|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2021 Мәдәният
Җыр өлкәсен генә алыйк: нинди көнгә калдык?..Хәзер нәрсә эшләсәләр дә, заманы шундый дип сылтау табалар. Замана һәрвакыт бертөсле ул, хәтта бик яхшы, табигать ипле-көйле, һәр ел фасылы әйбәт килә, сокланырлык. Тик кешеләр үзгәрә. Җыр өлкәсен генә алыйк: нинди көнгә калдык?.. Мәгънәле шигырьләргә моңны-аһәңне аңлаучы композитор көй язса, җырчылар алар иҗат иткән җырны бары алар рөхсәте белән генә җырласалар, хәзерге кебек селкенчәкләр булмас иде. Ул парлап җырлаучыларны әллә берәр токлы әйбергә тоташтыралар микән дип уйлыйм мин, аптырагач: үзләре сикерә, үзләре чиный. Алар артыннан күләгә булып бер көтү селкенүчеләр чыга. Җырлый-җырлый бер-берләрен аяклары белән кочаклыйлар, әллә ниләр кыланалар – бик күңелсез хәл. Янгын сүндерергә чакыргандай сәхнә буйлап үкереп йөрүләре тагын... Замана шулай, ни кылансак та ярый диясе түгел. Сәнгать юлын сайлаучылар чама хисен югалтмасыннар, татар икәнлекләрен онытмасыннар иде. Фото: пиксабай
Әнисә САЛИХОВА, Минзәлә районы |
Иң күп укылган
|