поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2021 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: Элвин Грей Казанга килгәч, мин аны ипи-тоз белән каршы алган идем

Җырчы Фирдүс Тямаев Элвин Грей белән килеп чыккан ызгышына карата үз фикерен әйтте. «Казанга килгәч, ипи-тоз белән аны мин каршы алган идем», — диде ул журналистларга бүген Тарих институтында узган китап презентациясеннән соң.

Фирдүс Тямаевның Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелде. Җырчыга башта подвалны су баскан ут юк дип әйтәләр, аннан соң «маршрут кәгазе» сорыйлар. Тямаев бу хакта хәбәр иткәннән соң, социаль челтәрләрдә гауганың сәбәбе татар җырчысын күрше республикага кертмәү дип яздылар. Җырчы, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Радик Юльякшин-Элвин Грей Тямаевны ике республика халкын бер-берсенә каршы котыртуда, «маршрут кәгазе» алмауда гаепләде, дип яза Татар-информ.
 
«Мин ун ел сәхнәдә. Ул миңа бик зур сүзләр язган. Мин көтмәгән идем. Казанга килгәч, ипи-тоз белән аңа мин каршы килдем, ачкычлар биреп, „мә, тор, проблема юк“, дидем. Мин аңа кадәр биш ел сәхнәдә идем бит инде. Без аның белән „сәлам, брат“ дип йөрештек», — диде Тямаев.
 
Ул Элвин Грейның үзенә «скандаллы артист» дигәне белән дә килешмәвен әйтте. «Мин ун ел эшләп, Гүзәл Уразова белән бер капкынга эләгеп алдык. Анысында да мин халык алдында гафу үтендем. Андый пиарны гомердә дә санлаганым юк. Ул үзе скандаллы артист. Татарстанга килгәч, Кукмара районы данын ул пычратты. Салават абый белән баттл оештырды. Халык артисты Гүзәл Уразовага „воровка“ диде. Сөйли башласаң, бик күп…» — ди Тямаев.
 
Тямаев Башкортстанның мәдәният министрына сорау белән мөрәҗәгать иткәнен искәртте. «Әгәр минем гаеп булса, бөтен кеше алдында әйтегез», дидем. Әминә ханымнан җавап булды, тик төгәл түгел иде. Радий әфәнденең киңәшчесе Радик Юльякшин зур пост чыгарган. Минем шәхескә күчкән. Бик каты мәсхәрәләгән. «Бердәм Россия» не дә бутап керткән. Мин үзем «Бердәм Россия» яклы. Бик каты мыскыллаган, ә безнең Президентларыбыз да «Бердәм Россия» дә», — дип искәртте Тямаев.
 
«Ул мине ике милләтне бутауда, ызгыш-талашта группировка оештырган дип яза, ул кешеләрне фамилияләп беләм дигән. Әйдәгез, туры эфирга чыксын. Фамилияләрен бирсен. Мин җинаятьче икән, ул аны әйтергә тиеш. Ул аны Интернет челтәрендә кычкырган бит инде», — дип сөйләде Фирдүс.
 
Элвин Грей концерт өзелгән авылда Тямаевның подвалга да төшәргә хокукы булмаган дип язган иде. «Безнең егетләр анда төшеп, утны тоташтырдылар. Ул ут сәгать бишкә кадәр эшләде. Аннары подвалны су баса диделәр. Без ишек ватмадык, бернинди закон бозмадык», — дип белдерде Тямаев. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»