|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2021 Шоу-бизнес
Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм итәр өчен 150 000 акча җыярга кирәкЛилия Муллагалиева зур үтенеч белән мөрәҗәгать итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, заманында легендар Хәния Фәрхи белән парлап сәхнәләр тоткан талантлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов бүген бик авыр хәлдә калган. Күпләр әлеге җырчының авыруын белә. Баксаң, инде ничә ай инвалидлык буенча тиешле уколы кайтмый, ә сатып алырга акчалары җитеп бетми икән. "Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка бик авыр. Аның үзенең гомергә дә беркайчан да ярдәм, акча сорап мөрәҗәгать иткәне булмады. Авыр хәлен әз булса да җиңеләйтер өчен, бүгенге көндә 150 000 акча җыярга кирәк", - дип уртаклаша Лилия Муллагалиева. Дәниф безнең күңелләргә үзенең моңлы җырлары белән килеп керде. Халкыбыз аны яратты һәм ярата. Кызганычка каршы, Дәниф абыйның язмышы аянычлы булды, соңгы елларда аның авыруы көчәя бара. Дуслар, әйдәгез, кем күпме булдыра ала, зинһар ярдәм итик. Җырчыга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен телефон номеры +7 937 042-37-83 сберкартага бәйләнгән. Бердәм булыйк! Дәнифкә сәламәтләнүен теләп калыйк!!!
--- |
Иң күп укылган
|