поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.06.2008 Җәмгыять

КЕНДЕГЕҢНЕ КАПЛА, БАЛАМ!

Ниһаять, салкын, яңгырлы көннәрдән соң, җылы җәй башланды. Ә бу исә урамда ярым шәрә кызларны очрату мөмкинлеге бермә-бер артты дигән сүз. Беркөнне санап бардым, каршыма очраган һәр биш кызның өченчесенең кендекләре ачык. Нәрсәсе бар инде аның, бу гадәти хәл, диярсез. Юк шул, кендек күрсәтү бер дә гадәти хәл булырга тиеш түгел инде ул. Кем ничектер, ләкин миңа бервакыт әни “кызым, кендегеңне беркайчан да ачып йөрмә, бу оят җирләреңне күрсәтү белән бер” дигән иде. Чыннан да, кендек бит инде ул кешенең якты дөньяга килүендә мөһим урын тоткан, ана белән баланы бәйләп торган, кеше өчен бик кадерле әгъза. Ә без шуны бар кешегә күрсәтеп йөрибез. Әле алай гына да түгел, хәзер кендеккә дә “алка тагып” йөрүчеләр дә гадәти күренеш бугай инде.

Ләкин сәламәтлек ягынна караганда да кендек ачык йөрергә тиеш түгел. Пычрак кереп, микроблар тупланып, төрле авырулар килеп чыгарга мөмкинлеге турында онытырга ярамый. Ә бүгенге көндә бик еш очраучы, тәннең төрле өлешләрендә тишеп, алка тагу, ягъни пирсинг, шулай ук сәламәтлек өчен файдалы түгел икәнен беләбез. Табиблар пирсинг эшләтергә яратучыларның 95% иртәме-соңмы төрле авырулар белән очраша, дип раслый. Ә инде кендекне тишү флебит авыруы, кендектәге кан тамыры ялкынсынуга сәбәпче була икән. Ул гына да түгел, әлеге тишек хатын-кызларның йөклелеге вакытында аеруча куркыныч. Чөнки йөкле хатын-кызның эче үсә, тиресе тартыла, ә кендекләрендә тишек булганнарның ул хәтта ертылып китү мөмкинлеге дә бар. Шулай инде, матурлык корбаннар сорый, ләкин бу кирәкле корбанмы икән? Ай-һай...

Сәламәтлек өчен зыянлы икәнен белә торып та кендекләрен тишүчеләр, ачып йөрүчеләрне әхлак кагыйдәләре бик аз кызыксындырадыр инде, шулай да бу эшнең әхлак ягыннан да хупланмавын әйтеп китми калырга ярамый. Ачык корсак, күренеп торган кендек, җитмәсә әле алка да тагылган булса, икенче шундый ук кызда гына уңай хисләр тудырырга мөмкин (ул да әле алкасы матуррак булса, көнләшүе ихтимал). Ә калган кешеләрнең бу эшкә сокланып караулары шулай ук икеле...

Диннең ачык кендеккә ничек каравы турында язып тору да урынсыз. Кызлар дин буенча ничек киенергә тиеш икәнен һәрберебез белә дияргә дә ярый, белмәсә дә, диннең кендекне ачып йөрүне хупламавын чамаларга мөмкин.

Шулай, сәламәтлек өчен зыянлы, әхлак кагыйдәләренә туры килмәвен, дин тарафыннан тыелган булуын белсәк тә, кендекләр ачык. Ник ачмаска, барысы да ачкан бит, ди бер танышым. Шулай инде, М.Җәлил “Хәдичә” шигырендәге кебегрәк килеп чыга. Кеше кендек күрсәтә, ник мин күрсәтмим... Ә кая үз башыбыз, кая сәламәтлегебез, киләчәгебез турында уйлау? Кыз кеше бит үзенә бирелгән төп вазыйфа, ана булачагы турында да уйланырга тиеш. Юк шул, безгә каяндыр килеп кергән мода артыннан куу кадерлерәк.

Сүземне йомгаклап, беркөнне автобуста күргән бер вакыйганы сөйләп китәм дә, нокта куям. Бер бабай каршына кендеген ачык калдыра торган кием кигән кыз кереп утырды. Кызны күрү белән бабай “Кендегеңне капла, балам”, дип әйтеп куйды. Теге кыз исә киемен тартып куйган булды, ләкин кая инде ул, махсу шулай кыска тегелгән киемне тартып кына озынайтып буламы?

Хәзер менә үземнең дә урамда шулай киенгән кызларны күргән саен, “Кендегеңне капла, балам!”, диясем килә. Әллә берәрсенә әйтеп карарга инде?


Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 23.06.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»