|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2021 Җәмгыять
"Минем бу хәлләрне аңлатырлык акылым юк" - Башкортстандагы концертларын күчерергә мәҗбүр булган Илсөя Бәдретдинова Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорыйИлсөя Бәдретдинова Башкортстандагы концертларын күчерергә мәҗбүр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, аның Кыргыз-Миякә, Дүртөйле, Кушнаренководагы тамашалары, билгесез сәбәпләр аркасында көзгә күчерелә. Билетлар гамәлдә калачак. Җырчы чаң сугып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәдәният министры Ирада Әюповадан ярдәм сорап пост урнаштырган. "Кадерле тамашачылар, минем бу хәлләрне аңлатырлык акылым юк! Мин килергә әзер! Сез дә билетлар алгансыз! Электричество да бар! Доньялар үзгәрде... Гафу итегез безне! Без чынлап та хөрмәт итеп, яратып, очрашулар өмет итеп калабыз! Концертларны көзгә кучереп карыйбыз... Кертерләрме-юкмы билгесез... Кая бара бу дөнья. @rusminnikhanov @irada.aiupova Безгә ярдәм кирәк!!!" - дип яза Илсөя Бәдретдинова.
--- |
Иң күп укылган
|