поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.03.2021 Җәмгыять

«Юлчы» тапшыруы авторы Альберт Шакиров: «Минем дә зарым бар»

«Ком бураны, ком бураны, Оренбурның урамы; Илдә көрәш барган чакта Өйдә торып буламы?» - дип җырлана. Ике республика арасында кара тавыш чыкканга бер атна булганда, төрле фикерләр яңгырады һәм аларның кайберләре, Фирдүс әфәнде җиткергәннәре, минем күңелемә тиде, тәки. Юк, татар-башкорт мөнәсәбәтләре темасына кереп тә тормыйм. Ул турыда безнең төркем узган сезонда 10 тапшыру төшереп бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәтте инде. Күтәреп чыгучы булмагач ишетелми генә калгандыр. Ютубта безнең каналга кереп карарсыз, күрмәгән булсагыз. Сүзем башкада.

Мин әйтәм, бу артистлар бик хафалы халык булып чыкты әле. Үпкәләшсәләр дә, талашсалар да бөтен ил белән тавыш кубаралар. Аудиторияләре, популярлыклары бар бит инде - гауга орлыгы төшүгә урман үсеп чыга. Яклыйлар, сүгәләр артистларны: аларның сүзләренә карата депутатлар, язучылар, башка артистлар фикерләрен җиткерәләр. Кайный алар күтәргән тема, гөрли концертлар. Җырчының тормышы, эше концерттан тора бит инде. Никадәр күбрәк концерт куясың, шуның кадәр күбрәк акча эшлисең... 1 елга 1 концерт программасы инде ул. Булсын ул 2 сәгать, 3 сәгатьлек чара. Шуны яхшылап әзерлисең, акча тыгасың да, төркемеңне җыеп теге акчаны кире кайтарырга, аннан тагын өстәп эшләргә дип китәсең. Кая барсаң да шул 1 программаны куеп чыгасың, ачкычын борып җибәргән уенчык кебек. Әлбәттә бу хезмәт. Теләсә кайсы сәхнәдә теге программаны 100 нче тапкыр куйсаң да беренче тапкыр кыздырган кебек итеп кыздыра белергә кирәк бит. Халык шуңа акча түли. Чыгымнар да бар. Фирдүс әфәнде менә нәрсә ди:
 
«Татарстан авыллары буйлап гастрольләргә китәчәкмен. Чыгымнар бик күп, төркемемне тотып торырга кирәк. Әгәр барып чыкмаса, фатирны сатарга туры киләчәк. Төркемемә ярты ел хезмәт хакы түләргә җитәчәк. Аппаратураны, автобусларны сата алмыйм, алар миңа кирәк. Болай да сигез ай эшсез утырдык. 80 концерт эленеп тора иде Башкортстанда. Берни дә эшләп булмый. Минем хәлне гаиләм, әни, төркемем аңлыйдыр. Әни гел елый, бик борчыла. Аңа шалтыратып, «әйбәт хәбәрләр бар» дип тынычландырып торабыз.»
 
Фирдүс әфәнде күңелен ачып салган икән, мин дә тартынып тормыйм. Сөйлим әле. Минем дә зарым бар, дуслар. 
 
«Юлчы» тапшыруның иҗат төркеме елына 36 тапшыру җитештерә. Һәрберсе 26 минуттан алганда 1 елга без тамашчыга 15 сәгаттән артык оригиналь контент тәкъдим итәбез. Бу сезгә 3 сәгатьлек концерт түгел. 
 
Ул материал җыелсын өчен без дә авыллар буйлап йөрибез. Безнең дә 3 кешелек төркемебезгә чыгымнар бар, аппаратура кредитына, машинага чыгымнар бар. Минем дә егетләргә достойный хезмәт хакы түлисем бар. Сирәк булса да урыннарда безнең юл чыгымнарын күтәрүчеләр очрый анысы - мең рәхмәт андый киң күңелле, безнең хәлне аңлаган кешеләргә. 
 
Без дә мөмкин булган кадәр чит регионнарга чыгабыз. Нижгарда, Чуашстанда, Ульянда, Киров өлкәсендә, Башкортстанда булып, андагы татар авыллары тарихын барлап кайттык узган елны. Ләкин менә бит хикмәт нәрсәдә: безнең дә артистларныкы кебек, ераккарак киткән саен чыгымнар арта, әмма аларныкы кебек акча гына артмый шул. Ә еракка бару бик кирәк. Чит төбәктәге татар тарихы кирәк! Без контракт буенча эшлибез: һәр тапшыруның билгеләнгән бәясе бар һәм 1 елга ул тапшырулар 36 гына була ала. Без 52 тапшыру төшердек дип эфирга өстәмә «концерт» бирә алмыйбыз.  Күпсанлы тамашачылар сораса да эшләнми ул алай. Без җыйган күп материал, нинде генә ерактан кайтса да тапшыруларга өлешчә генә керә. Фирдүс әфәнде күпме юл гизеп барып та куя алмаган концерты турында менә нәрсә ди: 
 
 «Если бы представлял, что произойдет в Киргиз-Мияки, то не стал бы с коллективом в 15 человек и тремя грузовыми машинами аппаратуры туда приезжать. Думаете, у меня нет других дел? Я бы в этот день другой концерт дал или как-то иначе заработал бы денег для своей семьи...»
 
Беләсезме, ә без бит андый авылларга да барабыз. Бер генә артист та килмәячәк, 4 кеше яшәгән, урамында уты да юлы да булмаган авылларга 1 сәгать пычрак ерып булса да барабыз. Безне анда тамашачы да иганәче дә көтеп тормый.  Анда кергән саен акча счётчигы кирегә әйләнә, минуска китә, әмма безнең эшебез шул. Бу турыда өзекләп кенә булса да әйткәләдем инде мин төрле вакытларда - күтәреп алучы депутаталар гына күренмәде никтер. Шоу булмагач безнең бизнес кызыксындырмагандыр инде. 
 
Ләкин без төшенкелеккә бирелмибез. Акчаның күләме чикле булса да тапшыруны 2 оператор белән төшерәбез хәзер, Аллага шөкер! Сыйфатлы эшлисе, күбрәк урыннарга өлгерәсе килгәнгә ике оператор ул, мине төрле яктан төшереп йөрер өчен түгел. «Юлчы»га  өстәп «Минбар истории» дигән тагын бер проект җитештерә башлагач, ике бюджетны кушып булса да эшлибез. 
 
Дөрес аңлагыз, без «Яңа гасыр» каналы белән контракт нигезендә эшләүче төркем буларак, канал җитәкчелеге белән өстәмә финанс ярдәме табу турында гел сөйләшәбез, акыллашабыз. Канал безне «содержать» итергә тиеш түгел, аның тапшыруга куйган бәясе безнең регион өчен адекват бәя (әлегә бәяләр сикергәнче). Узган ел «Яңа гасыр» каналы бездән  хәтта өстәмә тапшырулар да алмакчы иде, әмма пандемия эшне бозды. Хәзерге вакытта Төмәнгә экспедиция әзерләүне уйлашабыз. Бу яктан каналга бернинди дә претензия була алмый, алар һәрчак безнең яклы. Ләкин безнең күбрәк эшлисе, «Яңа гасыр»га тулы метрлы тарихи фильмнар җитештереп тапшырасы да килә. Шуңа дип талпыну, шуңа дип өстәмә финанс эзләү ул. «Юлчы» гына түгел, тагын булсын проектлар, сыйфатлы контент. Барыбер йөрибез, барыбер төшерәбез бит ул тарихны бераз көчәйтеп җибәреп фильм дәрәҗәсенә җиткерәсе генә бар. 
 
Акча җитмәү турында мин иҗатчы, җитештерүче буларак үзем әйтәм. Әлбәттә «Юлчы» эфирдан югалмаячак, ул эшләнәчәк, Алла бирса. Бу елның контрактына кул куелган. Әмма... Безнең тарих аяк астында ята, егетләр! Юл йөргәндә без күпме материал, күпме язмыш яныннан узып китәбез! Безнең тарих тулы бер континент буенча таралган, егетләр! Без дә гастроль итеп йөреп кайтыр идек, әмма безнең тапшыруны билет алып карамыйлар шул... Сез мине приёмнарга язылмаган дисезме? Язылдым әлбәттә. Кереп тә чыктым хәттә. Дөресрәге ничек кердем, шулай чыктым. Мине бит банкетка чакырып бушка җырлатып булмый, ярдәм иткән өчен. Шуңа күрә бик исе китеп тыңламады ул абзый зарымны. Бу теманы күтәрмәгән дә булыр идем, тик артистлар акча турында әйткәч нервым кузгалды да мине дә ишетсеннәр дидем. 
 
Ул пандемия вакытында артистлардан да күбрәк сукранган кеше булмагандыр. Безнең төркем дә утырып улады. Әллә мине камерага гына ябышып ята дип белдегезме? Пандемия вактыныда Мәскәүгә барып төзелештә үк эшләп кайттым үземнең студия егетләре белән. Әле дә сценарийлар язам, тапшыру төшерү генә түгел башка шабашына барып та төшереп кайтабыз. Төрлечә бөтереләбез. Минем дә әни борчыла, минем дә гаилә ашарга сорый, минем дә аппаратура искерә. Минем дә ул турыда әйтергә хакым бардыр. Зарланыр кешем генә юк.
Ләкин бу тапшыруларны җитештерү тукталырга тиеш түгел һәм тукталмаячак. Татар авыллары тарихын чын-чынлап өйрәнгән Альберт Борханов, Дамир Исхаков кебек галимнәр, күпсанлы төбәк тарихын өйрәнүчеләр янында безнең кебек ул тарихка визуализация ясаучылар да булырга тиеш! Безнең тарих шулай тупланмаса, ул беркемгә дә кирәк булмаячак. 
 
Барасы җирләр күп - УАЗ «Патриот» искерде, төшерәсе материал да күп - аппаратурага «ис керде». Киләсе елга аларын да алыштырасы булыр, җайлап. Бу елны эшләп чыгып була әле минем арыган коптер янында «на всякий случай» Маратның иске коптеры булып торганда. Минем камера чыгымласа Марат белән Пашаның үз камералары багажникта сакта торганда. Ямаулап, юмалап булса да башкарып чыгарлык эш. Сыйфаты гына булсын. Бер-беребезне шулай тынычландырабыз. Ә менә без теләгән сыйфатка акча кирәк шул. 
 
Кыскасы, менә шундый хәлләр. Бераз нервым басылды кебек. «Альберт Шакиров нидә гаепле?», - дип хат язырлык министрларым юк, шуңа монда яздым. Кызык халык без - кычкырыш-талашка киткәч үз тамырларыбызны, ата-бабаларыбызны, милли горурлык хисләрен китереп кушабыз. Шуннан тамак киереп татарлык турында җырлар манчыйбыз. Җанисәп җиткәч кенә тел, тарих, бердәмлек юнәлешенә күз төшербез дә сәхнә-трибуналардан шул теманы болгата башлыйбыз... Ә аңа кадәр дә, аннан соң да шушы юнәлештә эшләүче, атказанмаган, сәхнәдән кычкырмаган кешеләргә сәерсенеп кенә карап узабыз. «Казынсыннар шул тарих пычрагында, мин чиста куллы артист тыңларга барам», - дигән кебек. Ярар соң... Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, Фирдүс «...фатирны сатасы булыр ахры», - ди. Мин дә форсаттан файдаланып шуны әйтәм: хатынның 2013 елгы Тойота Королла машинасы сатыла. Үзе генә йөрде, пробегы 100 000, бәрелмәгән-нитмәгән. Бәясе 780 000. Алга барырга акча кирәк бит, ни эшләтим... Инстаграмга языгыз кирәк булса. Бәлкем минем дә аудитория артып, чыгып зарланган саен тавыш кубарлык булыр әле. Проблемалар шулай җайлы хәл ителә икән ич хәзер.
 

Альберт ШАКИРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»