|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2021 Җәмгыять
Үзен "зимагур" дип атаучы Рәмис Сәлимов себерке сатып 300 мең сум акча эшләгәнТырышкан, иренмәгән кешегә бүген акча эшләү мөмкинлеге шактый. Мамадыш районының Вахит авылында гомер итүче 31 яшьлек Рәмис Сәлимов инде 12 ел каен, имән, чыршы себеркеләре бәйләп сата. Рәмис үзен зимагур дип атады. Мәскәү, Якутия, Себер, Казан якларында эшләгәннән соң, туган ягы Мамадышка кайтып төпләнгән. Хәзер әти-әнисе белән көн күрә. Җәен имән, каен, кышын чыршы себеркесе бәйли. Төзелештә дә эшли. — Хәрби бурычымны үтәп кайткач, 7 ел Казандагы дары заводында эшләдем. Шуңа карамастан, себерке бәйләүдән туктамадым. Башта бу эш белән әтием Зөлфәт шөгыльләнде. Соңыннан энем белән мин алындым. Имәнне корт ашап бетермәсә, себеркесен 1 июльдән 15 сентябрьгә кадәр бәйлибез. Иң яхшысы — август себеркесе. Кукмара ягыннан “ЗИЛ” машинасына 450 данә себеркелек имән ботаклары төйибез. Аны өч көн эчендә бәйлим. Соңыннан 15 көн киптерәм. Яңа өй түбәсенә — 850, искесенә 600 данә себерке сыя.
Агачны егып җыймыйбыз, махсус корал ярдәмендә аскы ботакларын гына сындырабыз. Бу рәвешле имәнгә бернинди зыян килми.
Рәмис җәен себерке бәйләүгә иртәнге сәгать дүртенче яртыда алына. Төнге унберләргә кадәр утырганда, көнгә 200 себерке бәйләп була, ди ул.
— Былтыр парын 120 сумнан 300 меңлек имән себеркесе саттым. Интернет аша да, өйдән дә килеп алдылар, үзем дә илтеп бирдем, — дип сөйләде Рәмис. — Хәтта Кырымнан имән себеркесе сорадылар. Каенныкына ихтыяҗ аз, нибары 2000 данә бәйләдем. Шулай да 2019 елда имәнне корт ашау сәбәпле, каен себеркесен саттым. Имән себеркесенә бернәрсә кушасы түгел. Ә каенныкына карлыган ботагы, бөтнек, мәтрүшкә өстәсәң, хуш исле була. Быел җәйгә 10 мең каен себеркесе сорадылар. Җыеп булырмы, белмим, әлегә вәгъдә бирмәдем.
Чыршы себеркесен бәйләргә Рәмис декабрьдә үк алына. Шул чорда көне-төне шуның белән мавыгам, ди.
2 тонна чыршы ботакларын Удмуртиядән китергәннәр икән.
— Эре ботаклы чыршыны көнгә 180 не бәйлим, вак булса, 150 гә генә көч җитә. Моның өчен миңа акча түлиләр. Бер данә чыршы себеркесен 15 сумга бәйлим, — диде ул. “Әйбәт бәйлисең”, — ди тәэмин итүче.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|