поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2021 Мәдәният

Динар Хөснетдинов: “Сәхнә осталары мине тиргидер...”

Динар Хөснетдиновның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә шигырьләр укыган видео һәм аудиоязмалары шактый популяр. Шуңа бәйле рәвештә, актерның үзенә берничә сорау әзерләдек. Динар – Әлмәт драма театрының йөзек кашы. Аны театр артисты буларак кына түгел, ә татар кинематографына өлеш керткән шәхес кебек тә беләбез.

– Динар, актер буларак, кешенең эмоцияләренә йогынты ясау нечкәлекләрен беләсез. Кешегә күбрәк тавыш тәэсир итәме, әллә күреп, хозурланумы?
– Икесе дә тәңгәл килсә – иң әйбәте. Шулай да, миңа калса, тавыш зуррак көчкә иядер. Яңа туган бала да бит башта әйбәтләп күрми, ә нәкъ менә әнисенең тавышын ишетеп, бишек җырларын тыңлап, бу дөньяны таный башлый. Әле менә искә төште: мәктәптә укыганда, безнең психолог бар иде. Ул: “Кешенең үзен белмәсәң дә, тавышын ишеткәч, син аның белән инде ничәдер процентка танышкан кебек буласың – анализ ясыйсың, характерын билгелисең”, – дип сөйли иде. Ә бәлки, ишетү белән күрү кушылса, отышлырактыр.
 
– Сез һәрдаим шигырьләр яздырып, социаль челтәргә куясыз. Бу идея каян килде?
– Тарихы ерак бу эшчәнлегемнең. Балачакта әни шигърияткә мәхәббәт уяткан иде, шуннан бирле гыйшкым үрчеп барды. Актер булуым да шул мәхәббәтнең нәтиҗәседер. Ә шигырьләр инде гел минем белән. Социаль челтәрләргә кертә башлавым гына бераз соңрак булды. Әле хәтерлим, 2006 елдамы соң, “Гашыйклар тавы” риваятен яздырып, социаль челтәргә элгән идем. Тиз таралды. Бүген инде андый типтагы аудиоязмалар ешайды.

– Шигырьләрне үзегез сайлыйсызмы?
– Күп очракта үзем сайлаганны яздырам. Һәрбер шигырьнең, җырда булган кебек, моңы, мелодикасы бар бит. Һәм шул моңны отып алсам, үз тоемлавым аша, күңелемнән үткәреп сөйлим. Шуңа ул табигый, җанлы килеп чыгададыр. Кайбер җирдә басымын дөрес куймасам филологлар, сәхнә осталары мине тирги дә торгандыр инде. Шигырьләр җибәреп, сөйлә әле, дип язучылар да бар. Ләкин күңелгә кермәсә, ничек яздырасың инде аны?
 
– Яраткан шагыйрегез кем?
– Фәнис Яруллин, Хәсән Туфан, Әнгам Атнабаев – күңелгә иң беренче булып килгәннәре. Аудиториядә дә алар популяр. Ә шигырьләргә килгәндә, күңелемә бик кереп калганнардан берсе – курсташым Резидә Сафина тәрҗемә иткән “Бар да яхшы” шигыре. “Телисеңме?” дигәнен дә яратам. Күп инде яраткан шигырьләр. Һәрберсе уемдагы китап киштәмдә аерым урын алып тора.
 
– Алга таба бу юнәлештә аерым проект та ачып җибәрергәдер бәлки?
– Уйлаган да юк, дөресен генә әйткәндә. Миңа Ютуб канал булдырып карарга дигән тәкъдимнәр бар. Әмма блогер булу, популярлык казану максаты юк. Инстаграмда булган сәхифәм җитеп тора. Өстәвенә, үземне Айрат Арсланов, Хәлим Җәләлов кебек оста шигырь укучы, конферансье итеп күрсәтәсем килми. Мин “любитель” кебек кенә.
 

Алсу МАНСУРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.04.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»