поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.03.2021 Милләт

Мәчетләрдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан актив эш алып барыла

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителү уңаеннан республика мәчетләрендә татарлар арасында дини-милли үзаң, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар-мөселман традицияләрен саклауга юнәлтелгән чаралар актив уздырыла. Агымдагы елның 2 ае эчендә мөхтәсибәтләрдә 210 шундый чара оештырылды.

Алар арасында татар телен белүгә багышланган викториналар, балалар бәйрәмнәре, азан әйтү һәм Коръән уку буенча чаралар, бәйгеләр, вәгазь кичәләре, “Милләтеңне сакла” дип исемләнгән мавыктыргыч күңел ачу программасы, "Туган телем - сайрар кошым" дип аталган плакатлар бәйгесе, шәмаилләр күргәзмәсе, "Туган телем - сайрар кошым" дип аталган плакатлар бәйгесе, "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән брейн-ринг, сәламәтлеккә туймаган балалар арасында татар телендә шигырь укучыларның «Без булдырабыз» дип аталган дистанцион бәйгесе, “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгесе, татар дин галимнәре мирасын өйрәнүгә багышланган җыеннар һ.б. бар. Якындагы киләчәктә мөхтсәбәтләрдә татар көрәше турниры, Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада, шигырь бәйрәмнәре үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары нигезендә татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрне саклап калу ТР МДН эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортларының эше татар телендә алып барыла, шул исәптән республика чикләрендәге эш кәгазьләре һәм эшлекле багланышлары да. Моннан тыш, ТР МДН республика мәчетләрендә татар телле мохит булдыру һәм саклау буенча берничә башлангыч алып бара. Мисал өчен, мәчетләрнең мәйданчыклары татар теле курсларын, дини, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар өчен махсус татар телле чараларны, халыкка татар телендә хезмәт күрсәтү һәм консультацияләр бирүне, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче вәгазьләр укуны оештыру өчен файдаланыла. Шул ук вакытта республикадагы мәдрәсәнең 5сендә укыту татар телендә, 3сендә ике телдә алып барыла - бу чит төбәкләрне татар телле һәм милли үзаңлы имамнар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шунысы да әһәмиятле, ТР МДН-да аттестация узган рәсми имамнар өчен таләпләрнең берсе булып татар телен вәгазьләр уку һәм эш хатлары язу дәрәҗәсендә белү тора. Нәзарәтнең аеруча актуаль тәҗрибәсе татар мәктәпләрен гамәлгә кую белән бәйле: бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә "Нур" мәктәбе , Алабуга мөхтәсибәтендә - "Ихсан" мәктәбе эшләп килә. Моннан тыш, мөфтият республиканың 100 мәчетендә татар теле курсларын оештырды. Аның методикасы РИИ-да эшләнә, дәреслеге нәзарәтнең "Хозур" нәшриятында бастырыла. Шулай ук Нәзарәт татар телендә киң нәшрият эшчәнлеген һәм күпләгән медиапроектларны тормышка ашыра.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»