|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2021 Спорт
Рөстәм Нәбиев CrossFit Open-2021 халыкара спорт узышларында Россиядән катнашучы бердәнбер спортчыУфада яшәүче популяр блогер Рөстәм Нәбиев CrossFit Open-2021 халыкара спорт узышларында катнашуга гариза тапшырган. Инстаграмында миллион язылучысы булган Рөстәм Нәбиев шәхси программа буенча чарага әзерлек башлаган да инде. “Россиядән әлегә мин берүзем. Инвалидлыклары булганнар өчен шәхси программа буенча әзерләнәм”, – дип хәбәр итте Рөстәм үзенең язылучыларына.
CrossFit Open спорт узышлары 3 ноябрьдә башланачак. Әлегә теркәлү һәм бөтен дөньядан киләчәк катнашучыларны әзерләү бара.
Хәтерегезгә төшерәбез, моңка кадәр Рөстәм Нәбиев кулларында Россиянең иң югары ноктасы – Эльбрус тавына – күтәрелгән иде. Уфалының бу казанышын республика Башлыгы Радий Хәбиров та билгеләп үтте.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Рөстәм Нәбиевның Инстаграмыннан скриншот.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|