|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2021 Җәмгыять
Рөстәм Нәбиев Дәүләт думасына алына?Мәгълүмат чараларында шундый хәбәр таралды. Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев "Бердәм Русия" партиясе исемлекләре буенча Дәүләт думасы депутатларына сайлауларда катнашырга җыенуы турындагы мәгълүматны кире какты. Кичә "ГорОбзор.ру" Дәүләт думасына кәнәфигә дәгъва кылучылар исемлеген бастырды – аңа Нәбиев кертелгән.
– Мин кешеләрнең үзем дә белмәгәнне белүләренә сокланам, - дип аңлата блогер. - Дуслар, бу дөрес түгел. Мин сайлауларда катнашырга бернинди ризалык та бирмәдем. Яшермим: әйе, миңа шәһәр Советы сайлауларында катнашырга тәкъдим иттеләр. Әмма ризалыгымны бирмәдем".
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев - инвалид блогер. 2015 елда Омск хәрби частендә казарма җимерелгән вакытта ул ике аяксыз кала. Язмыш сынауларына карамастан, егет социаль челтәрләрдә уңышлы карьера ясый.
--- |
Иң күп укылган
|