поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2021 Фаҗига

«Зинһар, булышыгыз, мин авырлы..." - Яшел Үзәндәге фаҗига турында

Төнге унбер. Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында урнашкан 39 а номерлы тугыз катлы йортта яшәүчеләрнең күбесе пенсия яшендәгеләр. Бу вакытта инде йокларга яткан яисә йокыга әзерләнеп йөргәннәр.

Һич көтмәгәндә каты шартлау тавышы ишетеп өннәре алына аларның. Кайдадыр нидер җимерелә, каты гөрселдәү тавышлары ишетелә, аяк астындагы җир убылып төшкәндәй була. Беркем берни аңламыйча, якыннарын барлый башлый. Күршеләренә шалтыраталар. Барчасы да тизрәк кулларына ни эләкте шуны киеп, иң кирәкле документларын алып урамга ашыга. Баксаң, йортның 7 нче катындагы фатирда газ шартлаган икән. Шартлау дулкыны барлык якларга да таралган - тәрәзә кыйпылчыклары 20 метр радиуста тирә-яктагы күрше өй ишегалларына чаклы таралган. 8 нче каттан 7 нче катка фатир ишелгән - аста яшәүче күршеләргә өйнең плитәсе җимерелеп төшә. Күрше-тирә 6 фатир да ишелә. Газ шартлаган фатир хуҗасы Михаил Тимохин каза урынында ук һәлак булган.
 
Тирә-якка пыяла кисәкләре чәчелгән
 
Йорт бик җанлы урында урнашкан. Нәкъ үзәктә. Янәшәдә генә парк, гимназия бар. Моннан узгынчылар барысы да әлеге йортка карап шакката. Бу тыныч кына гомер итүче яшелүзәнлеләр өчен гайре табигый хәл. Фаҗига булган йортның уртасында, җиденче катта, тулысынча тәрәзәләр ватылып төшеп, тирә-якка чәчелгән һәм балкон таралып төшкән. Йорт тирәсендәге биләмәне төрле яктан махсус кисәтү лентасы белән чолгап алганнар, урында махсус хезмәтләр эшли һәм беркемне дә, хәтта яшәүчеләрнең үзләрен дә кертмиләр.
 
"Дивар гына коткарды безне"
 
Валерий хатыны Светлана һәм улы белән һәлак булган пенсионер күршесендә җиденче катта яшәгән. Аның өч бүлмәле фатиры тугыз катлы йортның уң канатындагы дивар аша урнашкан. Өйнең нәкъ менә шушы өлеше иң нык зыян күргән дә инде.
- Без барыбыз да фатирның төрле почмакларында идек: мин бу вакытта залда компьютер артында утырдым, Светлана икенче бүлмәдә йокларга яткан, ә улым ваннада юына иде, бернинди газ исе дә сизмәдек, - дип сөйли Валерий.- Шартлау тавышы ишетелгәч, беренче мизгелдә берни дә аңлый алмадык, тик ниндидер хәл килеп чыкканлыгы аермачык иде. Бүлмә аша бер-беребезгә кычкырып эндәштек, барыбыз да исән-имин булуына инандык. Әлеге һәлакәтнең иң үзәгендә идек диярлек. Соңрак улым әйтүенчә, гүя аны шартлагыч дулкын басып калган шикелле булган, колагы томаланган, чөнки ванна дивары шартлаган фатирга тоташа. Бүлмәләрдә башта ут сүнде, аннары шартлау тавышы ишетелде, тәрәзә пыялалары ватылып төште, керү ишеге җимерелде, соңрак бөтен алгы бүлмәнең җимерелеп төшкәнен күрдек. Бәхеткә, якыннарым зыян күрмәде, ә фатирыбызда бернинди әйбер дә исән калмаган. Безне МЧСниклар урамга куып чыгарды, чөнки йортның ишелү ихтималы бар иде.
Ир сүзләренчә, шартлаган фатирдан аеручы капиталь дивар коткарган аларны.
 
"Фатир спорт залына охшап калган"
 
Шартлаган фатирның каршысында урнашкан 36 фатирдан да шулай ук берни калмаган, ул Валерий сүзләренә караганда, буш спортзалга охшап калган. "Анда бер генә бүлем дә калмады, фатир спорт залына охшап калган. Ә моннан тыш көчле дулкын өскә күтәрелгән, һәм җиденче һәм сигезенче катлар арасында зур тишек барлыкка килгән.
 
Валерий әйтүенчә, 36 нчы фатирда яшәүче өлкән яшьтәге хатын нык зыян күргән.
- Аның килене бала көтә икән. Ул җиргә бөгелеп утырган да: «Зинһар, булышыгыз, мин авырлы!"дип кычкыра. Шок хәлендә инде. Ә аларның фатирына карарга да куркыныч. Бу кызны иренең әнисе белән хастаханәгә алып киткәннәр, дип ишеттем, -ди Валерий. Ул Тимохин фатирыннан газ плитәсен тартып чыгаруларын да күргән.
 
"Андагы барлык төймәләр дә "вкл"га, "ачык"га борылган иде. Мин шаккатам моңа. Бер дә аңа ошамаган бу хәл, - ди ир-ат.-Көн саен аның янына оныгы килеп йөрде, туганнары да карап тордылар, әмма берсе дә кунарга калмый иде. Хәер, салгаларга яратты үзе, әмма егылып-китеп, бар дөньясын онытып эчеп йөрүче түгел, дип беләм. Унбишенче гыйнварда аның хатыны үлде, хатыны ике яшькә өлкәнрәк иде. Аңа 87 яшь иде, ул үзе кибеткә йөрде. Без урамда еш кына күрешеп, хәл-әхвәлләр белешә идек. Менә хәзер янәсе, ул үз-үзен үтерергә теләгән, башы киткән икән, дигән сүзләр йөри.
 
Валерий үзе хәзер гаиләсе белән танышларына, вакытлыча күрше йортка күченгән.
 
"Фатирда бикләнеп калдык"
 
4 катта яшәүче 76 яшьлек Надежда әби дә берни дә абайламый калган. Аны шул ук шәһәрдә яшәүче кызы Наталья килеп алган. Ул да бирегә дару алырга дип килгән.
 
- Әнием астматик, бик кыйммәтле дарулар эчә. Шуларны алырга дип килдем, әниемнең үз өенә кайтасы килә. Менә кич җитәр дә, мин кайтырмын дип утыра. Һаман ни булганына ышана алмый, - ди хатын.
 
Шул йортта яшәүче җәзаларны үтәү федераль хезмәте хезмәткәре Иван әйтүенчә, аны тышкы ишек кенә шартлау дулкыныннан саклаган. "Эштән кайтып, өйгә керешем иде. Әгәр ике минутка соңгарак калып, өйгә кергән булсам, фатирга эләкмәс идем. Мин лифтта мендем, өйгә генә кереп җиттем һәм шунда ук шартлау тавышы".
 
Иван сүзләренчә, аларның ишегенә тышкы яктан нидер килеп төшә һәм ул гаиләсе белән фатирдан чыга алмыйча, бикләнеп кала.
- Мин тизрәк тәрәзә аша, күршеләрдән ярдәм сорап кычкыра башладым. Үзем дә, башка күршеләр дә ишекне ачарга тырышып карадык, ләкин барып чыкмады. Бары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җиткәч кенә, әлеге капкыннан азат итә алды, алар махсус инструмент белән ишек элмәкләрен кисеп алдылар, - дип сөйләде "Шәһри Казан" журналистына ир.
 
Бу фаҗигадә үлүчеләр саны -икәү
 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, шартлаудан соң 15 кеше вакытлыча шәһәрнең "Волга" шифаханәсендә урнаштырылган, калганнары танышлары яисә туганнарында тора. Табибларга медицина ярдәме сорап 7 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, дүртесе алга таба дәвалау өчен хастаханәгә китерелгән. Аларның исемнәре дә билгеле: 1995елгы Чижевская Н.А; 1994 елгы Әблиева Т.В; 1992 елгы Фәйзуллин Д.З; 1940 елгы Морякина Р.Ф.
 
70 яшьлек хатын 30 март көнне иртән реанимациядә вафат булган. Шаһитлар сүзләренчә, шартлаудан соң ул харәбәләр астында күмелеп калган булган, бик күп кан югалткан. Тимохинның үзен исәпкә алып, ул әлеге һәлакәтнең икенче корбаны булды.

Зыян күргән беркем дә ярдәмсез калмаячак
 
30 март көнне иртән Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Горький исемендәге мәдәният үзәге янында зур булмаган очрашу үткәргән, анда яшәүчеләр шартлаудан соң эвакуацияләнгән кешеләрне китергәннәр.
 
 - Без кешеләрне баштан ук монда, мәдәният йортына күчердек. Монда безнең штаб оештырылган иде. Йортта 50 фатир, 96 кеше - барысын да язып алырга, исәпкә алырга кирәк иде, - дип аңлатты Афанасьев. - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык эшләрне төгәлләде, хәзер урында проект төзүчеләр һәм "Татинвестгражданпроект" баш проект институты белгечләре эшли. Алар күпфатирлы йортны торгызу мөмкинлеген дә бәялиләр.
 
Соңрак ачыкланганча, каза күргән йортны җимермәячәкләр. Әмма аны торгызу өчен күпме вакыт китәчәге экспертиза нәтиҗәләре буенча гына аңлашылачак.
 
Үз чиратында Михаил Афанасьев әлеге фаҗигада зыян күргән беркем дә ярдәмсез калмаячак, дип белдерде. Аның сүзләренчә, барлык махсус хезмәтләр, предприятиеләр, эшмәкәрләр зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшли, һәм һәркемгә дә күпме кирәк булса, шул вакытка чаклы яшәү урыны белән тәэмин ителәчәк.

Берьюлы өч җинаять эше кузгатылган
 
РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Яшел Үзәндә газ шартлавы турындагы җинаять эшләрен тикшерү турында хәбәр итәргә кушты, дип хәбәр ителә РФ Тикшерү комитеты сайтында.
 
"Тикшерү комитеты рәисе җирле тикшерү идарәсе җитәкчелегенә Яшел Үзән шәһәрендә булган газ шартлау турындагы җинаять эше буенча үткәрелгән тикшерү эшләре турында хәбәр итәргә кушты", - диелә хәбәрдә.
Җимерелү факты буенча "саксызлык аркасында үлем китерү", "саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү" һәм "ваемсызлык" буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»