• 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Октябрь
  • Шәүкәт Биктимеров (1928-2012) - актер
  • Әлфинә Әзһәмова - җырчы
  • Марс Макаров (1939-2016) - композитор
  • Илфат Шәехов - баянчы
  • Таһир Гыйлаҗев - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Рафаэль Сибат (1946-2003) - язучы
  • Вәсимә Хәйруллина - шагыйрә
  • Гөлсем Болгарская (1891-1968) - актриса
  • Сдается однокомнатная квартира в Казани на улице Октябрьский городок(советский район) т.89872199861
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в районе остановке Советская площадь город Казань на длительный срок.15 т.р.+ квартплата РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!! тел.89872199861
  • Казанда Грузчик, Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
 
 

 
Архив
 
18.03.2021 Җәмгыять

Ркаил Зәйдулла: «Эчтән хөр булган кеше тыштан бай күренә» (ӘҢГӘМӘ)

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың яңа вазыйфадагы беренче эш-гамәлләрен каләм ияләре игътибар белән күзәтә. Инде «сайлау дөрес узмады» дигән сүзләр тынды, алга таба ниләр булыр, дигән кызыксыну исә кимеми. Без дә яңа рәиснең алга таба булган ниятләре белән кызыксындык.

– Язучылар берлеге корылтаеннан нинди тәэсирләр калды, үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?
 
– Татар язучыларының корылтайлары гомер-гомергә шау-шулы үтте. Мәсәлән, 1999 елның маендагы корылтай нык истә калган. Ул, гомумән, төнгә кадәр дәвам итте, ләкин барыбер тәмамланмады. Аннан соң аны җәй уртасына күчерделәр. Анда да төп мәсьәлә рәис сайлау иде. Бездә бит рәис урындыгы әллә нинди тәхеткә тиң, дип уйлаучылар бар. Элеккеге рәисне хәкарәтләү дә ниндидер традициягә әйләнде кебек. Шуңа күрә бу юлы да минем өчен әллә ни яңалык булмады. Буза куптарырга яратучылар бар инде безнең арада, нишлисең… Мин үзем дә яшь чакта кимен куймый идем. Минем очракта бу яшьлек максимализмы булгандыр. Дөньяны үзгәртәсе килү теләге. Шагыйрь өчен бу шулкадәр табигый!  Өлкәнәйгәч, олпатлангач, фикер сөреше дә үзгәрә, тыныч кына иҗтиһат итү нәтиҗәлерәк булыр сыман тоела башлый. Ләкин һәркем дә буразнага төшә алмый икән… Картая белмәс перманент  революционерлар була. Монысы да табигый. Шуңа күрә гаҗәпләнерлек хәлләр әллә ни булмады. Эш рәиснең кем булуына беркадәр бәйледер инде ул. Ләкин бер генә рәис тә һәрбер язучыга тулысынча ярап бетә алмый. Күз уңындагы кешенең кимчелеге барыбер табыла. Дүрт аяклы ат та абына, диләр бит. Тик торган, хәрәкәтләнмәгән кеше генә ялгышмый. Хәер, соңыннан сагынып сөйли торган рәисләр дә була. Өлкәнрәк язучылар Зәки Нурины объектив һәм киң күңелле булганы өчен мактап искә алалар иде. Мин дә аны шулай хәтерлим. Олы гәүдәле, киң күңелле кеше иде, мәрхүм. Партизан! Дөрес, ул вакытта Язучылар берлегенең үз әгъзаларына игелек эшләү җәһәтеннән мөмкинлекләре дә зуррак иде. Мәсәлән, берлеккә керү белән фатир мәсьәләсе хәл ителә иде гадәттә. Абруй да башка. Хәзер бөтенләй башка вазгыять.
 
Мин бит бүтән бер төрле таныш булмаган өлкәгә килмәдем. Әлеге даирә, Язучылар берлеге дип әйтик инде, миңа яшьтән таныш, үз. Җаваплылыкны белеп килдем. Монда үз мәнфәгатеңне читкә куеп, татар әдәбияты, татар сүзе өчен эшләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, Язучылар берлеге әгъзаларының хәтта меркантильрәк ихтыяҗларын да читкә тибәрү дөрес булмас.
 
– Язучылар берлеге корылтае гадәттә татар зыялылары өчен көтеп алынган вакыйга була иде. Ләкин быел ул гадәтирәк үтте кебек. Дөрес, аның әһәмиятен күбебез  төшенә. Әмма язучыларның шактый өлешенең анда катнашмавын ничек аңлатырга?
 
– Аның сәбәбе билгеле –  әлеге дә баягы зәхмәтле чир. Язучыларның күбесе өлкән яшьтә, аларның шикләнүе, вирустан куркуы табигый. Биш ел эчендә 50 язучыны югалтканбыз. Бу – бик зур сан. Әлбәттә, мондый вазгыятьтә корылтай эшендә замана технологияләрен куллану отышлы булыр иде. Ләкин язучыларның күбесе интернет белән «дус» түгел. Аннан, тавыш бирүдә дә бәхәсле момент булып алды. Башта zoom аша тавыш бирүгә килешкәннәр иде, аннары минем көндәшләр моңа каршы чыкты. Мин аларны бик аңлап бетермәдем. Әлбәттә, тавыш бирү яшерен. Әмма мин кем өчендер тавыш бирәм икән, аны яшереп тормас идем. Язучы ул – шәхес. Әгәр ул zoom аша, мин шушы кандидат өчен тавыш бирәм, дип әйтә икән, нишләп аны исәпкә алмаска? Җыйнап әйткәндә, zoom аша да яшерен тавыш бирү мөмкинлеген булдырырга кирәк. Бу  җәһәттән берлекнең уставы да үзгәрешләр кертүгә мохтаҗ. Ул туксанынчы елларда эшләнгән һәм ул чакта беркем дә шушындый зәхмәт килеп  чыгар дип башына да китермәде. Икенчедән, ул вакытта берлектәге әгъзалар саны да азрак иде. Бүген алар өч йөздән ашып китте, барысын бергә җыю шактый кыен эш.
 
Язучылар берлегенә кадәр театр әһелләре корылтае узды. Хәзерге шартларда бер залда биш йөздән артык әгъзаны бергә туплау мөмкин булмаганлыктан, алар һәр биш кешедән бер делегат сайлап корылтайга җибәрделәр. Корылтайда йөздән артык кеше катнашты, бернинди гауга чыкмады.  Хәер, анда яшерен тавыш бирү дә  каралмаган.
 
Мин – демократия тарафдары. Әлбәттә, рәис яшерен тавыш белән сайланырга һәм ике мөддәттән артык кәнәфидә утырмаска  тиеш. Бу – уставның үзгәртелми торган өлешләре. Ә менә кворум мәсьәләсендә уставка үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу җәһәттән эшче төркем төзелде, юристлар белән киңәшләшеп, бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм.
 
– Үзегез турында «өстән куелган» дигән сүзләргә нинди карашта сез?
 
– Мине язучылар яшерен тавыш биреп сайлады. Ә инде хәрәмләшүдә гаепләүләр бөтенләй бер киртәгә дә сыймый. Әгәр аерма 10–15 тавыш кына булса, нәрсәгәдер шикләнергә дә мөмкин булыр иде – шикчелләр бездә күп! – ә биредә минем файдага иллегә якын тавыш. Моның кадәр ялган бюллетень ташлап булмый. Анда хөрмәткә лаек язучылардан санау комиссиясе бар иде, күзәтүчеләр. Мин хәрәмләшүне яратмыйм. Җиңеләсең икән, егет булып калырга кирәк. Минем белән дә андый хәлләр булды, күп җиңелдем, әмма бүтәннәргә рәнҗеп, каргап йөрмәдем. Димәк, тәкъдиреңә шулай язылган. «Өстән куелган» дигәндә, бәлки, син Президент хозурындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның чыгышына ишарә ясыйсыңдыр. Ләкин аның сүз алуы табигый – Язучылар берлеге әлеге комиссия белән иңгә-иң торып эшләргә тиеш.
 
– Рәис вазыйфасында башкарырга җыенган эшләрегез белән таныштырсагыз иде.

– Әдәби фондны теркәү – иң беренче чиратта башкарыла торган эшләрнең берсе. Ул бар иде, ләкин эше дәвамлы була алмады. Мин күп даирәләр белән аралашам – язучыларга ярдәм итәргә теләгән иганәчеләребез бар. Мохтаҗ язучыларыбыз шактый. Әмма акчаның килгәне-киткәне үтә күренмәле булырга тиеш. Берлек эшенә яшьләрне күбрәк җәлеп итәсе килә. Ул эш бара да инде, ләкин әдәбиятка яшьләрнең ургылып килүе сизелми. Мәктәпләрдә татар теле кысрыкланган, кимәле төшкән вакытта буыннар чылбырын өзмичә саклау авыр, ләкин аны башкарырга кирәк. Әдәби тәрҗемә мәркәзен торгызу да мөһим эшләрнең берсе. Аны оештырып кую авыр түгел, әмма бит матди нигез булуы да зарур. Бөтен эш әлеге дә баягы акчага килеп төртелә. Фонд эшләп киткән очракта, дәүләтнең күзенә генә карап тормыйча, тәрҗемә итү мәсьәләсе дә җанланып китәр иде. Кыскасы, эшебездә булышырга теләүчеләр бар, ләкин вәгъдә ителгәнне өч ел көтәсе дигән халык мәкале дә искә төшә. Аңа каршы без: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – дип үз-үзебезне рухландырабыз. Планда Язучылар берлегенең «ютуб» каналын булдыру да бар. Әдәбият проблемалары турында гына түгел, халкыбызны борчыган барлык мәсьәләләр хакында да әңгәмәләр, бәхәсләр оештырырбыз дип ниятлибез. Хуҗалык эшләре дә шактый. Бинаның түбәсен ремонтларга, 2009 елгы автобусны алмаштырырга кирәк. Болар хәл ителер, Президент, ярдәм итәрбез, дигән вәгъдәсен бирде.
 
– Корылтай башланыр алдыннан язучылар арасында, яңа рәистән һәм идарәдән ниләр көтәсез, дигән сораштыру да үткәргән идек. Анда, мәктәпләрдәге очрашуларны концертка әйләндерүдән туктарга, алымнарны үзгәртергә, берлекнең дәрәҗәсен күтәрергә, бинада китап кибете оештырырга дигән тәкъдимнәр яңгырады. Башкарып чыгарлык эшләрме болар?
 
– Әйбәт тәкъдимнәр. Китап кибете мәсьәләсендә дә уйларга була. Ләкин татар китабы хәзер бик кыйммәт тора бит. Безнең халык аңа күнекмәгән. Мәсәлән, минем яңа чыккан «Сунар» китабының бәясе – 770 сум. Безнең китапны укучылар асылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, пенсионерлар. 15–17 мең сум эш хакы алган кеше, 10–12 мең сум пенсиягә яшәүчеләр ничек инде андый бәягә китап алсын? Аның бит һәр тиене исәптә. Монда нишләргә – белмим. Бер караганда, ул китаплар субсидиягә чыга… Дөрес, нәшрият кибетләрендә торган ул китапларның бер-ике елдан соң бәясен төшерәләр. Шуны көтеп торабыз инде – бәясе төшкән китапларны. Хәзер язучылар үзләре дә китапларын бүләк итәргә атлыгып тормый. Иң гыйбрәтлесе – хосусый нәшриятта чыккан китаплар алай ук кыйммәт түгел. Аларны нәшер итү дә берничә мәртәбә арзанга төшә.
 
Мин берлектәге китапханәне икенче каттан беренчесенә күчереп, шунда китап сөючеләр белән очрашулар үткәрү турында уйлыйм. Китапханәбездә 15–20 кеше рәхәтләнеп сыя ала. Үзенә күрә бер салон булачак. Кыскасы, уйланасы әйберләр бик күп. Дөрес, барлык хыяллар да тормышка ашмас. Такташ ни дигән әле: «Һәрбер хыял – якын киләчәк!» Шуңа ышаныйк.
 
– Яшьләр белән ничек эшләргә җыенасыз?
 
– Монда бит иң беренче шарт – яза торган яшьләрнең булуы кирәк. Аларны үстерү буенча да кайбер ниятләр бар. Әйтик, каләм тибрәтүчеләрне сайлап Мәскәүгә, әдәбият институтына укырга җибәрергә була. Бу җәһәттән Путинның мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстойдан Татарстан Президенты исеменә үтенеч хаты килеп төште. Ул әдәби тәрҗемәчеләр әзерләргә 5–6 кешелек төркем җибәрүебезне сорый. Әлеге студентларны укыту чыгымын да, стипендия түләүне дә Татарстан Хөкүмәте үз өстенә алачак. Без хәзер менә шундый талантлы яшьләребезне эзлибез. Берничә кызны таптык инде, ләкин, ни кызганыч, егетләр юк. Хәер, әле вакыт бар, әдәби ярышларда сәләтен күрсәткән берничә егетнең дә табылуы ихтимал. Дөнья күрү мөмкинлеге, атаклы язучылар белән очрашу шатлыгы, бүтән төбәкләрдән килгән талантлы яшьтәшләре белән аралашу бәхете көтә бит аларны. Көнләшеп тә куям, без яшь чакта андый юлламалар юк иде.
 
Язучылар берлеге әгъзасы булу – ул әле язучы булу дигән сүз түгел. Берлеккә кабул итү җәһәтеннән без элегрәк артык та юмарт кыландык. Мин Зиннур Мансуров җитәкчелегендәге кабул итү комиссиясенә басым ясарга җыенмыйм, ләкин сан өчен генә берлеккә әгъзалар алуны туктатырга кирәк дип саныйм. Биредә талымсызлык ярамый. Талантлары чәчрәп торган яшьләргә бернинди киртә дә булмаска тиеш, әлбәттә. Әдәбиятның киләчәге – яшьләрдә!
 
– Кәнәфи иҗатка тәэсир итәме?
 
– Юк, ул берничек тә тәэсир итми икән! Түл җыю өчен генә булса инде… Язучы кеше төрле әверелешләр кичерергә тиеш. Иртәме-соңмы әлеге яшәешем дә иҗатта үз урынын алыр. Исән-сау булырга кирәк. Ә болай…  Кичкә таба шулкадәр талчыктыра, каләмгә дә кагыласы килми, компьютер каршына утырасы да… Бәлки эшләр үз эзенә төшкәч, язу эшенә дә вакыт калыр. Чөнки язучыдан, кайларда эшләдең, дип сорамаячаклар, нинди әсәрләрең бар, дип кызыксыначаклар. Барыбер безнең төп эшебез – әдәби әсәрләр язу. Инде иҗади яктан исәп-хисапка килгәндә… Театрларда пьесаларым куела, әлегә шунысына сөенеп яшәргә кала. Куярга җыеналар, анысы тагын да олырак куаныч. Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев байтактан «Хан һәм шагыйрь» трагедиясен куярга җиң сызганып йөри. Әлеге әсәр  1350 еллар ахырында хакимлек иткән, үзен тәхеттән бәреп төшермәсеннәр дип бөтен туганнарын кырып бетергән Бирдебәк хан турында. Ләкин бу кансызлыкны төстәше – очраклы рәвештә тәхеткә менгән шагыйрь Әхмәт Казанлы башкарган булып чыга… Монда иҗат белән хакимиятнең кеше җанындагы бәрелеше. Тинчурин театрында яшь иҗатчылар «Ашина» драмасын сәхнәгә куярга җыена. Алар белән очраштым. Бөтенләй башкача фикер йөртәләр. Олыгаюымны күреп, моңаеп аерылдым алардан. Түбән Кама театрында исә Рөстәм Галиев «Пачпортлы Шүрәле» комедиясен киләсе ел планына керткән. Инде якын арада язачак әсәремә килгәндә, җае чыгу белән Ильяс Алкин турындагы романымны китап өчен киңәйтеп эшли башлармын, дип өметләнәм. «Казан утлары» журналында чыккан вариантка бөтен материаллар да кермәде.
 
– Телне саклап калу җәһәтеннән язучыларга зур өмет баглана. Ләкин язучы гына килеп туган вазгыятьне үзгәртә аламы?
 
– Язучы үзе үк укытучы булган очракта идеаль вариант булыр иде. Рәдиф Гаташ мәктәптә бер ел гына укытып ала, Мөслимнең Уразмәт мәктәбеннән нинди язучылар чыга! Гаташ Зөлфәткә, Фәрит Гыйльмигә, Наис Гамбәргә әдәбият мәйданына юл ача. Рашат Низами бер ара Битаман мәктәбендә укытып алган. Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр нәкъ менә аның укучылары. Мин әле хәтерлим: «Яшь ленинчы» газетасында Рашат Низаминың кереш сүзе белән Рафис Корбанның «Кызыл шарф» дигән хикәясе басылып чыккан иде. Аңа инде илле еллар тирәсе.
 
Балалар белән эшләү алымнарын үзгәртергә кирәк дип тә дөрес әйтәләр. Бардың, чыгыш ясадың, чәй эчтең, кайтып киттең генә түгел. Дөрес, анысы да кирәк. Шул очрашудан да кемдер кызыксынып калырга мөмкин. Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәр районга берничә язучы билгеләде. Мин үзем Кама Тамагы белән Кайбыч мәктәпләре өчен җаваплы. Ләкин дөресен әйтим, шушы зәхмәтле вирус та сәбәп булдымы, андагы мәктәпләргә барып чыга алганым юк әле. Мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр оештырсак, «ачык дәрес»ләр үткәрсәк, файдасы күбрәк булыр иде, минемчә. Мәктәп әдәби ялкыннан кайнап торырга тиеш, бәлки шунда берничә көн булса да эшләп алырга кирәктер? Хыялланырга миңа куш инде… Ләкин бер нәрсә бәхәссез – иҗат белән кызыксынган балаларга игътибар кирәк. Алар бит күп түгел. Күп була да алмый.
 
– Язучының абруйлы профессия булуы да кирәктер. Блогерлар интернеттан үзләренең рәхәт тормышын күрсәтә, әлбәттә, алар балаларны, яшьләрне язучыга караганда күбрәк кызыксындыра.
 
– Хәзер тоталь акча культы башланды. Мәскәү каналларын карыйсың, анда гел байлыкта йөзәләр, майларына чыдаша алмаганнан интригалар башлана. Аңламыйсың–- кайдан килгән әлеге байлык? Кайда да булса эшлиләрме болар?  Аңы урнашмаган бала-чага, болай да яшәп була, дип уйлый башлый. Бай, матур яшәү өчен керем каян килә дип уйлаучы гына юк.  «Халява» дигән сүз безнең телгә дә килеп керде, шул мәнсезлек холыкка күчеп бара. Менә безнең милли үзенчәлегебезгә янаган иң зур куркыныч! Ә бит бер нәрсә дә һавадан төшми. Кинода гына ул берни эшләмичә рәхәт яшәп була.
Язучы абруена килсәк, аның абруе кесәңдә акча булу-булмаудан гына тормый. Иң беренче эчке хөрлек булырга тиеш. Эчтән хөр булган кеше тыштан бай күренә. Аның үз-үзенә ышанычы бар. Зөлфәт Хәкимне әнә искиткеч бай язучы дип уйлыйлар. Уйласыннар. Чөнки күңеле хөр, рухы азат! Миллионнарча акчасы булган рухи хәерчеләр күпме?!
 
Абруй акчадан гына торса, Хафиз, Гомәр Хәйям кебек бөек дәрвишләр кешелекнең йөзек кашына әверелмәс иде.   Ә акча ул килә дә китә. Аның шундый үзенчәлеге бар.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.03.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (910066) / 18.03.2021 18:46:35

Татарстанның бер түрәсе Ркаил белән очрашкан вакытта язучылар берлегенә регион дистә миллион акча бүлде, язучылар ялкау дип боларны гаепләргә маташа. Якутия әнә смллм музыка коралларын торгызу өчен генә 100 миллионга якын акча тотынды (30 дан артык музыка коралын торгыздылар якутларның, бер куюызның гына да 20-ләп төрен), татар кубызын якут милли музыка коралы дип иглан итте, татарның таяк тартышын да, бар дөн/яның кубызчыларын, варганчыларын җыеп ел саен бөтендөн/я кубыз (варган) фестивале үткәрә, Якутскины дөн/яның кубыз башкаласы дип иглан итте, кубыз музее төзү өчен генә дә йөзләрчә миллион акча тотынды (бинасы гына да йөз миллионнан артык).
Мескен, бичара, хода бәедәсе Татарстан бер 10 миллионын да артыксынып тора, спорт дигән албастыга 10 млрд сум бүлеп яткан бер вакытта.
Башка регион, өлкәләрдән кайткач, Татарстанны, татарларны нишләп ихтирам итмәгәннәрен шундук аңлыйсың. Язучылар союзына 10 миллион бүлдек дип күпсенеп утырган түрәләрен күргнәч тә.

№1 (910064) / 18.03.2021 18:34:37

Нинди гыйбарә уйлап таптылар безнең диваналар "Телне саклап калу" дигән.

Гыйбарәнең үзеннән үк пессимизм, инкыйраз, бетү-кору аңкып тора. Татар бетми, юкка чыкмый, татар үсә, күтәрелә дигән идея сеңдерүче башка берәр девиз табып булмый микәнни соң ул?
Татар телен үстерү, куллану даирәсен киңәйтү дип әйтеп булмый микәнни?

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar