|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Фаҗига
Яшел Үзәндә күпкатлы йортта газ шартлаган: бер кеше һәлакТөнлә Яшел Үзән шәһәрендә Ленин урасы, 39а адресында урнашкан тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җиде фатир җимерелгән. Фатирларның алтысы җиденче катта урнашкан, берсе сигезенче катта, дип хәбәр итә Татар-информ. 1934 елгы бер ир-ат һәлак. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәрабәләр астыннан чыгарылган бер хатын-кызның хәле авыр дип хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе фаҗига урынында 57 коткаручы һәм 20 берәмлек техника эшләвен әйтте.
--- |
Иң күп укылган
|