|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2021 Шоу-бизнес
«Көтүче Мәрвәр улына да бу көн килде»: Әнвәр Нургалиев халык артисты булдыӘнвәр Нургалиев Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, дәрәҗәле бүләкне аңа Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тапшырган. «Бу көн килеп җитте. Миңа, көтүче Мәрвәр улына, Республика Башлыгы Радий Хәбиров белән фотога төшү бәхете тиде. Алай гына да түгел, аның кулыннан дәрәҗәле исемгә лаек булдым. Күз алдына китерүе дә авыр, «Башкортстан Республикасының халык артисты» тел байлыгым җитеп бетми хисләремне язарга, күңелләр тула. Олы рәхмәтем җимешем Иринага, беренче адымнарымнан ук миңа терәк, ышаныч, көч биреп торды. Әти-әниемә, үземнең командама. Шулай ук халкыма, дусларыма, хезмәттәшләремә. Дошманнарыма да рәхмәт. Алла кушса, сезнең өметләрне алга таба да аклармын», — дип уртаклаша Әнвәр Нургалиев.
--- |
Иң күп укылган
|