поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
20.03.2021 Җәмгыять

"Блогер. Татар" конкурсы җиңүчесе Сәрия Мирзаянова җырчы Алмаз Мирзаяновның әнисе булып чыкты

Сәрия апа 40 елга якын Мөслим районы Татар Бүләре мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Сызым, рәсем сәнгате, технология, биология фәннәрен укыткан. Бүген лаеклы ялда. Укучыларын хәзер дә яратып искә ала. Бик күп фән бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булдылар, ди ул. Шигырьләр язарга яратуы эшендә дә ярдәм иткән.

- Класс җитәкчесе вазифасын башкарганда, укучыларыма чыгыш ясау өчен скетчлар, шигырьләр язарга туры килә иде. Әкренләп монтажларны да үз шигырьләрем белән төзи башладым. Әле хәзер дә мәктәп укучылары скетчлар, бәйрәм программаларын язып бирүемне сорап киләләр, - дип сөйли блогер.
 
Сәрия апаның инстаграмда блог алып бара башлавына нибары ел ярым. Шушы вакыт эчендә 8 меңнән артык язылучысы барлыкка килгән. Блогер һәр көнне аларны тормышчан матур хикәяләре һәм шигырьләре белән таныштырып бара. Хикәяләрне дә куя башлагач, язылучыларым күпкә артты, ди ул. Иң мөһиме исә халык укырга ярата. Туй, юбилей уңаеннан аңардан шигырьләр сорап та яздыра башлаганнар. Бәетләр дә яза ул. Инстаграм аша дуслар да тапкан. 
 
- Язылучыларым иҗатыма канат куя, шигырьләр куймый торсам, нишләп язмыйсыз, диләр. Минем өчен 8000 кешенең иҗатым белән кызыксынуы зур бәхет, чөнки мин аларны төрле гивларда катнашып җыймадым, көн саен үзләре әкренләп язылдылар, шуңа алар миңа бик кадерле. Балаларым да минем блогны күзәтеп бара. Улым Алмаз шунда ук төзәтергә кирәк булган урыннарын әйтә. Кызларым да, киленем Зөлфирә дә хуплап, үсендереп торалар. Зөлфирәне үз кызыбыз итеп күрәбез. Бик ярдәмчел, рәхәт кеше ул. Иптәшем Айрат белән өч бала тәрбияләп үстердек, ике кызыбыз һәм улыбыз бар. Улыбыз Алмаз иҗат юлын сайлады. Концертларда эчтәлекле, мәгънәле шигырьләр сөйләргә ярата. Аның үзенә генә хас интонациясе,  кабатланмас, әсир итә торган, тавыш үзенчәлеге бар. Концертларда минем шигырьләрне дә сөйли. Ике шигыремә җыр язылды. 50 яшемә туганым Галия апа иҗат эшләрем тупланган өч кечкенә китапчыгымны ясап бирде.
 
Пенсиягә чыккач, социаль челтәрләрдәге төрле группалардагы шигырьләрне күреп, үземнең иҗатны да инстаграм битемдә урнаштырып барырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Минем максат көн саен бер шигырь язып кую булды. Сүземдә тордым, көн саен язып пост куйдым, андагы уңай фикерләрне уку миңа канат куйды, дусларым күбәйде. Тора-бара хикәяләр дә язып карарга уйладым. Кайберләре чынбарлыктан алынган язмышлар, икенчеләре хыялдагы образлар. Хикәяләремдә күбрәк уңай образлар китереп чыгарырга  тырышам, тәрбияви ягына игътибар итәм. Укытучылык кайда да алгы планга чыга, - ди ул. 
 
Сәрия апаның "Блогер. Татар" бәйгесендә катнашуы исә очраклы килеп чыккан. Инстаграмда яңалыклар карап утырганда, Матбугат.ру сайтының блогерлар конкурсы уздыруы турындагы хәбәрне күрә ул. Аның нигезләмәсен укып,  мин дә татар телендә язам бит, язылучылар саны мөһим түгел икән дип, катнашырга уйлый. 
 
- Бу бәйгедә җиңүчеләре рәтендә булу канатлар өстәде, оештыручыларга рәхмәтем чиксез. Киләчәктә балаларым ярдәме белән, Аллаһ теләсә, китап чыгарырга ниятлибез. "Безнең авыл көе" дигән бәйгедә катнашам. "Ватаным Татарстан" газетасы уздыра торган шәфкать туташлары турындагы язмалар конкурсына язма әзерлим, - дип планнары белән уртаклашты ул.
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.03.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»