поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.10.2010 Җәмгыять

ТАТАР ХАТЫНЫ НИЛӘР КҮРМИ?

Түбәсенә кадәр карга күмелеп утырган хант йортының ишеген шакыдым. Ачучы булмагач, тире белән тышланган ишекне эчкә эттем. Борынга, ысланган балык исенә кушылып, эшкәртелмәгән тире һәм учак исе килеп бәрелде.

– Соня, син өйдәме? – дидем, буш йорт эчен күздән кичереп.

 

Бөтен җиһаз – аннан-моннан юнылган такта өстәл, киштә һәм ике озын эскәмия. Түрдә камыш түшәлгән ятак. Почмактагы буржуйка өстендә нидер кайный, димәк, хуҗалар ерак китмәгән...

 

– Ә-ә-ә, син... – дип, килеп керде Соня һәм бер кочак утынын “гөрст” итеп мич алдына ташлады. – Эт тә өрмәде, кемнең аяк эзләре икән дип торам...

 

– Тайга таный мине. Көн дә тәмле сөяк белән сыйлагач үз итә хәзер. Вагон ишеге кырына килә дә утыра.

 

– Гел сезнең базада шул, Бим янында йөри... Тегеп бетерәм инде унтыңны, чак кына калды. Утыр шунда урын табып, – диде ул, болан тиреләрен эскәмиядән идәнгә сыпырып төшергәч.

 

– Монысы сиңа кечкенә генә күчти, – дидем, бер литрлы банкадагы башкорт балын өстәлгә куеп.

 

Ул банканың капкачын ачты да, борынын савытка тыга язып, иснәнә-иснәнә:

 

– Ой, рәхмәт, систра... – диде һәм, мине бөтенләй аптырашта калдырып: “Туган як исе килә...” – дип өстәде.

 

– Бу – ерактан, “җирдән” килгән бал...

 

– Мин дә “җирдән” бит... Исемем дә Соня түгел, Сания, – диде ул, хант акценты белән һәм урысчалы-татарчалы итеп.

 

Мондый борылышны һич тә көтмәгән идем. Сүзсез калдым. Бераздан гына ис-акылымны җыеп:

 

– Ничек инде Сания? Син бит суеп каплаган хант! – дия алдым.

 

Соня кычкырып көлде һәм унтыны уң кулының баш бармагы белән чәнтие арасына кыстырып, табанын кунычына тоташтыра башлады. Сулындагы энә-җепнең арлы-бирле йөрүенә күз иярми. Аннары минем текәлеп карап торганны сизеп:

 

– Урта бармакларымны беренче ирем балта белән чапты... Бик усал, көнче иде Самат. Күрше авылдан килеп, безнең мәктәптә укып йөрде. “Яратам, барыбер минеке буласың. Әгәр ризалык бирмәсәң, үзем җаен табам”, – дип бәйләнә иде. Унҗиде яшем тулмас борын урлап алып китеп, көчләде. Безнең якта урланган кыз кире өенә кайтса зур хурлык санала. Югыйсә, 1978 ел иде бит инде. Укытучы гаиләсендә үскән, әдәпле авыл кызы идем мин. “Көчләделәр” дип кычкырып йөрү түгел, мәхәббәт сүзен дә пышылдап кына әйтә торган чор. Мин үзем күрше егете Ирекне яраттым. Ул да миңа битараф түгел иде. Иртән торуыма тәрәзә төбемдә болын чәчкәләре күреп, елмая идем. Кыш көннәрендә, дәфтәр битеннән чәчкә ясап, шуларны төрле төсләргә буяп, миңа бүләк итә торган иде. “Яратам”, – дип, бер тапкыр да әйтмәде. Кирәк иде микән ул безгә? Болай да аңлашылгандыр инде! Озаклап күзгә-күз карый алмыйча , карашларны яшерә идек. Мин кинәт кенә Саматка кияүгә чыккач, Ирек нинди тойгылар кичергәндер, белмим... Мин бит аңа хәлнең ничек булганын да аңлата алмый калдым.

 

– Бу хәлләрдән соң Ирек үзен ничек тотты соң? – дидем, тизрәк аның турында беләсем килеп.

 

– Уфага барып, институтка керде. Авылга кайтмады да диярлек. Каникулларда стройотряд белән БАМ төзелешенә китеп эшләде. Әнисе урамда очраган чагында: “Һәр хатында сине сорап яза, сәлам әйтә”, – дигәч, йөрәк сикереп чыгардай типсә дә, өйгә кайтып, Самат акырына башлауга, үземнең кем булуымны оныта идем хәтта. Хәзергә чаклы “Күралмагач ник урлаган?” дигән соравыма җавап таба алмыйм. Чибәр идем анысы. Нәзек билле, кап-кара күзле, кара кашлы идем. Бәлки билдән түбән озын толымнарым кызыктыргандыр... Һәр нәрсәдән гаеп табып, тавыш куптара иде. “Ашның бәрәңгесен эре турагансың”, – дип, тора башлаган айны ук, кап-кайнар шулпаны йөземә сипте. Йокларга урын түши башлауга: “Ирек белән ничә тапкыр булдыгыз?” – дип җанымны талкый иде. Бервакыт әниләргә качып киттем. “Әгәр өйгә кайтмасаң, каралты-кураны бензин сибеп яндырам да, силсәвиткә төшеп, син ут төртеп “тайган” диячәкмен!” – дип куркытты. Кайттым... “Тагын бер генә качып кара, бакча артындагы коега ыргытам”, – дип, бөтен тәнем кара янганчы кыйнады.

 

– Соня, ник син шәһәргә чыгып китмәдең? Фашистларча кылануына һаман түзеп яшәдеңме?

 

– Балага узган идем шул... Һөнәрсез, авырлы хатынны кайда эшкә алсыннар?..

 

– Авырлы икәнеңне белгәч тә шатланмадымыни Самат?

 

– Кая ул! “Миңа Ирек килмешәге кирәк түгел. Җәйге ялына кайткач ясап киткән!” – дип, эчемә тибеп кыйнады, баланы төшерергә кушты...

 

Сания тимер мичне ачып, утын өстәде һәм:

 

– Ки әле әйдә! – дип, әзер унтыны миңа сузды. – Кысан түгел микән?

 

– Шәп килеп чыккан! – дидем, эче-тышы болан тиресеннән тегелгән җылы, йомшак аяк киеменә шатланып. – Саласы да килми.

 

– Салма соң... Икенчесенең эшен бетерим дә, киеп кайтып китәрсең, – диде.

 

Мин өзелгән сүзне дәвам итәргә теләп:

 

– Ә бала кая? – дидем, ярымпышылдап.

 

– Бала... Юк бала! Хәзер утызда булыр иде инде... Мин: “Төшермим, барыбер табам!”, – дип киреләнгәч, чәчемнән сөйрәп абзарга алып чыкты һәм утын түмәренә башымны куеп: “Тапмыйм, – диген, – ату анаң танымаслык ясыйм хәзер”, – диде, балта күтәреп. Авыртуга түзә алмыйча, толымыма ябыштым. Шулчак “чырт” иткән тавыш чыкты. Башканы хәтерләмим. Бер айга якын сырхауханәдә яттым. Самат минем толымым белән бергә, өч бармагымны да кисеп аткан икән...

 

Сырхауханәдә ятканда беркөнне шундый матур төш күреп уяндым. Урман эчендә ялгыз шалаш тора. Шунда чыр-чу килеп, матур өч нәни бала белән куышып уйнап йөрим икән. Кычкырып-кычкырып көләм; үземнең көлү кайтаваз булып килеп ишетелә. Якында гына зур елга ага. Ниндидер ир көймәдә балык тота...

 

Әти-әни хәлемне белергә килеп йөрделәр. Соңгы тапкыр килүләрендә: “Балам, нәрсә кирәк, ни ашыйсың килә?” – дигәч, мин: “Акча кирәк!” –дидем. Алар хәтта “Ни өчен?” – дип тә сорамадылар. Икенче көнне үк, базарга килүчеләр артыннан илле сум акча җибәрделәр. Уфа автобусына билет алып утырдым да, ни өчен һәм кая барганымны белмичә, туган якларымнан ерагайганнан-ерагаюыма шатланып, каядыр юл тоттым. Уфа тимер юл вокзалында билетка чиратка бастым һәм: “Миңа – Төмәнгә”, – дип, телемә нәрсә килде шуны әйтеп, акчамны суздым. Төмән вокзалында тагын билет алдым. Алдымда торган ир: “Советскийга”, – дигәнне ишетеп, мин дә билетны шул шәһәргә сорадым. Кая барсам да барыбер иде миңа.

 

Себер шәһәре мине салкын каршы алды. Сентябрь ае булуга карамастан, кар очканын күреп, өстемә бердәнбер җылы кофтамны алып кидем. Мине бернәрсә куркытмады. Үземне, давылдан соң тынып калган диңгезгә охшатып, язмыш дулкынында тирбәлүдән тәм табып, кечкенә шәһәрнең урамнарын озак кына карап йөрдем. Базар капкасы төбендә, мәзәк итеп киенгән балык сатучы ирнең зур чуртаннарына исем китеп карап торганда, ул:

 

– Шука бири, поталуста... мал-мала кушат хотит. Мамка ниту, бида, – диде.

 

– Миңа балык кирәк түгел, пешерергә урын юк барыбер, – дидем һәм биш сум суздым.

 

– Ти осин харушая... Спасипа... – диде ул, капчыгын аркасына асып.

 

– Ташлап киттеме хатыныгыз? – дидем, үзем дә сизмәстән, артыннан ияреп.

 

– Ю-ю-ю-юк, чирләп үлде. Өч малай торып калды. Зурысына сигез яшь, тегеләренә дүрт һәм ике тулмаган.

 

– Сез кайда торасыз соң?

 

– Урманда, тайгада яшибез...

 

– Әйдәгез, үзем карыйм балаларны... – дигәч, ир кызу-кызу барган җиреннән, шып туктады. – Син кем соң, каян?

 

– Сезгә барыбер түгелмени, мин бит акча сорамыйм...

 

Мин, әллә туңудан, әллә Сания сөйләгән йөрәк өшеткеч вакыйгалардан калтыранып:

 

– Кантимер идеме ул, Соня? – дидем.

 

– Ату кем булсын инде? – диде Сания елмаеп.

 

– “Таёжный”дан килеп йөрүче балаларның кайсы синеке соң?

 

– Кантимернекеләр алар. Үземнеке булмады, – диде Сания, көрсенеп. – Ходай миңа шундый җәза биргәндер инде. Боларны кечкенәдән карап үстергәч, берсе дә ят түгел, үземнекеләр кебек...

 

– Син кайсы яктан үзең? – дидем, авыр тынлыкны бозып.

 

– Кыргыз-Миякәнеке мин...

 

– Кит аннан! Минем ирем шул якларныкы ич. Синең авыл аша үтеп-сүтеп йөрибез икән бит, болай булгач, – дип, хәйран калып Санияга текәлдем. – Кайтырга исәбең юкмы соң?

 

– Нигә? Миңа монда да бик рәхәт. Тыныч, барысы да үз иркемдә. Сугучы-кагучы юк. Балалар “әни” дип тора. Мин бик риза тормышымнан, – диде ул һәм унтының икенче сыңарын миңа тоттырды. – Хәзер өшемәссең инде, илле градуста да май кебек йөрер аякларың, – дип, үз эшенә соклангандай, башын әле бер, әле икенче якка салып, мине күзәтте.

 

– Бик зур рәхмәт сиңа, Сания. Әгәр йомышың булса, килеп чык. Хәлемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышырмын, – дидем, урамга чыккач.

 

– Мин ярдәмгә мохтаҗ түгел, Аллага шөкер. Үзегез киләсез бит әле һаман соранып, – диде ул һәм кычкырып көлеп җибәрде.

 

Пелым елгасы буйларын яңгыратып, кар күмгән тайганы урап, шат көлү кайтавазы кире килеп иреште...


Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ 38 | 25.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»