|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2008 Мәдәният
"ИДЕЛ БУЕ КАЕННАРЫ" АМЕРИКАДА ДА ШАУЛАГАН (MP3)Кайбер җырларның охшашлыгы бик сәер. Менә, мәсәлән, Илһам Шакиров башкаруындагы “Идел буе каеннары” дигән легендар хит “The Doors” ансамбленең “Hello I Love You» дигән җыры белән аваздаш. Моны Санкт-Петербургта яшәүче журналист-музыкант Рәдиф Кашапов сизеп алган. Бу ике җырны сез дә чагыштырып карый аласыз. Илһам Шакировның кем икәне һәм “Идел буе каеннары”ның татарда ни дәрәҗәдә популяр булуы турында сөйләп торасы юктыр. Ә “The Doors” белән таныштырып үтик. Бу төркем 60нчы елларда Америка хиппилары арасында зур танылу ала. Ә аның “Hello I Love You” дигән җыры 1968 елда бик күп хит-парадларның беренче урынына менә. Шуның өстенә, “The Doors” үзенең бу җырын “The Kinks” дигән төркемнең 1964 елда язылган “All Day And All Night” хитынннан чәлдергән икән. Ике җыр чагыштырылган аудиофайл (3 Мб): Shakirov-Doors.mp3
--- |
Иң күп укылган
|