|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2021 Фаҗига
Биш яшьлек сабый әбисе белән боз астына китеп батып үлгәнФаҗига Самара өлкәсендә булган. 54 яшьлек хатын-кыз һәм аның биш яшьлек оныгы елгада боз астына төшеп китеп чыга алмаганнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, аларның мәетләрен судан соңрак коткаручылар чыгара. Бу факт буенча Новокуйбышевск шәһәре буенча тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү эшләре башланган, фаҗиганең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, - дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының региональ тикшерү идарәсе сайтында. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|