поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.03.2021 Җәмгыять

«Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» форумында төп проблемаларны барладылар

17 – 18 мартта Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы уздырылды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 200ләп тарихчы килгән иде. Самарадан - Өлкә татар тарихын өйрәнү иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов, Камышлыдан “Туган як” милли мәдәниятләрне үстерү оешмасы җитәкчесе Раилә Сафина (сулда) һәм Татар Байтуганыннан “Әлифба” музее мөдире Нурания Абзалова (уңда) катнаштылар.

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән тарихчылар өчен бу форум фикер-тәҗрибә алышу мәйданы булып хезмәт итте. Катнашучылар фәнни ысулларны кулланып эшләргә, архивлардан кирәкле материалларны табарга, шәҗәрәләр төзергә өйрәнделәр, татар тарихын өйрәнү һәм пропагандалау мәсьәләләре буенча зур сөйләшү алып бардылар. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре, Татарстанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе, төбәкләрне өйрәнү институтлары галим-нәренең катнашы җыелышны фәнни форум дәрәҗәсенә күтәрде.
 
Әлеге чараны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов һәм Башкортостандагы милләттәшләребез күп көч куйдылар. Борһанов бу чараның максатын болай аңлатты:
 
- Һәр татар авылының тарихын өйрәнү, аның китабын бастырып чыгару мөһим. Без бер-беребезнең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш.... Бигрәк тә алар археологиягә, беренче, икенче, өченче ревизия документларына таянып язылса, дәлилләр көчле, җитди була.
 
 
18 мартта форумчылар өч секциягә бүленеп эшләделәр. Икенче секция утырышында Самара өлкәсе вәкиле Шамил Галимов катнашты. Аның чыгышыннан берничә өземтә китерәбез:
 
- Күп еллар буена Самара өлкәсендәге тарихи эзләнүләр, китаплар чыгару эше тулысынча диярлек үзебезнең инициатива, тырышлык һәм иганәчеләр ярдәменә нигезләнгән иде. Ә 2014 елдан Татарстан хөкүмәте грантларыннан файдалана башладык. Моның өчен Республика җитәкчелегенә күп рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук өлкә һәм федераль бюджетлардан төрле субсидияләр алу юлларын да таба алдык.
 
Яңа заманалар килеп, регионнарда татар тарихын барлау эшләре җанланып киткәннән бирле, Самара өлкәсендә кырыклап китап чыгарылды. Тагын икесе быел басылып чыгарга әзер.
 
Хәзерге вакытта Самара өлкәсендә 28 татар авылы җирлеге исәпләнә, утызга якын авыл соңгы елларда юкка чыккан. Үткән елда без таралган авылларның берничәсе турында язылган беренче китапны бастырып чыгардык. Ә киләчәктә аларның барысы турында да язып чыгарга ниятлибез.
 
Берничә ел буе тарихи биналарга, танылган шәхесләребез яшәгән өй диварларына истәлек такталары урнаштыру эшен дә алып барабыз. Әлегә аларның күбесе Самара һәм Тольяттида. Шулай ук Иске Ярмәк авылында атаклы тальян гармуннары ясау остасы Гали Гәрәев яшәгән йортка истәлекле такта куелды. Самара елгасы буенда 1841 елга кадәр яшәгән татар казаклары бистәсе нигезен, 1907 елның октябрендә, Уральскидан Казанга кайтышлый Иске Мәчәләй авылында туктап ял иткән Габдулла Тукай истәлеген, Камышлы татар педагогия училищесы урынын мәңгеләштерергә планлаштырабыз.
 
Безне борчыган тагын бер мәсьәлә - Болгар чорыннан калган Муром шәһәрчеге хәрәбәләре. Ул шәһәр зурлыгы буенча Киевтан да ким булмаган. Альфред Халиков Муром шәһәрчеген “Идел Болгарстанының көньяк капкасы” дип саный иде. Без дә моны яхшы беләбез һәм аңлыйбыз. Әмма өлкә хакимияте белән сөйләшүләр, күпсанлы үтенечләр һәм тәкъдимнәр әлегә кадәр нәтиҗә бирмәделәр. Ә менә Татарстан безнең өлкә җитәкчеләре каршында шул мәсьәләне күтәрсә, һәм алар бергәләшеп кирәкле чараларны күрсәләр, бөтен татар тарихы өчен искиткеч әһәмиятле объектны кайтарып, күпмилләтле илебезгә күрсәтергә мөмкин булыр иде.
 
Камышлы районында да тарихыбызны барлау буенча зур эшләр башкарыла. Раилә ханым Сафина тырышлыгы белән “Камышлы районының җиде могҗизасы” дип аталган табигый-тарихи проект тормышка ашырыла, ә Татар Байтуганы авылында Нурания ханым Абзалова көче һәм хезмәте белән башланып киткән “Әлифба” музее эшләп тора. Нурания Абзалова үзе катнашкан секциядә “Әлифба” музее турында сөйләп, “Әлифба” соавторы, Сәләй Вагыйзовның хатыны Рәмзия Вәлитованың нәсел тамырларын барлау һәм ачыклау буенча ярдәм сорады. Билгеле булганча, ул Уфа губернасының бер авылында туган. Балачактан ятим калып, балалар йортында үскән. Форумга Башкортостанның төрле почмакларыннан кешеләр килгән иде. Аларның берничәсе Нурания ханымга ярдәм итәргә тырышуларын белдерделәр.
 
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 26.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»