташлап, ире “мәхәббәт юлы”ннан китеп барды. И, авыр күтәрде сеңлем бу кайгыны. “Ике баланы берүзем ничекләр аякка бастырырмын?” – дип, көне-төне борчылды. Тырышты-тырмашты, балакаем, әмма тормышын кешечә алып барды. Балалары үсте, укыды, эшли башлады. Сеңлемнең йөрәк яралары да төзәлгән кебек тоелды. Кияүгә кабат чыкмады. Ә кияү исә мәхәббәткә озак күмелеп яши алмады, теге хатынга кирәге калмады. Урамда сукбайлыкта йөри башлады. Балалары да әти дип егылып китмиләр. Нигә әти дип өзгәләнсеннәр инде, иң кирәк чакта ташлап киткәч?! Туганым миңа беркөнне болай диде: “Дания апа, сиңа гына әйтәм, ирне кире кертсәм, бу хатын да җүләр икән дип әйтерләр инде, әйеме? Киңәш бир әле?” “Аерылганыгызга инде ничә ел узды. Канауда аунап ятамы, сазга батканмы, яисә министр дәрәҗәсенә күтәрелгәнме – ул барыбер синең ирең, балаларыңның атасы булып калачак. Яратасың икән, гафу ит”, – дидем мин аңа. Ә нәрсә дип әйтим, җүләр булма, үзең генә яшә димме? Ул бит әле яшь, яратып, сөелеп яшәр чагы (хыянәтне үзем мәңге кичерә алмыйм, мин җүләр, аңа акыллы киңәш биргән булам, имеш).

 

Беренче тапкыр кияүгә чыгып уңмасаң, икенчесенә өметләнмә дә инде. Барып чыкмый ул тормыш. Әллә кая ерак китмичә, үзебездәге хәлләрне генә мисалга китерәм. Казанда тузга язмаган бер нәрсә модага кереп китте – хатын-кызлар читтән килгән “кара халык” белән чуала. Әйтерсең лә, үзебезнең шәһәрдә ир-егетләр юк!.. Бу мавыгуларның ахыры нәрсә белән бетәчәген аңламыйлар җүләр хатыннар.

 

Бер кибеттә Регина исемле сатучы кыз белән таныштым. Шулкадәр мөлаем, сатып алучыларга игътибарлы, ягымлы, әйбер алмас җиреңнән аласың, билләһи.

 

– Әллә үзеңнең кибетеңме? – мин әйтәм.

 

– Әниемнең танышы бер азәрбайҗанныкы. Акча түлим, сат кына дип ышандырган иде, кая инде ул?! Иртәдән кичкә кадәр берүзем, суыкта да, эсседә дә. Әле өйдә авыру бабай бар...

 

– Әти-әниең юкмыни? – дип сорагач, Регинаның күзләренә яшь килде.

 

– Әни бар, яшь бала белән утыра. Әле аларны да туендырырга кирәк, – дип, авыр сулап сөйләп китте ул. – Казанга эшкә килгән азәрбайҗанга кияүгә чыккан иде, башта барысы да яхшы барды. Азәрбайҗан акчасын алып кайтты. Безгә пропискага керде, аннан гражданлык хокукы алды. Бизнесы да бик яхшы бара башлады. Әни, бу кешенең тормышны алып барасына ышанып, бер дә икеләнмичә бәби алып кайтты. Ә көннәрдән беркөнне “әзеребез” югалды. Соңрак танышлар аша белдек, тегендә – туган җирендә үзенең гаиләсе, балалары булган икән. Фатир сатып алганнан соң шуларны Казанга алып килгән. Безне онытты. Баласының да бар икәнлеген дә белми. Ник бер тиен акча бирсен! Әни аны Казан кешесе итү өчен күпме йөрде, тырышты, булышты. Кирәгебез калмагач, безгә “аягын сөртеп” чыгып китте. Хәзер: “Син җүләр генә шулай эшли аласың”, – дип, әнине сүгәм. Берүземә тормышны сөйрәп баруы бик авыр бит. Җитмәсә, кибетнең яңа хуҗасы да акча түләргә атлыгып тормый. Эш эзләргә туры килер инде...

 

Мескен кызны ни дип юатырга да белмәдем. Йә, Хода, кая барабыз без, кемнәргә баш иябез, кемнәр белән түшәк уртаклашабыз? Кайда безнең горурлык? Синең әниең ялгыз түгел, күп шул хәзер андыйлар, сеңлем. Гомер иткәң иреңә дә ышанып бетеп булмаганны белмибез мени? Ә әллә кайлардан килгән җиде ятларның яннарына якын килергә куркырга тиешбездер ләбаса.

 

Җүләрлегебезгә тагын бер мисал. Рәмзия исемле хатын ирен өеннән куып чыгарды да, бер әрмәнне йортка кертте. “Яратам мин аны, үлеп яратам, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – дип, ах-вах килде. Мәхәббәте шулкадәр көчле иде: аны ашытты, киендерде, хәтта кредитка машина да алып бирде. Карале, бу әрмән беткән генә бер адәм иде, Рәмзия тәки кеше ясады бит үзеннән дип йөргәндә, әрмәнебез машинасы-ние белән юкка чыкты. Калды Рәмзия муеннан бурычка батып. Эшеннән дә әз-әзләп акча алгалаган булган икән, саный башлагач, әз-әзләп дигәне шактыйга җыелган һәм закон нигезендә фәләненче маддә белән эштән куып чыгардылар үзен. Шулай итеп, мәхәббәте дә көлгә әйләнде, акчалары да җилгә очты. Хәзер башын ташка бәрердәй булып йөри. Яратам дип, менә шушылай башын җуйган хатын-кызны кайсыбыз акыллы дип атый ала инде?

 

Кара халык дигәннән, бервакыт кызын ияртеп урамда йөрүче хатын зарын түкте: “Үз өеңә кайтып керә алма инде йә! Акча җитмәгәч, бер азәрбайҗанны фатирга керткән идем, башта бик акыллы күренде. Балконда гына булса да йоклармын дигән иде, хәзер өйгә үк хуҗа булды. Безнең өстән “командовать” итә башлады. Акчасын да бирми. Эштән кайта да, эчәргә, дусларын чакырырга тотына. Хәзер өйгә кайтырга да куркып йөрибез. Әле беркөнне, мин өйдә юк чакта, кызыма бәйләнә башлаган, мин сине яратам дип әйтә ди. Инде нишләргә, кая барырга?” Шулай дип, башын җүләргә салып, кешедән киңәш сорап йөри бу. “Ул өйдә син хуҗадыр бит, – мин әйтәм. –Кәнә, участок милиционерын чакырт. Нәрсә уйлап керттең соң ул азәрбайҗанны? Җитмәсә олы кызың бар. Әллә син җүләрме? Алдаулар, көчләүләр турында әйтеп торалар, язып торалар, күрсәтеп торалар!”

 

...И-и, хатыннар, нәрсә дияргә дә белмим инде сезгә. Әнә, Гөлзирәнең төреге тагын үз иленә кайтып киткән. Юлына акчасы да булмаган мескеннең, Гөлзирә үзенең соңгы тиеннәрен биреп җибәргән. Төрек яныңа кире кайтам дип киткән. Хәзер мескен хатын көне-төне шуның чылтыратуын көтә.

 

Әлеге хәлләр хакында укучылар җүләрлек түгел бу, ә язмыш, күрәчәк диярләр. Әйдәгез әле, барысын да язмышка сылтамыйк. Без бит аны үзебез төзибез, җимерәбез, болгатабыз. Безнең татар кызлары гомер-гомергә сабыр, инсафлы булганнар. Очраган бер ирне куеннарына кертмәгәннәр. Җилдән туган Ашут, Элмеддин, Григорьяннарны үрчетеп ятмыйк. Читтән килгәннәр үз илләренә кайтып: “Бу татар хатыннары чеп-чи җүләрләр икән!” – дип сөйләмәсеннәр. Акыллы, горур булыйк.


Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 40 | 30.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»