|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2021 Криминал
Ачуымны китерде, шуңа ераккарак илтеп куйдым”. Тагын бер Маугли-бала табылганПодмосковьеда табылган чит ир белән яшәүче маугли-кыз баланың анасы аны ни өчен ташлап китүен аңлаткан. Кәккүк-ана сүзләренчә, бермәл кызы аны үзенең тәртибе белән куркыткан. “Ачуымны китерде, шуңа мин аны ераккарак илтеп куйдым”, – дигән. Хатын үз гаебен таныган, кылыгын әшәке һәм җирәнгеч дип атаган. “Ул вакытта ничек эшисем килде – шулай эшләдем”, – ди ул. Кызымны балалар йортына тапшырырга дигән уйлар да бар иде, әмма танышлар бу фикердән кире кайтарды, дип сөйли хатын. Моңа кадәр психиатрик стационардан саклап калыр өчен, хатынның үз баласын таныш бер иргә калдырып китүе билгеле булды.
Кәккүк-ана үзе Молдавиядән, әлеге вакытта Мәскәүдә 11 яшьлек кызы белән яши. Икенче баласын ул Талдомдагы (Мәскәү өлкәсендәге шәһәр) танышына калдырып китә һәм атнага бер аның хәлен белгән.
Ачлыктан хәлсезләнгән ялангач кыз бала дачада табылган. Анда ул 65 яшьлек ир һәм аның 19 песие белән көн күргән. Сабый авыр йөри һәм начар сөйләшә, “кис-кис” дигән тавышка килә. Чүп тулы йорт бик пычрак булган. Әлбәттә инде анда балалар киемнәре, кровать, уенчыклар, юыну әйберләре, азык-төлек булмаган. Төрле мәгълүматлар буенча, балага 5 яисә 6 яшь. Аны һәм гаиләдәге зур кызны гаиләдән алганнар. Балаларын тиешенчә тәрбияләмәгәне өчен юньсез анага карата җинаять эше кузгатканнар.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Юратэ-Алприка - РЕН ТВ каналыннан кадр
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|