поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.04.2021 Язмыш

Рөстәм Гайзуллин: "Бер гаиләгә шундый сынау! Ничек кенә әйтерләр икән аларга бу хакта, сабыйларның йөрәкләре ярылмасмы"

Рөстәм Гайзуллин шушы көннәрдә якын дустын югалткан. Кайгы белдертү өчен түгел, гыйбрәт өчен язам, ди артист бу вакыйга уңаеннан инстаграмда пост урнаштырып.

"Әгәр берәр кинода мондый сценарий булса, тормышта болай булмый ла инде дияр иде тамашачы!

Бүген бер дус егетне соңгы юлга озатырга кайттым авылга. Моннан ике көн элек комага китте, кичә аңына килеп әтисенең кулын кысып, тернәкләнергә өмет биргән, тик, төнлә йөрәге тибүеннән туктый...

Ике ел элек, өч хәрефле авыру аркасында тормыш чәчәге вафат булган иде. Фаҗига арты фаҗига...

Шунысы гаҗәп, төгәл ике ел! 2019 елның 30 мартында хатынын озатканнар иде, 2021 нең 30 мартында үзен..! Хәтта вакыты да бер чама! Раиләсе каршы алгандыр инде Эльмирны... ике ел күрешми торганнан соң, очрашканнардыр...

Кирәк бит... бер гаиләгә шундый сынау! Беркайчан да тулылана алмаслык югалту! Югалтулар! Ата-ана хәсрәте-балаларының ләхеткә керүен күрү.

Урам тулы халык... соңгы юлга озатырга килгән авылдашлар, дуслар, сабакташлар, хезмәттәшләр... күп иде кеше...

Ике бала-10 һәм 13 яшьлек ике егет йокыдан торуга, әтисез дә калулары турында хәбәр ишетә...

Ничек кенә әйтерләр икән аларга бу хакта, сабыйларның йөрәкләре ярылмасмы дигән уй, авылга кайтканда, юл буе башымнан чыкмады.

Әзмәвер егетне.., 35 яшьлек, сукса тимер өзәрлек егетнең мәетен капка төбенә куйгач, баласының үзен тыя алмыйча, җыелган халыкны күрмичә, әрни-әрни елавын күргәч; бераздан әтисе гәүдәсе янында катып калып, бер ноктага текәлеп калганын күргәч, меңләгән очлы пычак йөрәкне аркылыга да, буйга да телгәләгәндәй булды.

Ул караш әле дә күз алдымда, минем андый күз карашын моңарчы күргәнем юк иде... 10 яшьлек малай, кәфенлек аша әтисен күрергә тырышкан сыман, шул ук вакытта, анда аның әтисе булуына ышанырга теләмәгән сыман, самими күз яшьләре аша бәреп чыккан караш иде ул...

Әтисе Әсхәт абый, әнисе Гөлфия апа тойгы кичерешләре турында әйтеп тә тормыйм инде...

Аяныч тәмамланган мәхәббәт тарихлары исемлегендә тагын бер пар барлыкка килде - Эльмир һәм Раилә.... Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын!”,- дип яза Рөстәм Гайзуллин.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»