поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
06.10.2010 Спорт

АЛИСӘ ГАЛЛӘМОВА АЛТЫН МЕДАЛЬ ЯУЛАДЫ

Ханты-Мансийскида 39нчы Бөтендөнья шахмат олимпиадасында Русиянең хатын-кызлар җыелмасы алтын медаль яулады. Татарстан шахматчысы, халыкара гроссмейстер Алисә Галләмова бу уңышка зур өлеш кертте.

Ярышта Русия җыелма такымы 11 матчның барысында да җиңү яулап уникаль нәтиҗәгә иреште. Олимпиада тарихында бу күрсәткечкә әле беркемнең дә ирешкәне булмаган. Русия җыелма такымы үзенең барлык төп көндәшләре саналган Кытай, Грузия һәм Украина җыелма такымнарын да бирелергә мәҗбүр итте. Шуны да әйтергә кирәк, 5 кешедән торган хатын-кызлар җыелма такымында иң көчле шахматчылар исәбендә саналган Татарстан спортчысы Алисә Галләмова 7 мөмкинлектән 5 ярым очко җыеп, дөньяда үзенең көчен тагын бер тапкыр исбатлады.

 

Алисәнең әлеге уңышы Татарстан президентының игътибарыннан да читтә калмады. Рөстәм Миңнеханов Русия Шахмат федерациясенең идарә рәисе вазифаларын башкаручы Илья Левитовка телеграм юллады. Ул анда шахмат буенча Русия җыелма командасын Ханты-Мансийскида узган Бөтендөнья шахмат олимпиадасында уңышлы чыгыш ясавы белән котлый.

 

“Ярышларга яхшылап әзерләнгәннәре, матур уен күрсәткәннәре өчен барлык спортчыларга һәм хатын-кызлар җыелма такымы тренеры Юрий Дохоянга зур рәхмәтләремне ирештерәм. Әлеге җиңүгә татар спортчысы Алисә Галләмованың лаеклы өлеш кертүе татарстаннар өчен икеләтә горурлык. Барлык шахматчы-олимпиячеләргә ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа казанышлар һәм җиңүләр телим”, диелә Рөстәм Миңнехановның котлау телеграмында.

 

Алисә зур спортка адымны 1987нче елда 16 яшькәчә кызлар арасында Советлар Берлеге беренчелегендә көмеш медаль алып башлый. Шул ук елны дөнья чемпионатында алтын медаль һәм 1988нче елда 20 яшькәчә кызлар арасында дөнья чемпионы исемен ала. Галләмова моннан алда 3 дөньякүләм шахмат олимпиадаларына катнашып 1990нчы һәм 1992нче елларда 2нче, 1996нчы елда исә 3нче урынны алуга ирешә.

 

2003нче елдан Татарстан җыелма такымы өчен чыгыш ясый башлаган Алисә Галләмова ике тапкыр дөнья беренчелегендә финал уйнау дәрәҗәсенә ирешсә дә, бу ярышларда Кытай спортчыларына җиңелеп көмеш медальләргә ия була.

 

Татарстанда гына түгел дөньякүләм җәмәгатьчелекнең дә теленнән төшмәгән татар шахматчысы соңгы елларда бераз онытылып киткән иде. Әмма ел башында Русия чемпионы исемен яулавы һәм Ханты-Мансийдагы турнирда ирешкән уңышлары аны кабат бар дөньяга танытты.

 

Алисә Галләмова тумышы белән Пермь якларыннан булса да әнисе ягыннан нәсел тамырлары Актанышка барып тоташа. Ул Казанда яши һәм ике ул үстерә.

 

7 мөмкинлектән 5,5 очко яхшы күрсәткеч

 

Татар шахматчысының Ханты-Мансийскидагы уңышын Рәшит Нәҗметдинов исемендәге яшүсмерләр шахмат мәктәбендәге белгеч Зөфәр Зәйнуллин: “Мин аның чыгышын әйбәт дип әйтер идем. Ул 4нче тактада уйнады, чөнки 7 мөмкинлектән 5,5 очко алуга иреште. Димәк барлык җыелган очколарның 4тән берсен Алисә алган дигән сүз. Мин моны уңышлы дип әйтер идем”, дип бәяли.

 

Зөфәр әфәнде сүзләренчә, турнирда 115 такым катнашкан. Шул такымнар арасыннан Русия 11 җиңү белән 1нче урынга чыккан. Русия такымына Алисәнең яхшы уйнавы да зур көч биргән. 1985нче елдан бирле мондый зур уңышка ирешелгәне булмаган. “Алисәнең бу җиңүгә үзеннән өлеш кертүенә  без бик горурланабыз”, ди шахмат белгече.

 

Казанда Алисә Галләмованың шахмат белән шөгылләнүе өчен барлык шартлар да тудырылганмы, дигән сорауга Зөфәр Зәйнуллин болай диде: “Казанда аңа бар яклап та ярдәм итергә тырышабыз. Бу тема күбрәк спорт министрлыгы, президентка кагыла дип уйлыйм. Аларның булышлыгы булмаса мондый нәтиҗәгә ирешелмәс иде.”

 

“Оста шахматчылар бик сирәк туа”

 

Зөфәр Зәйнуллин сүзләренчә, Татарстанда Алисә Галләмовага алмашка яшь спортчылар тәрбияләнә. Әйтик, Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә Рамилә һәм Камилә Җамаловалар бар, аларның берсенә 9, икенчесенә 12 яшь. Рамилә дөньякүләм ярышта 2нче урын алып кайтты. Камилә исә, Татарстанда 1нче урынны алды. Генийлар 100 елга бер туа, дип әйтәләр. Оста шахматчылар да шуның кебек. Шахматчы булу өчен тырышлык кына аздыр, минемчә. Аның өчен табигатьтән килгән сәләт тә кирәк. Ә без яшь шахматчылар өчен барлык шартларны да булдырырга тырышабыз. Иманым камил, Татарстанда Алисә Галләмова, Гата Камскийларга алмашка сәләтле яшь спортчылар үсеп килә”, диде шахмат белгече Зөфәр Зәйнуллин.

 

Алисә Галләмова хәзерге вакытта Ханты-Мансийскидан Мәскәүгә кайтып килә. Ул шушы көннәрдә Татарстанда булачак. Казанда аның белән матбугат очрашуы уздыру көтелә. "Азатлык" радиосы бу хакта киләсе көннәрдә тулырак итеп сөйләячәк.


Райнур ШАКИР
Азатлык
№ | 05.10.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (57431) / 12.10.2010 20:40:07

Шулай да бездә шахмат уенына игтибар бик әз... Кәшәкә сугучыларга миллионнар түләгәндә, \"Россия чемпионатында җиңгән өчен 350 мең сум акча\" әдәм көлкесе... Шахмат мәктәбе тринерының хезмәт хакы 2000сум...
Алисә ханым турында телевизион фильм булса, бала-чагада шахмат белән кызыксыну артыр иде бәлки...

№13 (56971) / 09.10.2010 15:58:37

Кичәгенәк Татмедиа гәҗитен алып укыганда"Алисәгә сүз әйтмәгез"дигән язмага игтибар иттем.ЕВГЕНИЙ Бареев безнең Алисә турында болай ди:"Аны командабызның зәгыйф буыны дип кыю рәвештә әйтергә мөмкин :бик авыр уйный,ялгыша,авызын ачып кала...Һ.б.лар.Бу сүзләрне Алисә икенче турда оттыргач әйтә,аны бүтән уйнатмаска өнди.Әмма Алисә аннан соңгы уеннарда җиде очрашуда 5,5 очко җыеп җиңүче була!!!Вәт!!!Ә үзен татар санаучы ЕВГЕНИЙ(исемен әйтер идем)Бареев икенче татар кешесенә нинди пычраклар ата,менә бу татар татарның башын ашар...га туры килә дә инде.АЛИСӘбез маладчина!!!!!!!!!!!

№12 (56967) / 09.10.2010 14:40:01

...Русия җыелма такымы? Нәрсә ул такым? Нинди юка баш уйлап тапкан аны?

№11 (56920) / 09.10.2010 08:24:40

Молодец, землячка!!!! Актанышлар бер кая да төшеп калмый!!!!!!! Алисә хөрмәтенә Фәһим абый йөз грам күтәргәндер инде.)))))))))

№10 (56828) / 08.10.2010 20:04:01

Гафуров чорында, Алабуга мәктәпләрендә шахмат дәресләре керәчәк дигәннәр иде, алдау гына булып калды. Шахмат уйнаучы бар бала школа №10 җыелып бетте ахыры.

№9 (56779) / 08.10.2010 16:23:32

Җәмәгат, әйдәгез, БӨЕК ШАХМАТИСТКА язмасы астын, минем тормышны тикшерү урнына әйләндермик.
Алисә Гәлләмова, чынлап та БӨЕК ШАХМАТИСТКА!!! Аның дәрәҗәсендәге шахматчылар, фәндәге академикларга тиңләшә. Без, гади халык та, хәкимият тә Алисә Гәлләмованың кадерен белсә иде, соңыннан үкенечкә калмаса иде...

№8 (56774) / 08.10.2010 15:56:45

Иркә, мишәр хатыннарының ялгыш сөйли торган гадәте юк.))))) Соры кортның ике улы бер кызы барын точно беләм. Ким дигәндә, бичәсе балаларның Соры кортныкы икәнен раслый.)))))))

№7 (56648) / 07.10.2010 22:04:05

Зирәк)))))улыгыз һәм кызыгызга дип дөрес сөйлисеңме???

№6 (56647) / 07.10.2010 22:02:45

Соры корт,улыгыз һәм кызыгызга һәмдә аларның дус егетеңә узләре теләген урынны алулары насыйп бул са иде Амин!

№5 (56623) / 07.10.2010 20:34:12

АЛИСӘ ГАЛЛӘМОВА, Сезнең белән чын күңелдән горурланам, молодец! Алабуга яшь шахматчалары җыелма командасы (улым, кызым һәм аларның дус егете), Аллаһы бөерса, быел сезнең призга үткәрелүче турнирда, кимендә өченче урын алырга җыеналар (Чаллы һәм Н.Камск командасына теш үтмәс дип саныйлар)...

№4 (56513) / 07.10.2010 10:18:18

Бар инде дөньяда акыллы хатыннар! Татар хатыны бит,ә?Әлбәттә, шатлыгын уртаклашабыз.

№3 (56507) / 07.10.2010 09:51:13



КОТЛЫЙМ! )

№2 (56505) / 07.10.2010 09:31:56

Älisä molodets, mindä qotliym!

№1 (56435) / 06.10.2010 16:36:06

molodec, kotlijm

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar