|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2021 Җәмгыять
Казанда Рафис Корбанның «Әхмәров» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак7 апрель көнне 15.00 сәгатьтә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Исхак Әхмәров — совет разведкасы каһарманы» дигән күргәзмә ачыла һәм язучы Рафис Корбанның «Әхмәров» китабын укучыга тәкъдим итү кичәсе узачак. Бу каһарман разведчик турында китап татар телендә беренче мәртәбә нәшер ителде. Әлеге китап Татарстан китап нәшриятында 1200 экземплярда басылып чыкты. Биредә якташыбыз, атаклы совет разведчигы Исхак Габдулла улы Әхмәров (1901 – 1976) турында бәян ителә. Аның исеме киң җәмәгатчелеккә чагыштырмача күптән түгел – 1990 елларда гына билгеле булды.
--- |
Иң күп укылган
|