|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2021 Криминал
Түшәк өстендә яткан бианасын үтергәнТиздән Башкортстанның Югары суды Бөре районында яшәүче 50 яшьлек хатынга карата җинаять эшен караячак. Бу ханым үзе белән бергә яшәгән ирнең әнисен үтерүдә гаепләнә. Республика прокуратурасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, гаепләнүче 2019 елның ноябреннән өлкән яшьтәге хатынны караган. Әби кеше юл авариясеннән соң постельдән тора алмаган.
“Гаепләнүче хатын, әбине бүтән карарга теләмичә, 2020 елның апрелендә аны металл таяк һәм куллары белән кыйный. Соңыннан буып үтерә..” – диләр ведомстводан.
Хатын үзенең гаебен таныган. Аның нервлары түзмәгәндер, диләр экспертлар.
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: news.myseldon.com
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|