|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2021 Криминал
4 яшьлек кызны суеп, башын күтәреп йөргән бала караучыны илдән куалар. Мәрхүмәнең әнисе Бобокулова үч алыр дип куркаҮзбәкстанда туып-үскән, 2017 елның гыйнварында дүрт яшьлек кыз баланы үтергән өчен хөкем ителгән элеккеге няня Гөлчәһрә Бобокулованы, мәҗбүри дәвалау срогы тәмамланганнан соң, Русиядән чыгарып җибәрәчәкләр, дип хәбәр итә РИА Новости Русия Эчке эшләр министрлыгына сылтанма белән. Министрлыкта сөйләүләренчә, 2017 елда ук Бобокулованы Русиядә калдырырга теләмәгәннәр. "Дәваланганнан соң ул Русиядән депортацияләнергә тиеш", - дип белдерәләр ведомствода. Ә дәвалау срогы кайчан тәмамлана, ул хакта әйтмиләр.
Февраль аенда “Московский комсомолец " басмасы Бобокулованың Казанда психиатрия хастаханәсендә (рәсми рәвештә бу мәгълүматларны ачмыйлар) булуын хәбәр итте. Аның әнисе: “Табиблар Гөлчәһрәнең хәлен тотрыклы дип бәяли һәм тиешле документлар килсә, аны депортацияләргә әзер”, дигән.
Бобокулова үтергән кызчыкның әнисе Евгения Мещерякова: “Дәваланганнан соң элеккеге няня безнең гаиләдән үч алырга мөмкин”, дип курка икән.
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|