|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2021 Җәмгыять
Пенсия фонды 90 яшьлек бабайны судка биргәнКраснодар крае Армавир шәһәрендәге Пенсия фонды әлеге пенсионер берничә ел эчендә хатынын караган өчен түләү сыйфатында законсыз рәвештә 25 мең сум түләү алган, дип белдерә. Шул ук вакытта әлеге пенсионер ПФРга хатынының үлеме турында хәбәр итә, ә ай саен 1,5 мең сум күләмендәге түләүләргә игътибар бирми, аңа акча башка нәрсә өчен түләнә, ә хатыны өчен пособиеләр туктатылган, дип уйлый. Пенсионерның хатыны дүрт ел элек вафат булган. Шуннан соң ир кеше Пенсия фонды идарәсенә аның үлеме турында таныклык алып килә һәм җирләүгә акча ала. Пенсионер сүзләренә караганда, ПФР хезмәткәре документларны кабул иткән һәм мәрхүмәгә түләүләрне туктату өчен башка документлар бирергә кирәкми, дип хәбәр иткән.
Пенсия фонды исә пенсионер хатынының үлүе турында оешмага өстәмә рәвештә хәбәр итәргә тиеш дип саный. Тик ни рәвешле икәнлекне аңлатмый.
«Бу очракта гаеп тулысынча Пенсия фонды хезмәткәрләрендә дип саныйбыз", - дип хәбәр итте Дәүләт думасы депутаты Наталья Костенко.
Әйтергә кирәк, Армавирда Пенсия фонды 30 пенсионерга шундый ук дәгъвалар белдергән, дип яза Gorodаrmavir.ru. Пенсия фонды хезмәткәрләренең үзләренең ваемсызлыгы аркасында барлыкка килгән законсыз түләүләр, Успенское районында фонд бүлеге бетерелгәннән соң, ачыкланган.
Фото: Ура.ру
--- |
Иң күп укылган
|