|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2021 Шоу-бизнес
"Путин белән Байден кебек". Фирдүс Тямаев Элвин Грейның гаепләвенә ҖАВАП бирдеБашкорстанда Фирдүс Тямаевның концерты белән килеп чыккан хәлләрдән соң кичә Элвин Грей Фирдүскә каршы зур пост язган иде. “Включай мозги” дип шактый дорфа сүзләр дә атты, Тямаевны ике милләтне чәкәләштерүдә дә гаепләде Радий Хәбировның киңәшчесе. Бу адымыннан соң барысы да Фирдүс Тямаев моңа каршы ни дияр дип тын да алмый көтте кебек. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, ниһаять, Алексеевский районында концертлар биреп йөргән Тямаев Элвин Грейга җавап бирде. Ул Радикка "егетләрчә, ачыктан-ачык" туры эфирга чыгарга тәкъдим итә. Ничек матур итеп язгансың, шулай матур итеп сөйләшик, ди ул аңа. Ә Элвин исә Фирдүсне бүген үк Казанда очрашып барысын да хәл итәргә чакыра. "Чын ир булсаң, хайп өчен генә кыланмасаң, кил, сөйләшербез" дип язган ул аңа. Бу видео бик күп комментарийлар һәм караулар җыеп өлгергән. Танылган шоумен Әбри Хәбриев исә бу хакта "Путин белән Байден очрашуын көткән кебек була бу" дип комментарий калдырган.
--- |
Иң күп укылган
|