поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.10.2010 Җәмгыять

БЕЛОГОРКА – АКТАУДА ЗУР ТАНТАНА

Оренбур өлкәсенең Сорочинск районында бердәнбер Белогорка дип аталган татар авылы бар. Кайберәүләр аны татарчалатып Актау дип тә йөртәләр. Самара төбәгенең мәшһүр татары, техник фәннәр кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара төбәгенең мактаулы гражданины, Дуслык ордены иясе, 40 ел дәвамында атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию, шигърият ансамблен җитәкләүче милләттәшебез Илгиз әфәнде Колючевның туган авылы бит ул.

Авыл халкы һәм бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар бергә җыелышып сентябрь урталарында Белогорка-Актауның барлыкка килүенә 220 ел тулуга багышланган зур бәйрәм үткәрделәр Шушы ук көнне биредә йөз еллык тарихы булган мәчет бинасы да яңадан сафка бастырылды, афәтле елларда киселгән манарасы да, кечкенә итеп булса да, кабат күтәрелде. Шушы тантаналарда үзенең «Ялкынлы яшьлек» ансамбле коллективы белән Илгиз Колючев та катнашты. Бу турыда аның белән «Азатлык» радиосы хәбәрчесе сөйләште.

 

Белогорка-Актау авылы татарлары чыгышлары буенча кайсы яклардан?

 

– Безнең авылда Татарстан якларыннан килеп урнашкан кешеләр яши. Ерак бабаларыбыз яшәү урынын сайлый белгәннәр, дип әйтәсем килә. Әкияти табигать. Авылның төньягында куе урман, көньягында Бозаулык елгасы агып ята. Белогорка-Актауны төрле яктан таучыклар кочаклап тора, күлләр, чишмәләр бихисап. Аларның исемнәре дә бик матур: Тирән күл, Тавык күле, Казан күле... Тик Казан сүзе Татарстан башкаласы белән бәйләнмәгән, минемчә. Аның формасы аш пешерә торган Казанны хәтерләтә, шуңа да Казан күле дип атаганнардыр.

 

Күлләрдән тыш, бездә буалар да бик күп. Мин белгәннәре генә дә дистәгә якын – Мәрзыя, Тыбай, Тимерче, Чтапан, Стинягин, Зур, Кошлар, Урманчы, Кажунни, Габдулла, Акташлык буалары... Чишмәләрнең күплеге турында әйтәсе дә юк. Күп алар. – Әләкчи, Урманчы, Сихри, Ак, Мулла, Габдулла, Юныс, Студеный дип аталучы чишмәләр... Ә менә аларның иң атаклысы булып Зур чишмә санала. Авылга нигез салынган көннән башлап халык нәкъ шуның суын эчеп яши. Тик авылның сигез чишмәсе арасыннан иң тәмле сулысы, минем фикеремчә, Урманчы чишмәсе. Бу юлы без дә аның татлы суын татыдык.

 

– Авылыгызның табигате чынлап та сокланырлык икән. Ә менә кешеләре турында ни әйтер идең?

 

– Биредән бик күп атаклы кешеләр чыккан. Тик күп асыл ирләрне ике фаҗига юк иткән: репрессия һәм сугыш. Шулар арасыннан Габделбарый Батталов турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ул Троицк мәдрәсәсендә татар әдәбиятының атаклы классигы Мәҗит Гафури белән укыган, соңрак Каһирә университетын тәмамлаган һәм Исмәгыйль Гаспринский белән эшләгән.

 

Габделбарый Батталов Оренбургка кайткач “Вакыт” газетасындә һәм “Шура” журналында хезмәт итә. Галимҗан Ибраһимов һәм Дәрдмәнд белән дә дуслашып китә, 1909 елны беренче мәртәбә авылга Тукай китапларын алып кайта, Садри Максуди, Йосыф Акчуралар белән кулга-кул тотынып иҗат итә. Хакимият тарафыннан кысрыклауларга түзә алмыйча, баштан ул Финляндиягә күчеп китәргә мәҗбүр була, аннан Төркиягә барып урнаша, 89 яшендә Стамбул шәһәрендә вафат була.

 

Туган авылымнан чыккан шәхесләрне санап та бетерерлек түгел. Биредә, соклангыч табигать кочагында үсеп, зур дөньяга аяк баскан, горурланырлык нәсел-ырулар турында күп сүзләр сөйләп булыр иде.

 

– Ә туган авылыгызның бүгенге яшәеше ничегрәк?

 

– «Ялкынлы яшьлек» ансамбле белән Белогоркага минем беренче тапкыр баруым. Безне бу тантанага авыл җирлеге башлыгы Румия ханым Батталова чакырып алды.Ә авылның 220 еллык юбилеена нык әзерләнүләре әллә кайдан күренеп тора. 100 еллык тарихы булган элеккеге мәчет бинасын халыктан җыелган акчага яңадан торгызганнар. Илдә золымлык хөкем сөргән елларда мәчетебезнең манарасын кисеп төшереп, аны мәктәп иткәннәр иде. Миңа да шунда белем алырга туры килде. Менә хәзер шушы бина өстенә күтәрелгән кечкенә генә манарадан беренче тапкыр азан әйтелде, яңартылган мәчеттә беренче намаз укылды. Ул авыл мәктәбендә физкультура дәресләрен укытучы, өзлегеннән дин гыйлемен өйрәнгән 25 яшьлек Эдуард Байчурин җитәклегендә үткәрелде. Кем белә, бәлки тора-бара нәкъ ул туган авылыбызның имамы да булып куяр әле.

 

Мәчет ачылып, анда беренче намаз укылгач, авыл клубында Берогорка-Актауның 220 еллыгына багышланган тантана кичәсе башланып китте. Күпләр бүләкләр белән килгәннәр иде. Мин дә «Ялкынлы яшьлек» коллективыннан һәм шәхсән үз исемемнән мәчеткә келәм бүләк иттем.

 

Соңыннан «Ялкынлы яшьлек» ансамбле кызлары һәм егетләре авылдашларыма һәм килгән кунакларга зур концерт күрсәттеләр. Җырчыларыбыз Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаев, Әлфия Йосыпова, биючеләребез Резеда Хәсәнова, Екатерина Шишкановская, нәфис сүз остабыз Алия Әбделманова башкаруындагы җырларны, биюләрне, шигырьләрне авыл тамашачысы бик яратып каршы алды.

 

– Шушы бай тарихлы, матур табигатьле авылның киләчәге күз алдыгызга ничегрәк килеп баса, бу турыда авылдашларыгызның фикерләре нинди?

 

– Бу турыда миңа авыл җирлеге башлыгы Румия ханым Батталова, авыл активисты Сәгъдия ханым Батталова, мәктәп директоры Рәшидә ханым белән дә сөйләшергә туры килде. Әлегә моннан унбиш ел элек төзелгән мәктәп бинасында 36 укучы белем ала. Авылда эш урыннары булмау сәбәпле (элеккеге күмәк хуҗалык таркалган, күп чәчү мәйданнары эшкәртелми ята, терлекчелек фермалары да җимерелгән, яшьләр читкә китәргә мәҗбүр. Авыл җирлеге идарәсен өч авылны берләштерәчәк Войково дип аталган урыс авылына күчерергә җыеналар. Шуңа да туган авыл өчен йөрәк сызлый, күңел сыкрана. Тикмәгә генә авылдашларыбыз туган җиргә, туган авылга багышланган безнең җырларны моңсуланып тыңламаганнардыр. Ә шулай да өмет барыбер, күңелнең бер читендә булса да, пыскып яши әле. Заманалар үзгәреп, хөкүмәт тарафыннан авылга игътибар арта төшсә, Белогорка-Актауны саклап калып булмасмы икән? Өметсез шайтан гына диләр бит.

 

 

 

Илгиз КОЛЮЧЕВ (сулдан өченче) авылдашлары арасында.

 

 

Җырчы Искәндәр ӘХМӘТОВ Урманчы чишмәсенең суын татып караганда.


Шамил БАҺАУТДИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»