|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2021 Хәвеф-хәтәр
Бер яшьлек сабый утырган машина КамАЗ белән бәрелешкән
Кичә Нефтекама – Яңавыл трассасында автомобиль авариясе теркәлгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 3 кеше каза күргән. Авариянең сәбәпләрен ачыклар өчен өчен инспекторлар вакыйга урынына килгән. БР буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Hyundai Solaris белән КамАЗ маңгайга-маңгай бәрелешкән. Иномарка руле артындагы 42 яшьлек ханымга һәм аның пассажирлары – туганының 29 яшьлек кызы һәм аның бер яшьлек баласына ашыгыч ярдәм таләп ителгән. Төрле тән җәрәхәтләре белән алар якындагы дәваханәгә озатылган.
“Полиция хезмәткәрләре урам-юл челтәрен тикшерү нәтиҗәсендә бозлавык һәм башка җитешсезлекләр ачыкланган. Юлның бу өлеше өчен җаваплы кешегә карата административ эш кузгатылган”, – диләр республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|