поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.04.2021 Ана теле

Ана теле: Алынмаларга ике төрле караш. Икесен дә белү кирәк (ДӘВАМЫ)

Сөйләмдә алынмалар темасы интернетта да, гомумән дә укучыларыбызны фикер алышырга этәрде. Менә интернетчы Илгиз кардәш ниләр өсти: Руслардагы (шул исәптән башка халыклардагы) татар алынмалары шулкадәр күп. Рус лексикасының рәсми мәгълүматлар буенча да 30 %-ы татар сүзләре. О.Сөләймәновның АзиЯсен, башка чыганакларны укысаң, алар тагын да күбрәк әле. Мәсәлән, Сказание о полке Иговореве ярымтатарча язылган.

Чынлыкта монда алынма төшенчәсе 100 % туры килеп үк бетми дә. Безгә мәктәпләрдә славян Новгород Русе, славян Киев Русе, аннары славян Московия булган дип укыталар. Шыр әкият. Көнчыгыш Европа киңлекләрендә чынлыкта бернинди дә славяннар булмаган. Һәм дә бервакытта да (Покровский “очерки из истории Росии) Новгород Русе – финугыр дәүләте, чи славян итеп күрсәтелүче словеннар – чи саамнар, анда табылган иң борынгы туз язмалары саам телендә. Шул финугырларны Норвегиядән килгән варяглар басып алган, үз дәүләтләрен төзегән, алардан ясак җыйган. Шул вакытларда татар Авар каһанлыгын Константин басып алган, Авар каһанлыгы көнчыгышка таба күченергә мәҗбүр булган, башкаласын көнчыгыштагы Кияү-калага күчергән. Киев каһанлыгы саф татар дәүләте булган, анда булган әл-Гарнати мәсәлән анда бер генә славянны да очратмаган. Новгород Русендәге варяглар аннан соң татар Киев каһанлыгын басып алган, Хәзәр каһанлыгына җимергеч һөҗүм эшләгәннәр. Яһүд Владимир 988 елны христиан дине кабул иткән. Поплар итеп болгар һәм сербларны чакырткан күпләп. Чиркәүдә һәм дәүләт эшчәнлегендә шул чордан башлап чиркәү-славян теле кулланыла башлаган. Җирле халык әкренләп славянлашкан. Рәсәй дигән ил тарихы 1200 еллык славаянлашу тарихы ул. Новгород-Киев-Мәскәү заманнан башлап халыклар славянлашкан да славянлашкан (соңыннан руслашкан диик).
 
Чудь та славянлашкан, кыпчаклар/бәҗәеәкләр/бродниклар/хәзәрләр/Бортаслар да славянлашкан, меря/мещера/морама/эрзя/мукшы һ.б.лар да славянлашкан. Миллионлап. Нәкъ менә шул руслашкан халыклардан да инде лексикага, гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә күп күченмәләр кереп калган да. Рус телендәге татар сүзләрен алынмалар дип кенә түгел, ә руслашкан (миллионлап руслашкан) татарларның элекке телләреннән күченмәләр итеп карарга да кирәктер. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32505
   
Төп тезисыбызга өстәмәләре өчен укучыбызга рәхмәт; аларны кабул итү-итмәү һәркемнең үз эше. Тәкъдим итүченең дә нияте изгедән бит. Менә янә шундый ниятләрдән берсе – актив хәбәрче Раушания Шәяхмәтованың “Татарстан яшьләре”ндә ( 25.03.2021) басылган язмасында безнең тезиска караган фикер-фактлар: “Телебез чуарланганнан-чуарлана, пычранганнан пычрана бара.  Балалар үстергәндә бер уен уйлап тапкан идек. Өйдә чип-чиста татарча гына сөйләшергә! Русча сүзләр кыстырып сөйләшәсең икән, җәза бирелә: йә идән, йә савыт-саба юасың. Өйдә иң күп сөйләшүче буларак, күпчелек үземә кала иде җәза үтәү. Шулай да кызык иде! Менә сөйләшеп кара әле син “ну”, “кәнишне”, пылесосить иттем” һәм башка шундый сүзләрне кыстырмыйча. Күпләребез үзен ана телен яхшы белә дип исәпли. Ә телебез чуарланганнан-чуарлана, пычранганнан пычрана бара. Соңгы арада теле-радио тапшыруларда, концертлар вакытында еш кына бер сүзне бик яратып кулланалар. “Легенда”. Салават — легенда, Хәния — легенда, Илһам абый, Әлфия апаларны әйтеп тә тормыйм инде. Хәтта “Айфара” ансамблен дә “Легенда!” дип атап сәхнәгә чыгаралар бит. Легенда, гомумән, безнең сүз түгел. Татарчага тәрҗемәсе — риваять. “Тешкә тигән” тагын бер сүз — аномаль. Көн дә “аномалия” булып ята бит табигатьтә. Әле менә шушы юлларны язганда телевидение алып баручысы: “Иртәгә аномаль суык көтелә, минус 20 градус булачак”, — ди. Соң, кыш көне 20 градус суык гайре табигый хәл мени инде?! “Аномаль” салкыннар 1978нең 31 декабрендә булды ул! Безнең авылда 53 градус иде. Төкерек җиргә төшеп җиткәнче бозга әйләнә идеАннан, “изге” сүзен уйламыйча кулланабыз. Әйтик, инстаграмда бер сәхифәдә менә мондый әйтемне “имгәтеп” куйганнар: “Уңган хатын ул таба, изге хатын кыз таба”. И-и, бу язма астына “изгеләр” куанышып фикер калдырганнар! Мин — изге, ике кызым бар, янәсе... Кызларны дөньяга китердең дә изгелек эшләдең мени? Әйтемнең дә дөресе: “Бәхетле хатын кыз таба”, минемчә.   Берәр кешене туган көне белән котлаганда да “Син — изге кеше!”, “Изгелегеңне онытмам!” диләр. Җәмәгать, игелек белән изгелекне бутамыйкчы! Кемгәдер яхшылык эшләгәннән генә изге булып булмый! Изге — гөнаһсыз, керсез күңелле, әүлия бит ул. Шуңа да “изге”, “изгелек” дип түгел, ә “игелек”, “игелекле” дип сөйләшикче... Мондый мисалларны күп китерергә була. Тирә-ягыбызда “иманы камил” кешеләрнең күплеген күрегез әле сез! Шартлатып әйтәләр иманым камил дип. “Ышанып әйтәм”, “Белеп әйтәм” диген, һич булмаса, үзебез өйрәнгәнчә, “тучны!” диген. Иманның камиллегенә ирешүеңне раслау, ай-һай, бәхәсле бит, мин — изге диюдән һич ким түгел. Камиллекнең чиге юк дигәнне һәм иман сүзенең нәрсә аңлатканын да онытмыйк.     Раушания Шәяхмәтова “Татарстан яшьләре” (25.03.2021)
   
Килешәсездер: бу мисаллар “телне өйрәнегез. саклагыз!” дигән гомуми өндәүдән бигрәк күнегү өчен йә тискәре. йә уңай  өлге бирүе белән кыйммәтле. Алардан бит кемдер сабак алган. белемен өстәгән. Андый мисалларны бер-беребезгә җиткерешик. Безгә дә җибәреп торыгыз. Форсаттан файдаланып менә янә берсен күчереп басабыз. Ул яшь кеше фикере булуы белән әһәмиятле. Җае чыкса. күчереп басыгыз. сыйныфташларыгызга. курсташларыгызга. юлдашларыгызга укырга биреп торыгыз.
 
“Мин, Ильяс Хөснетдинов, татар мәктәбендә 8нче сыйныфта укыйм, татарча сөйләшәм. Бу иншамда туган телебез турында үземнең уй-фикерләрем белән уртаклашырга телим.
   
Татар теле элек, чынлап та, дәүләт теле булган. Һәрбер авылда, һәрбер шәһәрдә татарча сөйләшкәннәр; башка халыклар да аны өйрәнергә тырышканнар. Мәсәлән, бабаларыбыз Алтын Урда дәүләтендә яшәгәндә шулай булган. Заманнар үтү белән хәлләр үзгәргән.
   
Хәзер татарча белеп, аңлап сөйләшкән кешеләр азайганнан-азая бара. Хәтта авыл балалары да татарча белми. Татар теленә төрле чүп сүзләр керә. Мәсәлән, “че там”, “блин”, “пока” кебек.
   
Балаларга кечкенәдән татарча өйрәтергә кирәк. Әгәр тагын шулай дәвам итсә, бер илле елдан татар теле юкка чыгып, бер татарча сүз дә ишетеп булмаска мөмкин.
   
Элек телефон, телевизорлар булмаган. Балалар да ул вакытта күп булган, әти-әнидән татар телен ишетеп: “Мин дә алар кебек сөйләшим”,—дип өйрәнеп үскәннәр. Ә хәзерге әти-әниләр, үзләре татар булып та, балалары белән русча сөйләшәләр. Алар балалары белән аралашмый, киңәшләшми. Балага телефон яки телевизор кабызып бирәләр дә шул җитә дип уйлыйлар.
   
Балалар мультиклар карап, бөтенесен шуннан өйрәнеп үсәләр. Андагы геройлар нәрсә кыланса, алар да шуны эшләргә, шуңа охшарга тырыша. Ә бит бала әти-әнисен карап, алардан өйрәнеп үсәргә тиеш. Әгәр дә бала белән аралашу җитәрлек булса, бала да татарча белер, шулай итеп, татар телен алга этеп булыр иде.
   
Язмамны үзем язган шигырь белән тәмамлыйм: Хәзер татар балалары//Туган телне белмиләр.//Татарстан җирендә//Русча гына сөйлиләр.//Татар мәктәбендә хәзер//Русчалап та укыйлар.//Шулай маташтырган булып.//Ике телне бутыйлар.//Үз телеңне дә белмәгәч.//Әби-бабаңның телен!//”Мин татар!”—дип//дип йөрмә тагын.//Маңкорт буласың бит син! (Әтнә таңы. 29 гыйнв.2021.).Шәхси сөйләмең турында уйланыр. аның сыйфатын кайгыртыр өчен. аерым алганда  аны “варваризмнар” белән  “пычратмас” өчен менә шушындый “рухый иншалар”  белән танышып торуның да файдасы бардыр. Алар бит җан ачысы буларак туган. Җан ачысы буларак кабул ителергә тиеш тә.
   
Бу – гадәти фикерләүдә шулай. Ә фәнни фикерләүгә күчсәк. безнең аңда шулай ук тискәре төшенчәләр: калька, штамп, калып, диалектизм, арго, жаргон һ.б. искә төшәр. Болары инде үзенә аерым сөйләшү темасы. Ходаебыз кушса.
                                   Илдар Низамов,
                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 01.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»