поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.10.2010 Җәмгыять

ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘМ, ҮЗГӘРЕШЛӘР!

Хәтерегездә булса, узган ел Азнакай якларына сәфәр кылуым турында “Акчарлак” газетасында “Каш ясыйм дип күз чыгару” исеме астында ике мәкаләм дөнья күргән иде. Ул чакта район хакимияте миннән шактый зарланды булса кирәк, хәтта югары даирәләрдәге олы-олы абзыйлар да “үгет-нәсыйхәт” укыды... Әй, нәрсә вакланып торам соң, тозлап-борычлап сүгеп маташтылар. Икенче мәкалә бары тик шуның аркасында гына дөнья күрде.

Ә Азнакай халкы бик актив булып чыкты: шикаятьләрен Президент аппаратына да, көндәлек матбугатка да, республика Прокурорына да юллап кына торды. Шуларның кайберләрен тотып, Азнакай якларын тагын бер кат әйләнеп кайттым әле.

 

* * *

 

Газинур Морат бер шигырендә “Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр!” – дип сөрән сала. Азнакайга бу баруымда башта мин дә үзгәрешләр күреп сөендем. Чөнки шәһәргә өр-яңа асфальт юл буйлап килеп кердем. Менә бит, хакимият эшли! Ләкин аны әле өч еллап элек кенә моннан алдагы башлык Мансур Хәйретдинов яңарткан иде. Ә бу яхшы юлны яхшырту исә минем ише самими адәмнәрне алдау – хакимият эшен күрсәтү өчен кирәк, ахры. Чөнки шәһәргә килеп керүгә яхшы юл күренсә, башкаладан килүче олы түрә дә, иң бәйләнчек журналист та “башкарылган эшне” күрә. Шул ук вакытта чит күздән яшеренгән урам юлларын аннан-моннан ямаштырып кына чыкканнар яки бөтенләй эшләмәгәннәр. Ярар, алары түрә-кара күзенә күренми бит, ә Азнакай халкына болай да ярап торыр дигәннәрдер инде... Миңа калса, болай да төзек юлны төзәткәнче, ул акчаны башка урамнарны ясауга тотсаң, халык өчен отышлырак булыр иде.

 

Быелгы коры ел да Азнакайны бизәмәгән: яшь каеннарның тамырын корыткан дип бара идем, анысының да сере ачылды. Баксаң, аларны 40 градуслы эсседә утырткан булып чыктылар. Көзгәчә түзәр тәкатьләре булмагандыр дисәм, монысының да сере бар икән. Район хакимияте шәһәр читендәге яшь урман урынына зур кибет төзетергә ниятләгән һәм шуңа урын әзерләү өчен, агачларны күчереп утырткан. Махсус барып карадым – караклар кебек, качып-посып, урлап дигәндәй кылганнар бу гамәлне. Юлдан карап торганда урман урынында кебек, эчкә керсәң, уртасында бөтен агачларны төбе-тамыры белән йолкып алганнар. Яшь агачлар тау булып өелеп, корып ята. Моны бары тик табигатькә каршы кылынган җинаять дип кенә бәяләп була. Бу хакта мин ТР Экология министры Әгъләм Садретдиновка хәбәр итәрмен әле, гаеплеләр җәзасыз калмас. Барысын видеокамера белән төшереп алдым, күрсәтермен. Үсеп утырган урманны харап итмәсәләр, Азнакайда кибет төзү өчен башка урын беткәнме әллә? Бу эшне кылган хакимият үзе биредә бер генә төп агач булса да утыртканмы соң? Мөгаен, юктыр.

 

* * *

 

Узган ел элекке Президент Минтимер Шәймиев Азнакай районын авыл хуҗалыгындагы начар күрсәткечләре өчен тәнкыйтьләгән иде инде. Ләкин хакимият үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган, күрәсең. Уңышны кәгазьгә күчерә башлаган. Ягъни кәгазьдә бар да шәп.

 

Әйтик, терлекчелек өлкәсе. Миңа килеп ирешкән документ һәм шикаятьләргә караганда, Азнакай районында мөгезле эре терлек саны соңгы арада гына да 7 мең башка кимегән. Кәгазьләрдә кимү юк. Чөнки һәр авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә дистәләгән артык сыер язылган. Мәсәлән, “Әгерҗе” хуҗалыгында чынлыкта 80ләп сыер бар, кәгазьдә 140 исәпләнә. “Агрохимик”та 30 гына баш булса да, кәгазьләрдә 90 баш йөри. “Уразай” кебек зур хуҗалыкта да 1000 баш өстәлә икән... Хәтта бер сыеры булмаган фермерларда да 72-75 баш мөгезле эре терлеге бар санала.

 

Белмим, бу саннар ни дәрәҗәдә төгәлдер, әгәр бераз ялгышлыклар китсә, телгә алынган хуҗалык җитәкчеләре гафу итсен. Әмма мин бу саннарны Азнакай районының быелның мартында биргән отчетыннан алдым. Районда исә кәгазьгә теләсә нинди сан язарга яраталар бугай. Шикаять төгәлрәк тикшерелсен өчен, мин аны хокук сакчыларына юллармын. Чын саннар шунда билгеле булыр...

 

* * *

 

Миндә Азнакай кешеләренең РФ Прокуроры Юрий Чайкага юллаган хатлары да, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка дигәннәре дә бар. Әгәр шуларның берсе генә тикшерелсә дә, Азнакай инде күптән шау чәчәктә утырыр иде. Тик әлегә шәһәр халкында ниндидер пессимистик рух хөкем сөрә, төрле имеш-мимеш йөри. Имеш, Азнакайдан “шәһәр” статусын алалар һәм аны гади эшчеләр бистәсе генә итеп калдырасылар икән дигәне бөтенләй аптыратты.

 

Мин, әлбәттә, ышанмадым, ләкин халык мондый гайбәтләрне тиктомалдан гына таратмый. Чөнки шәһәрдә яңа эш урыннары булдырылмый, искеләре киметелә һәм кыскартыла.

 

– Бүген район хакимияте үзендә булган эш урыннарын да саклый алмый. Элек “Азнакаевское управление буровых работ” бар иде, анда 2500 кеше эшләде. Узган ел нибары - 500 кеше, быел 370ләп кенә калды. Тулы бер идарәдән кечкенә генә цех калдырдылар. Ичмасам, 500 эш урынын да саклый алмадылар. Шуның аркасында шәһәрдән яшьләр Казанга, Әлмәткә, Чаллыга, Түбән Камага кача. Азнакай пенсионерлар шәһәренә әверелеп бара. Ә мин торган җиремнең чәчәк атуын, кешеләренең бәхетле булуын телим, – ди профсоюз эшлеклесе Әләм Хәмзә улы Хәнипов.

 

Бәлки нефть тармагының Әлмәткә йөз тотуында тулысынча хакимият кенә гаепле дә түгелдер. Әмма “Татнефть” белән сөйләшүләр алып барганмы соң алар? Ә бит “Татнефть” –республикада социаль мәсьәләләргә иң яхшы карашлы оешма һәм дөрес сөйләшүләр алып барганда, район хәленә керер иде.

 

Тик андый сөйләшү хакимгә бик кирәк түгел бугай. Чөнки Рәфис әфәнде Галиев башлык булганчы үзе дә нефть эшендә эшләгән, “Скважиналарны капиталь сипләү” оешмасын җитәкләгән. Хакимияткә киткәндә, бу оешманың 259 кв. метрлы электр цехы, 8 машиналык гаражы, 133 кв. метрлы тимерчелеге, 259 кв. метрлы бетон ясау цехы, югарыда әйтелгән биналар урнашкан 8 мең 59 кв. метр җире Рәфис әфәнде Галиевнең хәләл җефете Рушания Ринат кызы Бәширова фирмасына күчә. Бәясе дә “арзан” гына – нибары 1 миллион 864 мең сум. Бүген Азнакайда өч бүлмәле гади генә фатир шулай тора.

 

Белмим, бәлки бу үзләштерү закон нигезендә эшләнгәндер, барлык кәгазьләр дә тәртиптәдер. Моның шулай икәненә иманым камил. Тик бу мисалны тагын халыкны эшсез калдыру, нефть тармагын бетерүдә өлеш кертү дип бәяләргә була. Үз күлмәгең тәнгә якынрак шул! Ә гади нефтьче теләсә нишләсен – Әлмәткә, Җәлилгә барып эшләсен...

 

* * *

 

Әле күптән түгел бер авылда йорт алырга ниятләдем, 650 мең сум сорадылар. Азнакайга барып кайткач, мондый кыйммәт хакка өй алып тормаска, ә бер пионерлагерь гына сатып алырга ният кылдым. Чөнки арзангарак төшә икән. Азнакай хакимияте моны инде раслаган да...

 

1960 елда Азнакай районының Шкаповка авылында ятим балалар өчен җәйге лагерь төзергә булалар. Моның өчен җир дә бүлеп бирелә. Нәтиҗәдә, “Родничок” лагеры төзелә, совет чорында анда бик күп бала ял итә. Тик пионер оешмалары беткәч, берара бу лагерь ташландык тора. Анда нибары бер каравылчы гына кала.

 

Соңгы елларда иске лагерьларны торгызу, балаларның җәйге ялын оештыру янәдән кайтты. Азнакай хакимиятенә дә бу лагерьны сипләп, районның ятим балаларына кире кайтарасы иде дә бит, әмма тагын күлмәгең үз тәнеңә якынрак килеп чыга. Көннәрнең берендә бу лагерь бөтен биш бинасы, уратып алынган тимер рәшәткәсе һәм 7 гектарга якын җире белән “Авто-Лайт” ширкәте милегенә әверелә. Әйтергә кирәк, бу ширкәттә 34% устав капиталы тагын шул ук Рушания ханым Бәшированыкы. Ә ул хакимнең хәләл җефете.

 

33әр проценты исә И.Нәҗипованыкы һәм Ә.Әхмәдиеваныкы. “Авто-Лайт” ширкәте бу милекне “Спецремстрой” ширкәте белән аукционда “көрәшеп” ала. Ягъни башлангыч бәядән нибары “бер адым”га бәяне күтәрә дә 99 мең 352 сум 37 тиенгә алып та куя. Көндәшенең тагын 1-2 меңгә бәя күтәрергә “акчасы җитми”, ахры... Кыскасы, бөтен формаль яклар да үтәлә – аукцион уза, “көндәш” була.

 

Әмма район Прокуратурасына бу сәүдә бер дә ошамый. Чөнки пионерлагерь бары тик буш авыл хуҗалыгы җирләре буларак кына сатыла. Биш бина, трансформатор, әйбәт тимер койма, каравылчы йорты исәпкә алынмый. Әйтерсең алар булмаган да! Монда трансформатор үзе 200 мең сумнан артык, ә койма, ким дигәндә, 900 мең торганы күренеп тора! Район Прокуратурасы документларны карап, тикшерү уздыра. Анда исә фотоларда бөтенләй башка җир күрсәтелгән.

 

– Әгерҗе районындагы бер җирнең фотоларын тыкканнар да шуның белән рәсмиләштереп куйганнар. Чөнки фотода “Әгерҗе” сүзе күренеп тора, – ди районның элекке прокуроры Фәнис Сәлимов.

 

Ул бу бинаны ятимнәргә кире кайтару буенча эш башлап җибәргән дә, әмма “10 еллык вакыты тулу сәбәпле”, күрше районга күчерелгән, ә андагы прокурор Азнакайга килгән. Тик яңа прокурор хакимияткә каршы барырмы, әллә тыныч яшәүне кулайрак күрерме? Югыйсә хакимият башлыгы Галиев элекке прокурор өстеннән шикаятьләрне шактый язды. Имеш, эшләргә ирек бирми. Прокурор законсыз эшләргә генә протест белдерә ул, законлы эшләргә иде!

 

Миндә “Авто-Лайт” ширкәтен гамәлгә куючыларның берсе булган Рушания Бәшировадан сорау алу беркетмәсе бар. Әгәр аның сүзләренә ышансаң, ул үзенең ниндидер фирманы гамәлгә куюын да, “Родничок” лагерена хуҗа икәнен дә белми.

 

Эх, шулай берни белми генә нефть ширкәтләренә, пионерлагерьларга хуҗа булсаң икән ул!

 

Ни өчен минем йорт алудан баш тартуымны аңладыгыз инде, әйеме? 650 меңгә чама белән 7 пионерлагерь сатып алып була, тик Азнакай ысулы белән...

 

Бәлки, ялган юл да түгелдер, әмма монысын да әле тикшерерләр. Документларны исә хокук сакчыларына җибәрәчәкмен. Алар бит ятим балаларга төзелгән лагерьны үзләштереп куйган. Анда хәзер гамәлгә куючыларның берсе булган Нәҗипованың ире Разил Нәҗипов җитәкләгән ширкәт төзелеш эшләре алып бара. Чишмәне буып буа ясаганнар...

 

Ә бит ислам буенча ятимнәр хакына керү иң зур гөнаһ санала. Юньле хакимият аны сипләп, балаларга кире кайтару хакында уйлар иде...

 

* * *

 

Азнакай буенча хокук сакчыларына да, хөкүмәт җитәкчеләренә дә сорауларым күп. Мин аларның барысын да шушы мәкалә белән берләштереп, республика җитәкчелегенә юллармын, бәлки файдасы тияр. Тик менә район халкыннан үземә килгән сорауларга гына җавап табып бетерә алмадым. Әмма алар да хакимиятнең йөзен ачуга ярдәм итә. Кайберләре белән укучымны да таныштырам һәм җавап бирәм.

 

1. Район хакименең үзенә ошамаган кешеләргә һәм аларның гаиләләренә янарга хакы бармы?

 

И.С.: Юк. Кичекмәстән Прокуратурага шикаять языгыз, теркәтегез һәм бер нөсхәсен үзегездә саклагыз. Кирәге чыгарга мөмкин...

 

2. Район хакиме кешеләрне судсыз гына җинаятьче дип атый аламы?

 

И.С.: Юк! Кешенең җинаять кылуы бары тик суд белән генә раслана. Тиктомалдан андый сүз әйтү мыскыллау яки яла ягу буларак бәяләнә ала. Диктофонга яздырып алсагыз, судка бирә аласыз.

 

3. Бары тик район хакиме генә хаклы, ә калганнар барысы да юләр һәм җинаятьче була аламы?

 

И.С.: Күпчелек һәрчак хаклы була...

 

...Сораулар күп, аларын хакимнең үзенә генә юллармын. Җавап бирсен әле – 2 ел идарә итү дәверендә Азнакайда нәрсә төзеде икән? Әллә гел җимерү белән генә мәшгуль булганмы?

 

Редакциядән: бу Азнакайдагы чатаклыклар турында икенче язмабыз (беренчесе – “БГ” 29 сентябрь, 2010 ел). Әмма сериал төсмерен алмасын иде инде ул. Бәлкем, Азнакайда безнең журналистларыбызны сатылуда, тагын әллә ниләрдә гаепләү, алар язган мәкаләләрне газета хуҗаларына шалтыратып тыю урынына, намуслы эш белән шөгыльләнә башларлар. Ә без шул чакта мактап та яза башларбыз. Димәк, әле сүзебез бетмәгән.

 

Казан – Азнакай – Казан.


Искәндәр СИРАҖИ
Безнең гәҗит
№ | 06.10.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»