поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.10.2010 Җәмгыять

КӨНЛӘШҮ – СӨЮ БИЛГЕСЕ ТҮГЕЛ!

Өлкән кешеләр үзләре белән ачылып сөйләшкән яшьләрне бигрәк тә яраталар. Үзләренең яшьлекләрен сөйләп, безгә тормыш сабагы бирәләр. Аларга карыйсың да, нигәдер аларның яшь вакытлары булмаган кебек тоела. Ә без исә мәңге яшь калырбыз шикелле. Юк шул, һәр нәрсәнең үз вакыты.

Шулай да маңгайда сырлар булмаса да, яшь барганы сизелә. Без бу темага журналистика дәресендә сөйләшкән идек, шунда бер кыз: “Безнең яшьтәгеләр клубка чыкмый инде. Клуб мәктәп балалары белән тулган, без алар арасында картлар кебек”, – диде. Шул әңгәмәдән соң, быел җәйге каникулга кайткач, мин курка-курка гына клубка чыктым (ә үземә бары 21 яшь кенә), ә анда мәктәп баласы ни, студент ни – бар да бер төсле. Әле бер таныш түгел хатын миңа: “Укып бетерергә бер елың гына калдымы инде?” – диде. “Аллаһыга шөкер, котылам”, – дидем. Ә үзем: “Каян белә икән бу?” – дип аптырадым. Шуннан соң ул: “Ә кая укырга керергә җыенасың?” – дип сорап куймасынмы. Көлеп җибәрдем дә: “Апа, мин бит инде студент, бер елдан югары уку йортын тәмамлыйм”, – дидем. “Унынчы классны бетергәнсеңдер, дип торам”, – диде дә, көлеп тә җибәрде. Тәмамлыйм дигәннән, тагын бер кызык хәл искә төште әле. Мәктәпне тәмамлаган елны, миңа үземнең язмам буенча үзебезнең район газетасына – “Саба таңнары” редакциясенә шалтыратырга туры килде. Шундагы бер хезмәткәр минем ничә яшьтә булуымны сорады. “Мәктәпне бетерәм инде”, – дим мин моңа. Ә бу исә: “Шартлатасың мәллә?” – ди. “Нигә?” – дигәч: “Бетерәм дисең ич, бетерә күрмә инде, синнән соң башка балаларның да укыйсылары бар бит”, – диде. Көлеп җибәрдем дә: “Ярар инде, тәмамлыйм”, – дидем. Шушы сөйләшүдән соң, журналист һөнәренең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңладым, һәр сүзеңне уйлап әйтергә кирәк икән...

 

Сезгә сөйләргә теләгән вакыйгам бу түгел иде әле, әзрәк читкә кителде. Сүзем өлкәннәр турында иде бит. Шушы язмамда бер өлкән абзыйның мәхәббәт тарихын һәм аның миңа биргән киңәшләрен сезгә дә ишеттерәсем килә.

 

Ул абзый белән автобуста урыннарыбыз янәшә туры килде. Минем янга килеп утыруга, сөйләшергә тотынды. Ә мин исә, чит кешеләр белән бер дә аралашырга яратмыйм. Әнинең киңәшләре дә колактан китми. Шулай да абзыйның сөйләгәннәреннән, аның Сабага кунакка кайтып барганлыгын аңладым. Хатыны минем якташ булып чыкты. Абзый бу якның кызын гына үз итеп калмаган, ә Сабаның үзенә үк гашыйк булган. Бу юлы Саба Сабантуйларына ашкынып кайтып барышы икән. Хатыны турында сүз чыккач, бу миңа яшь вакытларын сөйли башлады. Ә бу миңа бик кызык тоелды, һәм мин аны тыңлый-тыңлый үземчә анализлап бардым.

 

Армиягә китәр алдыннан абзый, 2 ел бер кыз белән очрашкан. Бер-берсен бик яраткан алар (абзый нәкъ шулай уйлаган). Кыз Казанда үзбәк гаиләсендә бер бүлмә алып торган. Егет армиягә китәр алдыннан, бер көн кыз бүлмәсендә кунарга мәҗбүр булган, чөнки бүтән барыр җире булмаган. Кыз егеткә ятар урынны ятакка, ә үзенә идәнгә җәйгән. Егет болай ятып булмас дип (мин бу урында, егет әйтүе буенча, егет белән кыз урыннарын алмашып ятканнардыр дип уйладым), кызга да ятакка менеп ятарга кушкан. Тегесе ризалашкан. Бу урында абзый, без янәшә генә яттык, хәзерге яшьләр кебек түгел инде, дип тә өстәп куйды. Мин дә, кем ничек инде, дип уйлап куйдым. Шулай итеп, болар янәшә ятып йоклаганнар. Иртән бу егет беренче булып уянган һәм тора башлаган. Шунда теге кыз уянып киткән дә: “Гомәр, әз генә ятыйк инде”, – дигән. Егет аптырап киткән, чөнки ул Гомәр түгел, ә Сәгъди. Шушы хәлдән соң егет, сөйгән кызының бердәнбере генә булмавын аңлаган. Аның исемен йөрәк түреннән сызып ташлаган. Ул башкага өйләнгән. Ә теге кыз гомере буе моның сеңлесе тирәсендә кайнаган, аның белән очрашулар эзләгән. Абзый исә, хатынына тугрылык саклаган. “Язмыш минем күземне ачты, матур, дип чабып йөрмәдем, иң тыйнак кызны алдым”, – ди ул, хәзер дә шатланып. Хатыны турында шулкадәр ашкынып сөйли: “Бу юлдан кайтканда да сагынып торам әле”, – дигән була. “Гаиләнең нигезе бер-береңә ышаныч. Яшь вакытта сөйгән, очрашып йөргән кешеләр бик күп була. Аның бары берсе белән генә кавышасың. Ун егет яки кыз артыңнан йөрсә дә, син берничәсе артыннан йөрсәң дә, бары берсенә генә насыйп буласың. Тормыш иптәшең синең үткәнеңдә, ә син аның үткәнендә казынсаң, үзеннән-үзе хаксызга көнләшү туа. Бервакытта да сөйгән ярыңа яки тормыш иптәшеңә үткәнең турында сөйләмә”, – ди ул. “Мин – мишәр. Мишәрләрне бик көнче була дип әйтәләр. Мишәр – ул сыер да, сарык та, эт тә түгел, ул да кеше. Көнләштерсәң, бөтен кеше дә көнләшә, татар да, рус та, чуваш та. Сез яшьләр көнләшә, димәк ярата, дип уйлыйсыз. Ә бу ялгыш фикер. Көнләшү – сөю билгесе түгел! Бер-береңне яратканда, ышанганда көнләшүгә урын калмый. Минем биш кыз туганым бар, ә мин төпчек малай. Әни аларга яшьтән үк бу нәрсәләрне аңлатып үстерде. Мин шуларга гел колак салып йөрдем. Шуңа күрәдер дә инде беребез дә аерылып, бозылышып йөрмәдек, һәрберебезнең гаиләсе нык булды”. Абзый бу сүзләрне әйтте дә, үз алдына елмаеп куйды. Аның бәхетле икәнлеге бар йөзендә чагыла иде. Шуннан соң ул миңа балалары, оныклары, оныкчыклары турында сөйли башлады. Шулай итеп, аны тыңлый-тыңлый озын юл сизелми дә артта калды, ләкин ишетелгәннәр, бигрәк тә: “Сез, яшьләр, көнләшә, димәк ярата, дип уйлыйсыз, ә бу ялгыш фикер. Көнләшү – сөю билгесе түгел!” – дигәне күңелдә калды...

 

Әйе, көнләшү начар нәрсә. Бәләкәйдән үк, авылда булган бер хәлне сөйләшеп үзара көлешә идек без. Авылның бер өлкән яшьтәге кешесе хатыныннан әтәчкә көнләшкән. Хуҗа хатынына ияләнгән әтәч бер дә аның артыннан калмаган, ә ире хатынын саклап, әтәч артыннан йөргән. Үзе һаман: “Ник әтәч синең артыңнан йөри?” – дип бәйләнә икән. Хатын нәрсә, дип аңлатса да, ире бик көнләшкән. Әтәчне суйгач кына, тынычланган хуҗа кеше. Бу бер олылар әкияте кебек кенә, ләкин чын хәл бу. Тормышта мондый очраклар бик күп. Ярый да ахыры яхшы бетсә, көнләшү чир кебек бит ул. Аның белән ничек чирләмәскә? Бу урында теге абзыйның сүзләре искә төшә: “Көнләшергә сәбәп бирмә!”. Әз генә кытыкласалар да, син көнче икән, диләр. Һәр кешедә буладыр инде ул. Мәхәббәт утында янганда әз генә көнләшү-көнләштерү, ялкын өстәп җибәрә. Кайвакыт хисләреңне аңларга ярдәм итә. Ләкин артыгын кыланып җибәреп, ялкын пешереп алырга да күп сорамас. Шуңа күрә һәр нәрсәдә чама белик, шул исәптән көнләштергәндә һәм көнләшкәндә дә!


Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»