поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.03.2021 Җәмгыять

Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…

«Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы Арсланованың бакыйлыкка күчүенә 24 мартта 40 көн тула.

Яңа Ярмәк авылының Новая урамында урнашкан йортта әллә-нигә дә ялгыз хатын яши дип уйламассың. Капка төбе ялт иттереп кардан чистартылган, өенең тышкы ягы сайдинг белән төрелгән, керсәң — кояш нурларына күмелеп, тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра. Бүлмә гөлләрен дә, йортындагы чәчәкләрне дә назлап үстерә ул, безнең Зөлфиябез.
 
- Кызлар кебек назлы бит алар. Мин ике кыз үстергән кеше, беләм инде, - дип моңсулана хуҗабикә.
 
Зөлфиянең тормыш юллары турында язган идек инде. Бер ялгызы игезәк кызларын үстергәндә, Ходай ярдәмен биргән аңа. Көнен-төнгә ялгап эшкә йөгерде. Ул — безнең авылның фельдшеры бит. Балаларны укытырга, киендерергә, акыллы булып үссеннәр өчен күпме көч түгәргә кирәк. Бер дә сукранмады Зөлфия. Кызлар шау-гөр килеп үстеләр, мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладылар. Алия дә, Лилия дә зур уку йортларына укырга кереп, белем алдылар.
 
Туйларын да гөрләтеп үткәрде Зөлфия ханым. Кызлар сөйгән егетләре белән кавыштылар. Алия әнисенә - ике, Лилия өч онык бүләк иттеләр. Сабыйлар тугач, дөньялары тагын да ямьләнде, билгеле.
 
Кызлар гаиләләре белән Самарада яшәделәр. Алия “Бердәмлек” газетасында хәбәрче булып эшләде, Лилия — эпидемиолог. Тормышлары җитешле: квартиралары, машиналары — һәммәсе дә бар.
 
Җәйге каникулларда кызлар гаиләләре белән авылга кайталар, әниләренә булышалар, рәхәтләнеп ял да итәләр иде. Безнең авыл матур бит ул. Сок елгасы гына ни тора! Чум да чык — рәхәт, күнелле. Саф һавадан ләззәт алып, тәннәрең рәхәтләнеп китә. Су буеннан кайтасы да килми.
 
Шулай матур гына тормыш дәвам итте… 2020 елда Зөлфия ханыма 60 яшь тулгач, балалар, оныклар — барысы да кайтып, бик зур табыннар әзерләп, әниләрен хөрмәт итеп, куандырып, юбилей үткәрделәр.
 
2020 мартта каяндыр килеп чыкты бит бу коронавирус дигән яман чир. Иң элек Зөлфиябезнең кызы Лилия авырады. Аллаһы шифасын бирде, шөкер, савыкты.
 
Озак та үтмәде, Алия дә чирләде, Яңа ел алдыннан авыруны хастаханәгә салдылар. Анда кырык көн буе интенсив терапия узуына карамастан, авыру аны җибәрмәде, Алиябез 40 яшендә вафат булды.
 
Әй, язмыш җилләре! Ни генә күрсәтми адәм балаларына… Шулай гөрләп торган тормышның чәчәге булган, ике баласын ятим калдырып, китеп барды… Шаулап-гөрләп, менә дигән яшәп яткан бу гаиләгә кайгы килде. Шулай, кайгы көтмәгәндә килә, үлем үкенечле була, дигән сүз дөрес икән… Бөтен халык «аһ» итте. Күңелебез әле дә ышанмый. Ничек инде шундый акыллы, уңган-булган, тыйнак, талантлы, сабыр кыз кичә бар иде, ә бүген инде юк булсын ди!..
 
Алияне 13 февральдә соңгы юлга озаттык. Аның белән хушлашырга хезмәттәшләре дә, сыйныфташлары да, дуслары да, туганнары да, барлык авылдашлары да агылды да, агылды…
 
Алия сеңелем! Мәңгелек йортың тыныч, якты, рухың шат, урының оҗмах булсын. Авыр туфракларны җиңел ит, Ходаем! Зөлфия ханыма сабырлык бир. Бу кайгыны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел шул. Балаларың, оныкларың хакына Ходай Тәгалә сиңа ныклы исәнлек бирсен, Зөлфия. Әле бит алда оныкларыңны үстерергә булышасы, аларны башлы-күзле итәсе бар.
 
Барыгыз да исән-сау булыгыз, борчу-хәсрәтләрсез яшәгез.
 
Рузалия ГАФУРОВА.
 
Яңа Ярмәк авылы,
 
Камышлы районы.
 
РӘСЕМДӘ: Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА кызлары Лилия һәм Алия (уңда) белән.
 
Алия Арсланова бәете

Матур шимбә көнендә

Керәм инде гүрләргә,

Якыннарым, җыелгансыз,

Елап мине җирләргә.

Сизеп ятам, барыгызның

Күзләренә яшь тулган,

Лилиянең күп елаудан

Йөзе бөтенләй сулган.

Үземнең дә җаным елый,

Килми гүргә керәсе.

Тик күрәчәк дигән нәрсә

Бар икән шул, күрәсең.

Йөрәк әрни, кызым, улым,

Сезне калдырып китәм…

Миннән ишетмәссез инде:

«Бәбкәм», — сүзен сез бүтән.

Әтиегез сезнең өчен

Булыр әни дә инде.

Эх, нигә соң безнең учак

Янып торганда сүнде?..

Яшәргә дә өлгермәдем,

Гомерем кыска булды.

Син, әнием, бик елама,

Саклый күр син үзеңне.

Минем ике җимешемне

Ташлый күрмәгез инде…

Мәчетләргә кергән чакта

Бер үк хәер бирегез,

Китәм инде мәңгелеккә,

Бәхил булып калыгыз.

Сәрия ӘБДЕРӘХИМОВА (ГАФИЯТУЛЛИНА).

Чулпан бистәсе,

Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 19.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»