|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2021 Җәмгыять
Телебез чуарланганнан-чуарлана, пычранганнан пычрана бараБалалар үстергәндә бер уен уйлап тапкан идек. Өйдә чип-чиста татарча гына сөйләшергә! Русча сүзләр кыстырып сөйләшәсең икән, җәза бирелә: йә идән, йә савыт-саба юасың. Өйдә иң күп сөйләшүче буларак, күпчелек үземә кала иде җәза үтәү. Шулай да кызык иде! Менә сөйләшеп кара әле син “ну”, “кәнишне”, пылесосить иттем” һәм башка шундый сүзләрне кыстырмыйча. Күпләребез үзен ана телен яхшы белә дип исәпли. Ә телебез чуарланганнан-чуарлана, пычранганнан пычрана бара. Соңгы арада теле-радио тапшыруларда, концертлар вакытында еш кына бер сүзне бик яратып кулланалар. “Легенда”. Салават — легенда, Хәния — легенда, Илһам абый, Әлфия апаларны әйтеп тә тормыйм инде. Хәтта “Айфара” ансамблен дә “Легенда!” дип атап сәхнәгә чыгаралар бит. Легенда, гомумән, безнең сүз түгел. Татарчага тәрҗемәсе — риваять. Риваять — халык фольклорындагы бер жанр. Риваятьләрдә борынгыдан, буыннан-буынга күчеп килгән вакыйгалар сөйләнә. Риваятьләр кайчандыр яшәгән шәхесләргә һәм хәлләргә барып тоташкан истәлекләр алар. Тик аларны тарихи фактлар дип кабул итәргә ярамый, чөнки кайберләре уйдырма, әкияти эчтәлекле. Алда әйтеп үткән җырчыларыбыз мәшһүр кешеләр, ләкин алар безнең заманныкы, борынгы кешеләр түгел! Ә менә “легенда”га әйләнерләрме-юкмы — анысы билгесез. Әгәр бүген алар турында китаплар чыгарыла, исемнәре урамнарга бирелә, һәйкәлләр-истәлек такталары куела, музейлар оештырыла һәм башка мәңгеләштерү эшләре алып барыла икән, бәлки исемнәре киләчәк буыннарга сакланыр. Тик барыбер риваятькә әверелеп түгел. Шуңа күрә, “тере легенда!” дия-дия артистны сәхнәгә чыгару һич тә дөрес түгел, минемчә.
“Тешкә тигән” тагын бер сүз — аномаль. Көн дә “аномалия” булып ята бит табигатьтә. Әле менә шушы юлларны язганда телевидение алып баручысы: “Иртәгә аномаль суык көтелә, минус 20 градус булачак”, — ди. Соң, кыш көне 20 градус суык гайре табигый хәл мени инде?! “Аномаль” салкыннар 1978нең 31 декабрендә булды ул! Безнең авылда 53 градус иде. Төкерек җиргә төшеп җиткәнче бозга әйләнә иде. Без үскәндә атналар буена минус 35, минус 40 градус торган чаклар була иде. Мәктәпләрдә укулар булмаячагы турында иртәләрен радиодан директорыбыз Хәмит абыйның игълан иткәнен көтеп утыра иделәр балалар. Ник “иделәр” дим, чөнки без Галим дустым белән таң яктысы сирпелә башлаганчы чыгып китеп, өч чакрымдагы мәктәпкә барып утыра идек инде. Зират яныннан үткәндә куркабыз, ә менә салкыннан һич курыкмый идек!
“Легенда” җырчылар турында язган идем бит. Күңелгә ятмый торган тагын бер сүз сөйли кайбер җырчы егетләр. Йә журналистлар белән әңгәмә вакытында, яисә сәхнәдән, тоталар да, үзләрен укыткан остазлары турында “әнием кебек булды” дигән сүз очыралар. Тамаша залында, яки телевизор каршында утырган әниләре ниләр уйлап, ни кичереп тыңлый икән моны? Әле моны инстаграмда ураза тотканын, мәчеткә йөргәнен күрсәтә торган егетләр әйтә. Вәгазь тыңламыйлар микәнни бу ир затлары? Ана хакын бик яхшылап аңлаталар бит хәзрәтләребез. Укытучы сине тугыз ай буе карынында йөрткән, мең газаплар белән тапкан, төн йокламый баккан, күкрәк сөтен имезгән, кәкәйле ыштаннарыңны юган мени?.. Их, егетләр... Ни гаҗәп, хатын-кыз җырчылар авызыннан бер дә ишеткәнем юк менә мондый чагыштыруны. Аннан, “изге” сүзен уйламыйча кулланабыз. Әйтик, инстаграмда бер сәхифәдә менә мондый әйтемне “имгәтеп” куйганнар: “Уңган хатын ул таба, изге хатын кыз таба”. И-и, бу язма астына “изгеләр” куанышып фикер калдырганнар! Мин — изге, ике кызым бар, янәсе... Кызларны дөньяга китердең дә изгелек эшләдең мени? Әйтемнең дә дөресе: “Бәхетле хатын кыз таба”, минемчә.
Берәр кешене туган көне белән котлаганда да “Син — изге кеше!”, “Изгелегеңне онытмам!” диләр. Җәмәгать, игелек белән изгелекне бутамыйкчы! Кемгәдер яхшылык эшләгәннән генә изге булып булмый! Изге — гөнаһсыз, керсез күңелле, әүлия бит ул. Шуңа да “изге”, “изгелек” дип түгел, ә “игелек”, “игелекле” дип сөйләшикче...
Мондый мисалларны күп китерергә була. Тирә-ягыбызда “иманы камил” кешеләрнең күплеген күрегез әле сез! Шартлатып әйтәләр иманым камил дип. “Ышанып әйтәм”, “Белеп әйтәм” диген, һич булмаса, үзебез өйрәнгәнчә, “тучны!” диген. Иманның камиллегенә ирешүеңне раслау, ай-һай, бәхәсле бит, мин — изге диюдән һич ким түгел. Камиллекнең чиге юк дигәнне һәм иман сүзенең нәрсә аңлатканын да онытмыйк.
Раушания ШӘЯХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|