|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2010 Дин
ОЗАТЫП КАЛА, КАРШЫ АЛА...Бездә толерантлык сүзен еш искә алалар. Кемдер аны түземлелек, сабырлык ди, икенче берәүләр аңлашып яшәү дип тәрҗемә итә. Сыешып яшәү дип әйтүчеләр дә бар. Берничә көн элек Ульянга барып кайтырга туры килде. Шул сәфәрдә әлеге сүз тагын тел очымда бөтерелде. Хикмәт шунда: Ульян шәһәренә килеп кергән төштә дә, кире кайтканда (билгеле, барганда да) – Татарстан Республикасына килеп кергән урында, Буа районында бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган чиркәү макетлары басып тора. Гади халык телендә юл буе чиркәве диләр аларны. Андый чиркәүләрне, шул исәптән мәчетләрне үзебезнең Татарстанда да күрергә мөмкин. Җыеп кына әйткәндә, мондый дин символлары әлеге төбәк-республикада шул дин тотучы халыкның күпчелек икәнен күрсәтү өчен куела (әнә Пензага кергән төштә чиркәү макеты түгел, Кырым шәһәрләрендәге шикелле биш метрлы хач үрә басып тора әле. Ул гына да түгел: өлкә гербында җирле депутатлар фатихасы белән хач сурәтләнгән). Хуш, Ульян шәһәрендә, өлкәсендә христиан динен тотучылар күпчелекне тәшкил итсен ди. Татарстан Республикасында да шулаймыни?! Һәрхәлдә, Ульян ягыннан республикага килеп кергәндә шулай уйлап куясың. Ике ел чамасы элек әлеге җәһәттәге шик-шөбһәләремне "ВТ"да язып чыккан идем инде. Язма чыккач, район хакимияте вәкилләре: "Татар эшкуарлары актив булмаганга, без гаеплемени?! Алар да йоклап ятмасын", – дигән төслерәк җавап биргән иде миңа.
Бу очракта эш кемнең өлгеррәк булуында түгел шул, туганнар. Иң мөһиме: баланс, тигезлек сакланырга тиеш. Рухи якны кайгыртучы байларга: "Әйдәгез, бер уңайдан юлның икенче ягына мәчет макеты куйыйк, толерантлык бозылмасын", – дип тәкъдим итеп була лабаса. Ул вакытта буалылар, бәлкем, анда юл буе мәчете төзелер әле, дип тә ычкындырды. Әмма әлегә бернинди үзгәреш күренми. Элеккечә безне анда бер тараф кына озатып кала, каршы ала.
Бу җәһәттән төрекләр белән дә сөйләшкәнем бар. Аларның моңа һич исе китмәде. Бу гаҗәп тә түгел: аларның әби-бабалары без – татарлар кебек көчләп чукындыруларга тап булмаган. Истә, һаман да истә. Бу – үч түгел, хәтернең сакта торуы гына.
P.S. Чиркәү дигәннән. Мин үзем башкалабызның Бауман урамында, кызыл чиркәү янәшәсендә генә торам. Моннан бер уңайсызлык та кичергәнем юк. Әле, киресенчә, сыра чөмерергә яратучы яшьләрнең көн-төн чиркәү диварын "сугаруларына" ачуым килеп йөри (ичмасам, бер биотуалет булсын!). Милиционерларга әйтәсе иде үзләрен! Бер көнне шулай уйлап кайтып килгәндә, өч милиционерның шунда йомышын йомышлап торуын күреп шаккаттым. Кисәтү ясамакчы идем дә, курыктым. Яннарында бозау хәтле эт бар. Ычкындырсалар, Мәрҗани мәчетенә кадәр чабарсың.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|