|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2021 Шоу-бизнес
“Котлый аласыз, дусларым!" - Ләйлә Дәүләтова Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелүе белән уртаклаша (ВИДЕО)Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова рәсми төстә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булды. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан бүләк алгач сабый баладай сөенүе турында ул инстаграмда бүлешә. Хәзер өр-яңа көч белән яңа шигырьләр язарга, телевизион тапшырулар эшләргә әзерлеген дә әйтә. "Мин иҗатымны яраткан һәр татар кешесенә, бөтен татар дөньясын яктыртучы Яңа Гасыр телерадиокомпаниясенә, татар эстрадасының алтын баганасы булган Салават җыр театрына, минем җырларымны тамашачыга җиткерүче һәр артистка зур рәхмәтемне белдерәм. Һәм иң мөһиме, бөтен татар халкы исеменнән безне шундый матур, тыныч илдә яшәткәннәре өчен Татарстан җитәкчеләренә чын йөрәктән мең рәхмәт әйтәсем килә. Иң мөһиме – илләребездә тынычлык булсын, гаиләләребездә, күңелләребездә тынычлык булсын. Аллаһы Тәгалә барчабызны да сакласын. Котлаулар кабул итәргә әзер. Лаектыр бит", – дип яза ул.
--- |
Иң күп укылган
|