|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2021 Хәвеф-хәтәр
Дүрт кешелек гаилә фаҗигале үлемнән чак котылып калган26 март төнендә Башкортстанда Әбҗәлил районының Аскар авылында торак йорт янган. Анда яшәүчеләр автоном төтен хәбәрчесенең көчле тавышына уянган, шуңа күрә вакытында корылмадан чыгып, исән калган, шулай ук веранданың керү ишеге янындагы утны вакытында сүндергән. Янгын вакытында йортта дүрт кеше: ир белән хатын, аларның 5 һәм 3 яшьлек балалары булган.
Ут бик тиз чарлакка күчәргә өлгергән, ләкин анда керү мөмкинлеге чикләнгән. Янгын урынына килгән хезмәткәрләр тырышлыгы белән ут казасы бетерелгән. Янгынның якынча сәбәбе - завод җитештергән электр мичендә аварияле эш режимы.
Янгын нәтиҗәсендә 30 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Фото: башинформ.
--- |
Иң күп укылган
|