|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2021 Медицина
Коронавирусның яңа штаммы ачыкланган: икеләтә тиз мутацияли диҺиндстанда коронавирусның икеләтә мутацияле яңа штаммы ачыкланган. Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән. “Яңа икеләтә мутацияле штамм коронавируснең бүтән вариантлары белән бергә ачыкланган”, – диелә министрлык мәгълүматында. Бу мутацияләр белән чир йоктыручылар санының тиз артуы арасында бәйләнеш бармы-юкмы икәнлеген раслау өчен әлегә Һиндстан властенда җитәрлек мәгълүмат юк. Әмма бүген илнең кайсыбер штатларында чирләүчеләр саны нык күбәя.
Февраль аенда Америка галимнәре коронавирусның британия, көньяк африка һәм бразилия штаммнарындагы мутацияләр чирнең йогышлылыгын 8 тапкырга кадәр арттыралар дип белдергән иде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан әйтүләренчә, әле британия штаммы – 101, көньяк африканыкы – 51, бразилиянеке 29 илдә ачыкланган. Шунысы аяныч: яңа штамм йоктыручыларда үлем очраклары 50 процентка арта.
Чыганак: lenta.ru
Фото: e-w-e.ru
Язгөл САФИНА |
Иң күп укылган
|