|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2021 Могҗиза
"Моны берничек аңлата алмыйм”: Машинага мәет салып 2400 чакрым үткән юлчы белән сәер хәл булганХәзерге заманда чит илгә яки үзебезнең Кара диңгез буена ял итәргә бармаган кешеләр юктыр кебек тоела, чөнки телевизордан халык белән шыплап тулган аэропортларны, безнең ил кешеләре сырып алган диңгез яры комлыкларын әледән-әле күрсәтеп торалар. Пандемия чоры гына күпмедер вакытка сәяхәтчеәрне чабуларыннан тотты. Әмма диңгезне күрү турында хыялланып та, бара алмаган бик күпләрне беләм. Күрше гаилә дә шулар исәбендә. Кредит түлиләр, улларын вузда акча түләп укыталар, кызларының гаиләсенә булышып торалар, кая инде ял итәргә барулар! Аларга үлле-мәлле эшләп яшәргә генә туры килә.
Шулай да күрше ире өченче елны көньяк кояшы астында бераз кызынып, диңгездә коенып кайтты. Бушлай диярлек. Эш шунда: Казанда яшәүче Дагыстан кешесе үлеп киткән. Билгеле инде, һәркемнең туган туфрагына, әби-бабалары белән янәшә җирләнәсе килә. Әлеге бабайның васыяте дә шундый булган.
Күрше ирнең вак-төяк бизнес белән шөгыльләнүче дусты әлеге мәетне Дагыстанга машина белән алып кайту өчен заказ алган. Гадәти булмаган “йөк” белән күз күрмәгән ерак юлга үзе генә чыгарга батырчылык итмәгәндер, иптәшкә күрше ирне дә чакырган.
Табутны “Лада-Ларгус” машинасы эченә урнаштырып, сәфәргә кузгалганнар. Иксез-чиксез Калмык далаларын үтеп, юл буендагы кафеларга туктап тамак ялгап, ике көн диярлек барганнар. “Утыргычларыбыз артында гына мәет барлыгын уйламаска тырыштык, ул да әле кайчан гына безнең кебек исән кеше булган бит, — дип сөйләде күрше. — Күңелдә бары тик “боевиклар очрамагае” дигән шомлы уй бар иде. “Гаишниклар” күп туктатты анысы, “Груз-200” алып барганны белгәч, бернинди тоткарлыксыз үткәреп җибәрделәр”.
Ниһаять, 2400 чакрым араны маҗараларсыз үтеп, килешенгән урынга — блок-постка килеп җиткәннәр. Анда инде мәрхүмнең туганнары көтеп торган. Мәрхүм бабайны алар кулына тапшырганнар да, үзләре диңгез буена киткәннәр. “Офыкка тоташкан, өстендә кояш нурлары уйнаган диңгезне күргәч, балалар кебек шатландым. Ул матурлыкны телефон видеокамерасыннан хатынга да, балаларга да күрсәттем. Җылы диңгездә коенгач, бөтен арыганлык юып алгандай булды. Тик озак коенырга вакыт юк иде, юлга чыгарга ашыктык”, — дип сөйләде күрше.
Бу сәфәр күршене мәңгелек турындагы фәлсәфи уйларга этәргән. Дин юлында булмаса да, базардан дисбеләр сатып алган. Шунысы кызык, юлда аңа да, дустына да арткы утыргычта кемдер утырып бара кебек тоелган. “Сәер хәл аның белән генә бетмәде әле. Өйгә кайткач, төн уртасында караваттан егылып төштем. Юк, үзем егылмадым, ниндидер көч мине идәнгә тотып атты. Хатыным белән дә шундый ук хәл булды. Моны берничек аңлата алмыйм”, — дип гаҗәпләнеп сөйләп, мине дә шаккатырды күрше.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|