|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2021 Криминал
Укучысы каршында стриптиз биегән укытучы эштән китәргә мәҗбүр булганНовосибирск өлкәсе Татар районындагы мәктәпләрнең берсендә инглиз теле һәм немец теле укытучысы укучысы өчен стриптиз биегән һәм... эштән киткән. 32 яшьлек Дарья Романова (исеме үзгәртелеп бирелә) мәктәпкә эшкә ике ел элек килгән. Хезмәттәшләре сүзләренчә, балаларны бик яраткан. Бигрәк тә 9 сыйныф укучысы Михаил белән аның мөнәсәбәтләре җылы булган. Дарьяның авылдашлары фикеренчә, Дарья видеога стриптиз биегәнен төшергән һәм укучысына җибәргән.
Ролик тиз арада укучылар арасында таралган. Фаразлар буенча аны интернет челтәренә Михаилның әнисе куйган. Шулай ук укытучының социаль челтәрдәге сәхифәсен “җимергәннәр” дигән сүзләр дә бар.
“Дарья бу ролик башка егеткә җибәрелгән иде. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсен “җимергәннәр” һәм видеоны башта үзләренә җибәргәннәр һәм аннан соң мессенджерларга таратканнар дип сөйләде”, - диләр мәктәптә.
Бу хәлдән соң укытучыга эшеннән китәргә туры килгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|