поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2021 Дин

Үз-үзенә ярдәм итә алмаган мәеттән ярдәм сорау дөресме? Чишмәләрнең кайсысы изге?

Диндә Аллаһка тиңдәш куймыйча табыну кирәк. Бөтен җиргә бер Аллаһ Хуҗа һәм бөтен нәрсәне Ул гына хәл итүен белергә тиеш иманлы кеше. Әмма 70 ел торгынлыктан соң динебезгә күп гореф-гадәтләр, хорафатлар кереп калды. Исламда кешенең гакыйдәсе дөрес булса гына – бер Аллаһка гына ышанса – кылган гамәлләре дөрес була һәм кабул ителә.

Әгәр ул Аллаһның янына тиңдәш, иптәш куйса, алар да ярдәм итә ала дип уйласа, ул диннән чыгып китә, аның бер гыйбадәте дә кабул булмый.

 
Миякә районыныа командировкага баргач, Өршәкбаш-Карамалы авылында имам-хатип булып эшләгән Габдесамат Салих улы Синакаев белән шушы проблема турында әңгәмәләшеп утырдык. Ул очрашкан вакытыбызда бу хакта тирән борчылып сөйләде. Әңгәмәбезне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
 
Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин. Әллааһуммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһии үә сахбиһии үә бәәрик үә сәллим. Рабби ишрах ли садри үә йәссир ли әмри вәхлүл үкдәтә-м-мин әл-лисәни яфкәһү каули. Аллаһның ризалыгы булсын сезнең белән күрешүебезгә. Сезнең белән сөйләшеп утыруыбыз Аллаһның безгә билгеләгән бер тәкъдиредер. Сез – бездән бер дәрес, без сездән бер дәрес  алырбыз Иншә Аллаһ, - дип сүзен башлады Габдесамат Салих улы.
 
– Тормыш юлы катлаулы. Адәм баласы гел рәхәттә яшәми, Аллаһыбыз аны сынар өчен авырлыклар биреп тора. Үкенечкә каршы, мин әтиемне күреп үсмәдем, мина ике яшь булганда ул ахирәткә күчкән. Әниебез Рәйсә Гариф кызы безне, биш баланы, ялгыз тәрбияләп, аякка бастырды.  Картәниебез Әсма Таип кызы һәрвакыт үзенең догалары һәм киңәшләре белән безгә ярдәм итеп яшәде. Әнием мин армиядә хезмәттә булганда  авырып вафат булды. Картәниебез тәрбиясендә калдык. Советлар вакытында динне бик кыскан чакларга туры килеп яшәсәләр дә, Аллаһның таләпләрен үтәп яшәүчеләрдән, намаз әһелләре булдылар. Дингә килүебезнең бер сәбәбе – картәни, картәтиләребезнең балаларыбыз, балаларыбызның балалары иманлы булсын дип дога кылуыннандыр. Мин дингә килүемә бик шатмын. Аллаһ Раббыбызга дингә килүебез өчен шөкерана кылып яшибез. 39 яшемдә намазлы булдым. Шуннан соң күркәм хәзрәтебез Илфат Еликеев Яр Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” мәдрәсәсенә укырга җибәрде. Үземнең кече энекәшем Азамат хәзрәт белән укып кайттык, әльхәмдүлиллә. 2014 елдан алып авылыбызның мәчетендә имам-хатип вазифасын үтим. Алган гыйлемнәребезне халыкка тарата башладык. Кыш көне әзрәк эш тукталып тора, апаларыбызны, балаларны, ирләрне укытабыз. Аллаһка шөкер, авылыбызда азан яңгырап тора, намаз укучылар артып тора, мәчетебез җылы, эшли. Дингә үзебезнең үрнәгебез белән чакырабыз. Күптән түгел күршем дингә килде, намазга басты, әльхәмдүлиллә. Тамчы тама-тама таш тишә дигәндәй, күңелләренә керә, үзебезнең иманыбызны гамәлебез белән дә расласак, халыкка тизрәк барып җитә.
 
- Хәзрәт, сезнең авыл халкы иманлы, димәк?
 
- Авылыбызда җәмәгать, халык өчен күп эшләр эшләргә тырышабыз. Авылда якынча 400гә якын кеше яши. Җәмәгать намазында 20ләп кеше җыела. Безнең бурычыбыз – кешеләргә хак сүзне җиткерү, туры юл күрсәтергә, киләме-килмиме – ансы Аллаһтан. Дөньяларыбыз тыныч, өйләребез җылы, су бар, күпләренең тәһарәтханәләре дә өйләрендә. Патшалар ашаган ризыкны ашыйбыз. Мәчеткә балалар йөри, укулар алып барабыз. Укуның нәтиҗәсен авыл халкы гает бәйрәмнәрендә күрә. Балалар гарәпчә Коръән укыйлар. Яттан да укыйлар. Халкыбызны шатландыралар. Аларның укуы үземә дә бер шатлык. Мине урамда күрсәләр, хөрмәт белән исәнләшә беләләр, беренче үзем исәнләшсәм, миңа “Вәгәләйкүмәссәләм вә рахмәтуллах вә бәрәкәтүһ” дип җавап кайтаралар.
 
Безнең авылыбызда яшәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар: балалар бакчасы, урта мәктәп, китапханә, музей, мәдәният йорты, күркәм мәчетебез... Эшләгән кешегә эше дә җитәрлек: кемдер бакчасын карый, яшелчә-җимеш үстерә. Кемдер умарта тота, кемдер мал карый... Мин үзем, әйтик, профессиональ умартачылык белән шөгыльләнәм. Бирүче  – Аллаһы Тәгалә. Без тәвәккәл кылабыз, үзебездән тиешлесен эшлибез, бирүче – Аллаһ.
 
Күпләргә тәвәккәллек җитеп бетми. Хуҗага ышана, башка кешегә ышана. Иң беренче Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылырга кирәк.
 
Авылда буш өйләрнең күп булуы күңелне кыра, әлбәттә. Мөселман гаиләләренә килегез, тәвәккәл кылыгыз дип киңәш бирер идем.

- Сезне нинди проблемалар борчый?
 
- Бүген мәгълүмат бик күп. Хәзер һәркемдә интернет бар. Әмма анда язганнарның барсы да дөрес дип кабул итәргә ярамый. Адашып китү бик тиз. Адашмас өчен тәүхид белеме кирәк. Тәүхид – ул бер Аллаһка гына ышану. Тәүхид белемебез төгәл булса, бөтен эшебез дә, гамәлебез дә дөрес булачак. Кем Аллаһы Тәгаләгә ышана, Аңардан гына сорый, Аңа гына итагәть итә, Аңа гына сәҗдәгә бара. Аның ризалыгы өчен генә изге гамәлләр кыла, шуларның эше уң була. Коръәндә әйтә: “Башта иман китерегез, аннан изге гамәл кылыгыз”, – ди. Без бер Аллаһка иман китерергә тиешбез. Соңгы арада кешеләрне адаштыру күренеше киң тарала башлады. Берәр урынны изгеләштерәләр дә, шунда барып сәҗдә кылып, үзләренә нидер сорый башлыйлар. Бу бик куркыныч хәл. Әйтик, безнең авылда бернинди изге чишмә дә, бернинди изге урын да, әүлияләр кабере дә булмаган. Заманында авылыбызда өч мәчет, мәдрәсәләребез булган. Картәтиләребез бик иманлы, укымышлы кешеләр булганнар. Алар безгә андый урыннар барлыгын җиткереп калдырмаган. Әлеге вакытта юктан гына бер урынны тоталар да изге урын диләр. Изге сүзен ни өчен син кулланасың гомумән? Изге сүзен куллану бит ул Аллаһы Тәгалә кулында. Пәйгамбәребез с.г.с. Җир йөзендә өч изге урын бар дип әйтте: Әл-Хәрам, Мәҗиде Ән-Нәби, Әль-Акса мәчете. Изге чишмә – Зәм-зәм суы диде. Калган урыннар бертигез. Пәйгамбәребез с.г.с. бер хәдисендә әйтте: “Миңа Аллаһы Тәгалә бөтен җирне пакь кылды”,  - диде. Кайда гына барсак та без намаз укыйбыз. Яланда эшлибез икән – яланда, су буендабыз икән – су буенда намаз вакыты керсә, намазыбызны шунда укый алабыз.
 
Халкыма әйтәсе килгән сүзем: бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышаныгыз. “Ихлас сүрәсендә”: “Куль һуаллаһу әхәд”, – ди. “Аллаһ – бер”. Шул сүрәне беләләр, әмма башка нәрсәдән – чишмәдән, кабердән ярдәм сорыйлар. Кабердә яткан, үзенә үзе ярдәм итә алмаган кешедән нинди ярдәм сорарга була?  Без Аллаһыдан сорыйбыз шушы мәрхүмгә шәфәгатеңне кыл инде, ярлыка инде дип.
 
“Өмет” гәзите коллективын һәм укучыларын якынлашып килгән Рамазан айлары белән тәбрик итәм. Һәммәбезгә дә ураза айларын күреп, Аллаһ Раббыбызның әмерләрен үтәп, Аның чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын. Амин!
 
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 31.03.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»