поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2021 Язмыш

"Ай буе больницада яттым. Оятын җуйган Наилә ризыклар пешереп, иремне сыйлаган"

Шифаханәдә ял ит­кәндә, процедуралар тәмамлангач, икенче каттагы аулак почмакта җыелышып утырып, төрле темаларга гәп куертырга гадәтләнгәнбез. Бу юлы дуслыкның асылы хакында сөйләшеп кенә калмадык, хәтта ут чыгарып бәхәсләштек тә әле.

“Дусларның да төрлесе була икән, кызлар. Хәтта кан дошманнан да хәтәррәген куенымда җылытканмын”, — дип уфтанды Әлмәттән килгән Зөһрә апа. Һәм безгә менә ни­ләр сөйләде.
 
— Бу хәл моннан утыз өч ел элек булды, — дип сүз башлады ул. — Наилә белән буровойда таныштык. Икебез дә оператор булып, нефть скважиналарына хезмәт күрсәттек. Ул, яңарак кына исерек иреннән аерылып, шәһәр янә­шәсендәге кечкенә авылдан килеп эшкә урнашкан иде. Уңайлылыклары булмаган салкын баракның кысан гына бүлмәсендә биш яшьлек улы белән яши, очын-очка ялгап азаплана. Өс-башы ташка үлчим, ашау ягы да такы-токы гына. Таянырлык туган-тумачасы, акчалата ярдәм итәрлек якын кешесе юк иде, шуңа кызгандым аны, үз туганым кебек кабул иттем. Эшебезнең неч­­кәлекләрен аңлаттым. Ял көннәрендә мунча ягып, тәм-том пешергәч, улы белән икесен чакырып кунак итеп, юындырып җибәрә идем. Үз йортыбыз белән көн иткәнгә күрә, яшелчә, җи­ләк-җимеш үстерәбез, тавык-чебеш тотабыз. Табыннар һәрчак мулдан, акчага да интекмибез. Хезмәттәшемнең безгә еш килеп йөрүен ирем Хәләф баштарак өнәмәгән кебек тоела иде, соңрак ул да ияләште. Дус хатыным килгән төшкә йөгерә- йөгерә мунча яга, гомер булмаганны миңа табын әзерләшә, кибеттән тәм-том алып кайта, Наилә килешкә кырынып, юынып, матур итеп киенеп куя баш­лады. Чөкердәшеп чәй эчәбез, озаклап серләшеп-сөйләшеп утырабыз. Кышкы салкын кичләрдә, көзге пычракларда бездә кунып та калгалыйлар.
 
Беркөнне Наилә мунчага кереп китте, Азаты минем аяк ас­тында чуала. Хәләф абыегыз тавык кетәклеге ишеген чыпта белән тышларга дип ихатага чыгып китте. Өчпочмакларым пешеп чыкты, самаварым кайнады. Бер сәгать үтте, икенчесе — Наилә мунчадан кайтмады. Ай Аллам, ис тиеп егылгандыр, ишекне эчтән бикләмәгән генә булса ярар иде дип, пошаманга төштем. Абзарга кереп, Хәләфкә эндәшәм — җавап бирми. Эшен төгәлләп, күршеләргә кереп китте микәнни дим. Мунча ишеген тартам — бикле. Бетте баш! Гараждан лом алып чыгып, каерыргамы икән дип аптырап ишеккә сөялеп тора идем, шул мәлдә эчке якта көлешкән тавышлар ишетелмәсенме?! Хәләф Наиләгә: “Әйдә бергә булыйк, җан кисәгем! Самотлорга йә Уренгойга китеп урнашыйк. Улыңны бергәләп үстерербез. Карт хатынның түшәге җылы түгел инде аның. Синең белән ут чыгарып яратыша башлагач, егерме яшькә яшәрдем бугай, билләһи! Минем бәхеткә тугансыңдыр, алтын алмам”, — дип юхалана. Теге кәнтәе чырык-чырык көлә, иремә назлы сүзләр әйтә. Шул мәлдә ачуымнан бү­ре кебек улардай булдым. “Әллә мунчаның ишеген терәтеп куеп, керосин сибеп ут төртим микән? Әллә фәхешчеләрнең өс­ләренә бәреп кереп, лом белән башларын ярыйммы?” — дип уйладым. Дулкынлануымнан кинәт кан басымым төшкән ахрысы, мунча ишеге төбендә аңымны югалтып егылганмын. Тегеләр мунчадан чыкканчы күлмәкчән килеш кар өстендә ятканмын. Бик нык салкын тидердем шул чакта, ай буе больницада яттым. Оятын җуйган Наилә мин өйдә юкта хәтта безгә килеп торган. Тәмле ризыклар пешереп, иремне сыйлаган. Ирем хәл белергә килгәндә, кайнар пәрә­мәч­ләрне ашханә буфетыннан алдым дип ялганлаган. Аларны Наилә пешергән булган.
 
Ходай Тәгалә җәзалады ул хыянәтчеләрне: Наилә авариягә эләгеп гарипләнеп калды. Азгын Хәләфнең дә кикриге шиңде, простата рагы белән интегә. Азат үсте, техникум тәмамлады. Эшли. Өйләнде. Бәйрәмнәрдә безгә күч­тәнәчләр кертеп чыга.
 
— Минем дә кешелексез бәндәне дуска санап, авызым пешкәне бар, — диде Казаннан килгән Хәлимә. — Безнең цехта йолкыш чеби хәлендә бер кыз пәйда булды. Салкын кышта юка курткадан, җәйге кроссовкадан эшкә йөри бу. Әти-әнисе исерек хәерчеләр икән. Бу турыда елый-елый Юлия үзе сөйләде. Ул минем студент кызым Рәйсә бе­лән бер яшьтә, гәүдәсе дә бер чама. Кызымның кием-салымы бик күп. Шкафта куяр урын юк. Хәерче баласын үзебезгә алып кайттым. Ашаттым, юындырдым, кызым бе­лән бергәләп аны баштанаяк киендердек. Ул безгә һаман килеп йөри башлады. Эшендә авырлыклар чыкса да җайлап җибәрдем. Цех начальнигына, профком рәисенә кереп, Юлиягә малосемейкадан бүлмә алып бирергә булыштым. Ә ул... битемә төкерде. Бер ки­лүендә бездә куна калды. Кызымның кыйммәтле кесә телефонын, минем алтын би­зәнгеч­лә­ремне урлап чы­гып киткән, хәерсез. Караклыгы өчен бүлмәсеннән дә, эшеннән дә кудылар. Угрылыгының беренче генә очрагы булмаган икән.
 
— Яши торгач, бер нәрсәгә инандым: Аллаһы Тәгалә безне һәрвакыт сынап тора, — диде Киров өлкәсеннән килгән Мөнә­вәрә апа. — Әле чиргә сабыштыра, әле байлыкны тартып ала, кайвакытта дус дигәнең дошманнан начаррак булып чыга. Мондый сынауларны исән-имин үтеп чыкканда тиешле сабак алуыбыз, нәтиҗә ясый белүебез мөһим бит. Һәр кыенлыкны ерып чыккан саен, тормыш итәргә кирәкле тәҗ­рибәбез арта, эчке дөньябыз байый. Сез сөйләгән кыйссаларда да гыйбрәт бар. Намуссызлар җәзасын алмый калмаган. Ә сез яхшы кешене яманыннан аерырга, теләсә-кемне үзегезгә ияләштермәскә өйрәнгәнсездер. Минем тирәдә дә бер караңгы чырайлы бәндә озак бөтерелде. Әле акчам юк дип шыңшый, әле эшендәге җитәкчесеннән зарлана, йә күршесе ошамый аңа, йә кибетче алдаган. Яхшы әйбернең дә начар ягын эзләп табып, үзәгемә үтте. Шул сытык чырайлы Анна белән аралашкан саен кәефем төшә баруын, хә­лем китүен чамалап алдым. Берни түгел, энергиямне суыручы вампир бит бу минәйтәм. Ачык чырай күрсәтми, аралашудан читләшә башлагач, тәмам чыгырыннан чыкты бу. “Сине чын дуска санап йөргән идем, юньле кеше түгелсең икән!” — дип чәпчеде. “Нәкъ үзең турында әйттең, акыллым, моннан соң яныма якынлашасы булма! Юлымда очрасаң, әйләнеп узачакмын!” — дип кырт кисеп кенә котылдым мин ул көйсез мыжгактан. Кара хис, явызлык, мәкер белән эче тулган кешеләр белән каберең якын булмасын икән!
 
— Безнең педагогик коллективта Гөлнар исемле карт укытучы бар иде, — дип сөйли Яшел Үзәннән килгән Әлфия. — Начар укытмады ул үзе. Укучылары олимпиадаларда алдынгы урыннар яулады. Ә холкы... Ачуын китерсәң, үзен мактап, җаена гына сыпырып тормасаң, моннан утыз-кырык ел элек ата-бабаңнар белән булган четерекле хәлләрне дә исенә төшереп, бөтен коллектив алдында йөзеңне каралтырга, оятка калдырырга, кимсетергә күп сорамый иде. Кайбер укы­тучылар аның белән аралашудан курка иде, аны ихластан үз итүчеләр дә булмагандыр, мөгаен. Үзенең бөтен яманлыкны истә тотуы, кирәк чакта бик оста куллана белүе белән горурлана иде әле ул. Кимчелекләреңне ис­кә­реп, хәтер капчыгына җыеп сала барып, кеше алдында чыгарып селкүдән тәм таба иде. Мондый холкы белән күпме кешене рәнҗетте, ничә укучысының киләчәк язмышына зыян салды, психикасын какшатты икән ул? Аның районда данлыклы, мактаулы исемле педагог булуыннан кемгә ни файда?
 
— Минем бик үпкәчел сеңлем бар, — дип сөйләде Малмыж кызы Диана. — Ирина кечкенәдән шундый. Миңа ашның сыеграгын саласың дип, әбекәйнең теңкәсен корыта иде. Апаны миннән күбрәк яратасыз дип әти белән әнигә үпкәләде. Аңа гел яңа кием аласыз, ә мин аннан калганын кияргә теләмим дип шыңшый иде. Химия укытучысы һаман миңа “өчле” куя дип, авызын турсайтып, дәрестән качып йөрде. “Миңа егетләр ник карамый, кайсы җирем синнән ким?” — дип балавыз сыга, минем белән озаклап сөйләшми йөри иде. Институт тәмамлады, кияүгә чыгып, балалар тапты, акчалы эшкә урнашты, ә барыбер бөтен дөньяга үпкәле. Үзен санлап яшәгән ире­нә, алма кебек сабый балаларына, хезмәттәшлә­ренә, үзен эшле-ашлы иткән хуҗасына үпкәли. Әллә нигә бер мәртәбә үпкәсен белдерсә — түзәрсең, бу хәл көн саен кабатлана башлагач, үзәк бәгырьгә төшә икән ул, кызлар...
 
— Туганыгызда балачактан баш миенә кереп калган кимсенү комплексы баш калкыта, күрәсең, — дидем мин. — Һаман эштә булганлыктан, әти-әниегез сеңлегезгә тиешле күңел җылысын, йөрәк назын биреп җиткерә алмаганнардыр. Гадәттә, меланхоликлар үзләрен шулай тота. Аңа психолог янына ярдәм сорап бару зыян итмәс иде.
 
— Туганнарны сайлап алып булмый шул, алардан качып котыла да алмыйсың, — диде Кукмарадан килүче Әнисә апа. — Каенанам Халисә, тәнкыйтьләп, утыз биш ел канымны эчте. Бервакыт, яшь килен чагымда, бакчада бәрәңге алабыз. Ирем эштә, мин казыйм, каенанам чүпли, аралап кәрзиннәргә тутыра бара. Бераз җилләткәч, мин идән астына кертеп сала барам. Сүз дә юк, идәнгә тузан коела. Каенанам: чәй куя торам дип өйгә кереп киткән иде, озаклады. Урамнан узучы Мөршидә апаны чакырып кертеп, килен шапшак, бөтен өйне пычракка батырды дип мине хурларга керешкән икән. Эшне бетереп өйгә кергәч, тиз генә идәнне юып чыгардым. “Шапырдатып чылатып, көн саен мунчалалап ышкып юып, идәнне килен генә черетеп бетерде”, — дип урамга чыгып сөйлә­гәнен ишеткәч, абзарга кереп, сыер муенын кочаклап, кычкырып еладым. Ни генә эшләсәм дә гаеп тапты. Пешергән өчпочмагым бик тәмле булса да, ашамаган булып кыланды. Юган керемне яратмады. Иремә гел яманлап торды. Яши торгач, минем дә тирем калынайды. Исем китми башлады. Минем ачуым килмәгәнен күргәч, шок кичерде. “Әни, синдә картлык маразмы башланган бугай, һәр нәрсәдән кимчелек эзлисең. Тәнкыйтьләүдән туймадыңмы әле? — дидем. “Бәлки сине табибларга күрсәтеп караргадыр? Акны кара итеп күрүдән дәвалый алмаслырмы икән үзеңне?” — мин әйтәм. Ул миңа шәп сабак бирде: хәзер киленемнән гаеп эзләмим. Нәрсәдер ошамаса, җайлап кына төшендерәм.
 
— Дуслар, туганнар аркасында кыен хәлгә калучылар арасында мин дә бар, — диде Казаннан килгән яшь хатын Альбина. — Элеккеге курсташым Зояга ипотека кредиты алырга булышкан идем. Поручитель булуыма үкенеп бетә алмыйм. Төпле эш урыны юк, барлык мөлкәте әнисе исемендә. Яңа фатирга кереп утырды, ә банкка бурычын түләми. Декретта утырганда, коллекторлар акча даулап йөрәгемә төштеләр. Бала пособиесе белән ышанычсыз дустыңның бурычын каплап бар әле син! Түләп бетергәч, Зояны судка бирерсең диләр...
 
— Минем белән дә бул­ды шуңа охшашлы хәл, — дип сөйли Балтачтан килгән Валя. — Үзенә кирәк чакта хезмәттәшем Оксана бер — алдыма, биш артыма төшеп, сандугач булып сайрады. Бурычка зур суммада акча алгач, авылдан чыгып качты. Кайбер кешеләр баласын карашырга, әйбер биреп торырга, авыр эшендә булышырга кирәк булса, сиңа дус булып кылана. Ә үзләреннән ярдәм сорасаң, ул йә авыруга сабыша, йә “командировкага китә”, йә мескенгә салыша...
 
Чын дуслык мөнәсәбәтләре ихласлыкка корылган булырга тиеш дип саныйм мин. Бер-береңне тыңлап, аңлап, ярдәмләшеп, хөрмәтләп яшәүләргә ни җи­тә?! Тормыш яме — серең сыярлык чын дуслар, яхшы кешеләр белән аралашып яшәүдәдер. Ә сез ничек уйлыйсыз?
 
 

Хәмидә ГАРИПОВА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 31.03.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»