поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2021 Әдәбият

Чүплектәге мәхәббәт (Зөлфия Мансур хикәясе)

Мизхәт кисәк кенә уянып китте. Тәрәзәдән чагылган кояш нурларына иркәләнеп, күзләрен кыскалады, киереләсе килеп сузылгалап куйды. “Чү-чү,- диде аңа ягымлы тавыш. - Сезгә әле артык хәрәкәтләнергә ярамый”.

Тукта, кайда соң әле ул? Кайдан мондый тынлык, тынычлык? Әле генә сугышта иде бит ул. Янында гына мина шартлады һәм... бар да төпсез караңгы чоңгылга очты. Бәлки, ул хәзер исән дә түгелдер, тәне кайдадыр сугыш кырында калгандыр, ә җаны менә җәннәткә эләккәндер. Сугышта шәһит киткәннәрнең җаны туры оҗмахка керә диләр бит!
 
“Озак йокладыгыз”,- диде баягы ягымлы тавыш. Ак халатлы кыз өстенә иелеп, пульсын капшый башлагач кына, Мизхәтнең аңына барып җитте: ул исән, исән икән бит! Күзләре күрә, куллары хәрәкәтләнә, аяклары... тукта, нишләп аякларын тоймый соң әле? Яшь ир, гасабиланып, өстендәге җәймәне кискен хәрәкәт белән ачып җибәрде: бер аягы урынында, бинт белән урап бәйләнгән күлти генә иде...
 
Хатыны сөенеп каршы алмады Мизхәтне. Күргәннәрен сөйли башласа, эче пошкан кыяфәт чыгарып, тыңлыйсы килмәгәнен аңлатты. Төнлә саташып уянганда, баланы куркытасың дип әрләде. Аның күлтиеннән җирәнгәнен дә яшерергә тырышмады. Җитмәсә, кайларга гына барып карамасын, Әфганстанда аягын калдырып кайткан егетне эшкә алырга теләүче табылмады. Ә бераздан... хатыны аңа аерылышырга тәкъдим итте.
Бугазына килеп бөялгән төенне, тешләрен кысып кире төшереп җибәргәч, Мизхәт өеннән чыгып китте. Инде нишләргә, кая барырга?! Бергә хезмәт иткән, бер кулы хәрәкәтсез калып, гарипләнеп кайткан танышына барып керде. Егетләр икесе дә хәер сорашып йөрүне хурлыкка санадылар. Танышы чүплектә “эшли” икән: төрле металл әйберләр эзләп табып, кайсын кайдан сүтеп алып, аннары шуларны күпмегәдер сатып көн күрә. Мизхәт тә аңа иярде.
 
Кызын күрәсе килеп, чираттагы тапкыр үз өенә баруында аны өйгә дә кертмәделәр. Хатыны кабат кияүгә чыккан икән, Мизхәтне пропискадан төшерүен әйтте. Монда килеп, баланың башын бутап йөрмәскә киңәш итте. Җитмәсә, танышында пропискасыз яшәп ятуы өчен дә бәйләнә башладылар. Тәмам күңеле төшкән, тормыштан гайрәте чиккән Мизхәт, барлы-юклы әйберләрен иске сумкага тутырып һәм шулар янына сугышта алган орден-медальләрен салып, яшәргә чүплеккә күчте...
 
Дәвамы бар
 
Фото: rafinaganiullina

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»