|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Җәмгыять
Тукай бүләгенә кем лаек?Ел саен март-апрель айларында Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә кандидатлар шагыйрьнең әдәби музеенда очраша.Әлеге күркәм гадәт традициягә әверелде. 31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2021 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе узачак.
Г.Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.
Исегезгә төшерәбез, Тукай премиясенә 2021 елда кандидатлар:
«Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин;
«Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон;
«Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов;
Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев;
Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина;
«Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев;
Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов;
Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов;
Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов тәкъдим ителә.
--- |
Иң күп укылган
|