|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2010 Мәгариф
СЕЗ – ДӨНЬЯНЫҢ ТОТКАСЫ!Бүген укытучылар рәсми рәвештә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Педагогларның кәефләре ничек, алар бу көнне нинди хисләр белән көтеп ала? Ирина Саркисова, Казанның 89 нчы мәктәбенең химия укытучысы, “2010 елда Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы” дигән бәйгенең төп җиңүчесе:
– Бу көн минем өчен аеруча кадерле. Укучыларыбыз ел да безнең хөрмәткә бик тырышып концерт әзерли. Менә шул чараны түземсезлек белән көтәбез.
Роза Вәлиәхмәтова, башкалабыздагы 111нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Бу минем генә түгел, бөтен нәселебез өчен зур бәйрәм! Мәктәпне тәмамлагач, башка һөнәр үзләштереп, эшкә урнашкан идем инде. Әмма якын кешеләремнең укытучы һөнәренә карата мәхәббәте мине дә шушы белгечлекне сайларга этәрде. Үз эшемне бик яратып башкарам. Укытучылар көнен мәктәп коллективы белән урман буенда урнашкан лагерьда уздырдык. Саф һава сулап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Гадәттә, бу көн тәбрикләүләргә бай була: котлаулар җибәрәләр, үзем дә хезмәттәшләремә теләкләр телим.
Елена Берговская, Казандагы 36 нчы мәктәпнең немец теле укытучысы, “Иң яхшы укытучы” бәйгесенең “Эрудиция һәм оратор сәнгате” номинациясе лауреаты:
– Минем өчен көн дә бәйрәм кебек. Чөнки эшемне җаным-тәнем белән бирелеп башкарам. Бәйрәмне эшләп уздырачакмын.
Гөлнара Вафина, 159 нчы лицейда башлангыч сыйныф укытучысы, быелгы шәһәр бәйгесенең “Укытучы булыр өчен туган!” номинациясе лауреаты:
– Социаль ипотека программасы буенча фатир откан идем. Укытучы көнен яңа фатирда өй туе белән бергә үткәрергә җыенабыз. Шатлыгымны уртаклашырга хезмәттәшләрем киләчәк.
Гөлназ Мөхәммәд, 54 нче һөнәр лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Минем өчен иң мөһиме – укучыларымның хөрмәте. Бәйрәм теләгем шул: мәктәпләр белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылсын, компьютерлар белән тулысынча тәэмин ителсен иде. Укытучылар үз фикерен курыкмыйча әйтә белсен.
Лилия Фәттахова, Яңа Чишмә районы мәгълүмати-методик үзәк белгече:
– Узган шимбә көнне ветеран педагогларны, яшь укытучыларны тәбрикләдек, тырышып эшләүчеләргә бүләкләр тапшырдык. Мәктәпләребездә барлыгы 358 укытучы хезмәт куя. Укытучылар әлеге һөнәрне сайлаган икән, аны намус белән башкарсыннар иде. Аларның хезмәтләрендә сабырлык, иҗади активлык телибез.
Газиз Юнысов, Нурлат шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы:
– Бездә һөнәри бәйрәмне һәр мәктәп үз коллективында уздырачак. Ә инде бүләк тапшыруны Укытучы елына йомгак ясау тантанасына калдырдык. Бүген районда барлыгы 678 педагог эшли. Дөрес, узган елга караганда бу сан 111гә кимрәк. Мәктәптә сыйфатлы белем бирүче, дипломы булган белгечләр эшләргә тиеш.Шушы юнәлештә максатчан эш алып барабыз.
Шамил Гыйниятов, Мамадыш районы Түбән Яке авылы ветеран укытучысы:
– Һәрвакыт авылдашларымның ихтирамын тоеп яшим. Мәктәптә узган чараларның һәркайсына чакыралар, үзем дә чыгыш ясарга яратам. Укытучыларның күбесе – укучыларым. Алар өемә килеп, телефон аша хәлемне белешеп тора. Укытучы көненә мәктәпкә чакыру алдым инде. Үз укучыларым, бүгенге мәктәп балалары янына бик теләп барам.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|