поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.10.2010 Җәмгыять

ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН: АВЫЛГА ДЕМОКРАТИЯ УЕНЫ КИРӘКМИ

Тормыш авырлыкларыннан беркая да качып булмый. "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары укучыларының сорауларына бәя биргәндә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шалтыратучылар кузгаткан мәсьәләләр турында шулай диде. Аның сүзләренә караганда, "туры элемтә"гә әзерләнгәндә, ул октябрьдә узачак сайлаулар, җанисәп турында сораулар күп булыр дип көткән.

Халыкны исә көндәлек тормыш проблемалары күбрәк борчый. Парламент спикеры "туры элемтә" үткәрәчәген белгәч, укучыларыбыз аңа ике дистәгә якын сорауны алдан ук биреп куйган иде. Очрашу вакытында да телефон тынып тормады. Берәүләрне социаль ипотека программасы буенча фатир алу мәсьәләсе борчыса, икенчеләрен тынлык саклау турындагы законның үтәлеше кызыксындырды. Ишегалдындагы тракторын яңартырга теләүчеләр белән бергә Казандагы "бөке"ләрдән зарланып шалтыратучылар да булды. Беренче сорау Югары Осланнан:

 

– Югары Осланның бердәнбер татар авылы булган Вахит авылында татар музыкасы мәктәбе филиалы ачарга телибез. Шул мәсьәләдә ярдәм итсәгез иде.  Фарукшин Адлер, Югары Ослан.

 

– Бу сорауга тиз генә җавап биреп булмый. Мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәк. Авылда күпме бала бар икән? Әлбәттә, биш-алты бала өчен генә бу эшне башкарып чыгарлык түгел. Авыл халкы белән күрешеп сөйләшербез.

 

 – Сезгә Казаннан Гомәр Мостафин шалтырата. Бел­гәнебезчә, Россиядә халык санын алу якынлаша. Анкетада татарларны бик күп төркемнәргә бүлгәннәр. Бу ник шулай эшләнде икән? Аның максаты нидә? Моңа рәсми, фәнни аңлатма бармы? Бу эшкә сезнең шәхси фикерегезне беләсем килә.

 

– Бу сезне генә түгел, бөтен милләт вәкилләрен, шул исәптән татарларны да борчый торган мәсьәлә. Мин оештыручыларның нинди максат куйганлыкларын төгәл генә әйтә алмыйм. Имеш, татарлар санын киметергә, бүлгәләргә телиләр, дигән фикерләр дә бар. Сезгә мәгълүм булганча, без Дәүләт Советы утырышында күпмилләтле Татарстан халкына, татарларга һәм республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезгә мөрәҗәгать кабул иттек. Аның төп максаты – син тумыштан кем, телең нинди, дигән сорауларга җавап бирүдә. Шуны истә тотып, татарлар быелгы җанисәптә катнашсыннар иде. Беренчедән, әлеге вакыйгага битараф калырга ярамаса, икенчедән, үзеңнең милләтеңне аңлап яздырырга кирәк. Анкетада татарларны гы­на түгел, башка милләтләрне дә төркемнәргә бүлеп язганнар. Әмма бу безгә күбрәк кагыла. Анда татарларның 100дән артык төркеме бар. Аларның исемлеге бер генә биткә сыймаган. Берничә биткә бүлеп язганнар. Шуңа күрә буталчык килеп чыгарга мөмкин. Мөрәҗәгатьтә шуларга аңлатма бирдек. Билгеле булганча, быел Татарстанда тәүге тапкыр Россия мөфтиләрен җыйдык. Очрашу вакытында башка проблемалар белән беррәттән, җанисәп турында да сөйләштек. Шунда бер фикергә килә алдык. Татарлар үзләрен татар дип язачагына ышанам. Соравыгыз өчен рәхмәт!

 

– Исәнмесез, Казаннан Айрат Габдуллин шалтырата. Гаиләм Үзбәкстаннан Казанга 1998 елда, үзем 2003 елда кайттым. Аңа кадәр Үзбәкстан радио-телевидениесендә бүлек мөдире булып эшләдем. "Үзбәкстан җөмһүриятенең атказанган мәдәният хәзмәткәре" дигән исемгә лаек булдым. Ләкин кысрыклагач, Татарстанга кайтырга мәҗбүр булдык. "Ирексездән күчеп кайтучылар" статусына ия булсак та, фатир мәсьәләсе хәл ителмәгән. Россия Хөкүмәтенең 153 нче карары нигезендә, торак сертификатына чиратта торабыз. Вакытлыча яшәү өчен булса да, торак мәсьәләсен хәл итеп булмасмы?

 

 – Сезгә кисәктән генә җавап бирә алмыйм. Ник дигәндә, мәсьәләне ныклап торып тикшерергә кирәк. Шуннан соң җавап та бирербез.

 

– Фәрит Хәйруллович, Гөлсем Исәнгулова булам. Казанда яшим. Универсиада алдыннан башкаланы төзекләндерү өчен шактый эш башкарыла. Яңа юллар салалар, йортларга капиталь ремонт ясыйлар. Ә менә йорт диварларында бар да элеккечә: игъланнарның нинди генә төре юк. "Ял" тәкъдим итүчеләре аеруча шыксыз булып күренә. Мондый телефон номерлары язучыларны тотып, аларга штраф түләтергә һәм үзләренә үк диварларны юдыртырга кирәк.

 

– Дөрес, Казанда мондый проблема бар. Тик пычрак дивар, коймалар бер безнең генә баш бәласе түгел. Бөтен эре шәһәрләр бу "чир"дән интегә. Мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Әйе, кайбер илләрдә "ял" тәкъдим итүче телефон номерларын диварга язып тормыйлар, аларда мондый хезмәт яшерен-батырын түгел, ә ачыктан-ачык игълан ителгән. Әмма Россиядә хәл үзгә. Халкыбыз андыйны беркайчан да кабул итмәячәк. Татарларда исә, бигрәк тә ислам динендә, бу мәсьәлә катгый куелган. Бүген Казанда дивар, коймалардагы телефон номерларына каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап таптылар. Махсус автомат җайланма әлеге номерлар буенча бертуктаусыз шалтыратып, хуҗаны законсыз куелган игъланны алып ташлавын үтенә. Төн дәвамында гына да һәр номерга 9 мең тапкыр "сәлам" җибәрергә мөмкиннәр. Телефон хуҗасының номерны өзүдән башка чарасы юк. Ә закон бозучыларның кулына пумала белән чиләк тоттыруның файдасы бу кадәр үк булыр идеме-юкмы, белмим.

 

– Хәерле көн! Сезгә Лаеш районыннан Анна Куприянова шалтырата. Абыем гаиләсе белән Казанда яши. Алар социаль ипотека программасы буенча чиратта торалар. Торак алырга да тиеш иделәр. Тик эш туктап калды. Чөнки программа нигезендә бирелүче фатирларның мәйданы бик зур. Абыемнарга бу кадәр кирәкми. Беләсездер, программада катнашучылар һәр кешегә тиешле квадрат метрлар өчен ташламалы бәядән түли, ә артыгын базар бәясеннән бирәләр. Әлбәттә, зур фатир – бик яхшы. Тик социаль ипотека программасында катнашучыларның артык акчасы юк. Дәүләт Советы кечерәк мәйданлы торак төзесеннәр өчен ничек тә булса Дәүләт торак фондына тәэсир итә алмыймы?

 

– Анна, Дәүләт Советы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Дәүләт торак фонды утырышында бу сорауны күтәреп чыкты инде. Алга таба, нәкъ сез әйткәнчә, кечкенәрәк, чиратта торучылар таләпләренә туры килерлек торак булдыру күздә тотылачак. Быел нигезе салынган йортлар исә ничек бар, шулай төзелеп бетәчәк. Эшне киләсе елдан башлыйбыз.

 

– Исемем – Фрунзе, фамилиям – Фазуллин. Казанда яшим. Шәһәрне яулап алучыларга һәйкәлне өф-өф итеп торасыз, ә Казанны яклап һәлак булган милләттәшләребезгә һәйкәл куюны тагын күпме көтәсе?

 

 – Әлеге мәсьәлә даими күтәрелә. Бигрәк тә октябрь җиткәндә бу хакта ешрак сөйләшә башлыйлар. Сез беләсез, бу мәсьәлә буенча беренче Президент Минтимер Шәймиевнең дә, бүгенге Президент Рөстәм Миңнехановның да, безнең дә, андый һәйкәлне куймаска, дигән сүзебез булмады. Минтимер Шәрипович президент булып эшләгән чорда махсус комиссия дә оешкан иде. Ул вакытта төрле проектлар каралды. Ләкин бер фикергә килә алмадылар. Монысы ошамый, тегесе начар, нәрсәдер җитеп бетми кебек тоелды. Менә шундый дәгъва һәм эзләнүләр бүген дә дәвам итә. Һәйкәлнең урыны билгеле. Мәгълүм булганча, ул Кремльнең тышкы ягында. Бер фикергә килгәч, һәйкәл булыр, дип ышанам.

 

– Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, сезне Казанда яшәүче Рябышева Әлфия борчый. Мин күпфатирлы панель йортта яшим. Соравым шундый: ТКХ реформасы байларга гына файдалы дип уйламыйсызмы? Ни өчен дигәндә, коммуналь хезмәтләр өчен тузган торакта яшәүчеләр дә, "текә" йорттагылар да бер үк тарифлар буенча түли. Ә йортның "яшен" никтер исәпкә алмыйлар. Социаль гаделсезлек килеп чыга түгелме? Республикадагы бөтен күпфатирлы йортларга бердәм исәпләгечләр куйгач вәзгыять тагын да катлауланачак әле. Иске йортта яшәүчеләргә исәпләгеч буенча түләү кыйммәтрәк икәне көн кебек ачык. Мондый йортларда су, җылылык, электр энергиясе күбрәк тотыла бит. ТКХ реформасы турында закон кабул иткәннәр икән, ник аңа әнә шундый мөһим өстәмәләрне дә кертмиләр?

 

– Бик дөрес сорау бирәсез. Бүген без шуңа таба барабыз да. Игътибар итегез әле, ТКХ реформасын һәм капиталь ремонтны буш урында башладык бит. Кулда берни юк иде. Ә бүген беренче адым ясалды. Халык та канәгать. Сез дә моның белән килешәсездер, дип уйлыйм. 70-80 ел эчендә тәүге тапкыр иске йортларга 10 миллиард сумга диярлек капиталь ремонт ясыйбыз. Сез куйган сорау да урынлы. Әлбәттә, дүрт кирпеч калынлыгындагы диварлар, панель йортларны төзекләндерү өчен зуррак чыгымнар кирәк булачак. Урамга караган диварлары кыш әйләнәсе салкын, ике плитә арасы ярык булган фатирларда яшәүчеләр оттырачак. Без әлеге гаделсезлекне бетерү өчен мәсьәләне тагын бер кат өйрәнәчәкбез. Әлфия ханым, сез мондый мөһим проблеманы беренчеләрдән булып күтәрдегез.

 

– Исәнмесез, Фәрит Хәйруллович. Сезгә Буа районы Аксу авылыннан шалтыраталар. Мин – Ләйсән Галяветдинова. Яшьләр программасы буенча авылда йорт салырга җыенабыз. Гариза язганга бер ел була. Җавап бер ел эчендә булачак дигәннәр иде, әле һаман юк. Нигә алай икән? Инде төзелеш материаллары да алдык, эшкә генә тотына алмыйбыз. Субсидиягә өметләнеп торабыз. Безгә тагын күпме көтәргә икән? Чират бик акрын бара.

 

– Чиратта ничәнче икәнегезне беләсезме соң?

 

– Төгәл генә әйтә алмыйм. Анда бөтен нәрсә шундый буталчык, аңламассың да.

 

– Монысы начар. Ләйсән, мин үзем белешәчәкмен. Район башлыгы белән дә сөйләшермен. Аннары сезгә хәбәр итәрләр. Сез кишер Аксуыннанмы? Ничек, быел кишер уңдымы?

 

– Юк шул, корылык аркасында быел бакчада да кризис.

 

– Ярар, ышанычыгызны югалтмагыз.

 

– Мин – Андрей Хаҗиев. Казандагы "бөке"ләр буенча шалтыратам. Бүген "бөке"дә утыру аркасында эшкә соңга калып килү гадәти нәрсә. Якын арада башланырга торган юл киселешләре төзү эшләре калада яшәүчеләр өчен, гомумән, чын фаҗигагә әйләнергә мөмкин. Безнең җитәкче, мәсәлән, эшкә соңга калып килү мәсьәләсенә бик җитди карый. Сезнең нәрсә дип киңәш бирергә җыенганыгызны алдан ук чамалыйм: эшкә иртәрәк чыгарга кирәк диярсез. Әмма бу очракта минем эш көнем ярты тәүлеккә сузылачак. Бу исә Хезмәт кодексына каршы килә.

 

– Андрей, бәлки үзең бер акыллы киңәш бирерсең?

 

– Сез, закон чыгаручы хакимият органы буларак, яңа закон тәкъдиме белән чыга аласыз. "Бөке"дә үткән эш сәгатьләрен төзелеш эшләрен вакытында төгәлләмәгән оешма җитәкчелегенә түләттерергә кирәк. Моны, мәсәлән, кулланучылар законын бозуга бәйләп аңлатып булачак. Болай эшли калсак, төзелешләр дә ярты ел үткәч түгел, ә ярты ел алданрак кулланышка тапшырылачак.

 

– Бик яхшы тәкъдим. Ләкин бер нәрсә белән килешми мөмкин түгел, "бөке"ләрдән бөтен җирдә зарланалар. Казанда да, Санкт-Петербургта да, Мәскәүдә дә шул ук хәл. Күптән түгел Түбән Новгород шәһәрендә булырга туры килде. Шәһәрнең ике өлешен тоташтыручы күперне ремонтка япканнар. Мәхшәр! Халык төнге унберсез өйгә кайтып кермәячәген бик яхшы аңлый. Безнең Казан да борынгы шәһәр бит. Аның мең еллык тарихы бар. Ул бу кадәр транспортка исәпләнмәгән. Юлларны бушату өчен болай да шактый эш эшләнә. Метро ачылды, транспорт агымы зур булган урыннарда юл чишелешләре төзибез. Ә башка чара юк. Автомобильләр саны көннән-көн арта. Сез дә хаклы. Мәсәлән, Павлюхин урамы янәшәсендә юл чишелеше төзи башлыйбыз икән, аны куллануга тапшыру вакытын алдан ук халыкка хәбәр итеп куярга кирәк. Белеп торсыннар. Бу киңәшне җиткерербез әле!

 

– Минем тагын бер соравым бар. "Бөке"ләр аркасында Дәүләт Советына эшкә соңга калып килүчеләрне шелтәлиләрме?

 

– Әйе. Шушы арада гына Дәүләт Советы аппараты җитәкчесе белән шул хакта сөйләштем. Иртәнге тугыз тулып унбиш минут үткән, ә кабул итү бүлмәләренең берсендә беркем юк. Җитәкчесе эш буенча китүдән файдаланып, сәркатип эшкә бераз соңга калып килергә булган икән. Эшкә вакытында килә алмасаң, уңайлырак юл сайларга, җитәкчене кисәтергә кирәк. Дисциплина һәрвакыт беренче урында булырга тиеш.

 

– Тынычлык турындагы закон кабул ителгәнен ишетеп беләм. Әмма моңа да карамастан, тынычлыгым артмады. Фатир тәрәзәләрем ишегалдына карый. Җәй буе яшьләрнең эскәмиядә чыр-чу килгәнен тыңларга туры килә. Кайвакыт төне буе урамда күңел ачалар. Аларга әйтсәң дә тыңламыйлар. Хәер, сүз дәшәргә дә куркыныч. Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турындагы законның үтәлеше өчен кем җаваплы? Наталья Губанова, Казан.

 

– Бервакыт, әлеге закон турында сөйләгәндә, тавышлануны тыя торган билгеле бер чик булдырасың да, шуны үтисе генә кала, дигән идем. Тик законны эшли башлагач, мең дә бер төрле каршылык булуы ачыкланды. Закон һәркайсыбызга кагыла. Татарстанда яшәүчеләр үз хокукларын һәм бурычларын белсен өчен телевидение каналында махсус ролик күрсәттек, Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты көче белән китап чыгардык. Сезнең тәрәзә төбендә җыелып ятучы яшьләр телевизор да карамый, махсус брошюраны да күрмәгән, ахры. Законны бозу очраклары буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгатъ итәргә мөмкин. Төнлә тавышланалар икән, "02" телефонына шалтыратыгыз. Участок милиционерын үз исемегезне әйтмичә генә дә чакырырга ярый. Хокук саклаучылар тәртип бозучыларны кисәтәчәк. Дөрес, андыйларны җаваплылыкка да тартырга була. Ләкин мондый каты җәза аерым очракларда гына кулланыла.

 

– "02" телефонына аноним рәвештә шалтыратырга мөмкинме?

 

– Әлбәттә. Мәсьәләне хәл итү өчен сезнең фатир адресы таләп ителми бит. Шуңа күрә аны әйтү мәҗбүри түгел. Республикада "052" ышаныч телефоны да эшли.

 

– Алда муниципаль сайлаулар тора. Тик аларның 90 проценты диярлек альтернативасыз үтәчәк. Сез моңа ничек карыйсыз? Бу яхшымы, әллә начармы?

 

– Барлыгы 7900 вакантлы мандат урыннарның 80 проценты чамасы альтернативасыз, ягъни бер мандатлы. Баштарак мин дә бу хакта борчылган идем. Тик уйлана торгач, мәсьәләнең икенче ягы барлыгын ачыкладым. Әлеге сайлаулар Дәүләт Думасына, йә булмаса Дәүләт Советына түгел бит. Ул кечкенә округлар, авыл җирлекләре дәрәҗәсендә узачак. Авылда, мәсәлән, бөтен кеше бер-берсен яхшы белә. Кемне сайлаячаклары да алдан билгеле. Биредә кандидатларны ничек итеп бер-берсенә каршы куясың? Шуңа күрә альтернатива кирәкми. Син авылның иң дәрәҗәле кешеләреннән берсе, сине бөтен кеше хөрмәт итә, сү­зеңне тыңлыйлар. Өстәвенә ярты авыл туган-тумачаң, ди. Синең белән кем тарткалашып торсын?! Авылда әлеге процессны мәҗбүри рәвештә демократияләштерүнең кирәге юк. Ике күрше күбрәк тавыш җыю өчен көндәшенең тырнак астыннан кер эзли башласа, бу хәл нәрсә белән тәмамланыр? Минемчә, демократия уены авыл өчен түгел. Әйе, шәһәрләрдә партия исемлекләре нигезендә альтернатива булырга тиеш. Ә авылда исә мондый сайлау бер-береңә карата ышанычны гына киметәчәк. Бу минем шәхси фикерем.

 

– Фәрит Хәйруллович, исәнмесез. Казаннан Ильмира Гарипова борчый сезне. Шундый соравым бар: авыл советлары элек тә берни хәл итә алмыйча акчасыз утырды, хәзер дә шул ук хәл күзәтелә. Аның каравы, элек аларга колхозлар ярдәм итә иде. Ә хәзер су колонкалары, юллар мәсьәләсе, терлеккә кышкы азык әзерләү – барысы да халык җилкәсендә калды. Сез бит беләсез, бүген авылларда күбрәк карт-коры яши. Җирле үзидарәләр кайчан акчалы булыр икән?

 

– Бик тә мөһим сорау бирәсез. Бу мәсьәлә безне дә борчый. Бүген җирле үзидарә органнары закон нигезендә бирелгән вазыйфаларын 75 процентка да үти алмый. Без үзәккә бу мәсьәлә белән кат-кат мөрәҗәгать иттек. Финанс пирамиданы үзгәртүләрен, салымнарның күбрәк өлешен җирле үзидарәдә калдыруларын сорадык. Дөрестән дә, салым булмагач, җирле үзидарә нәрсә генә эшли ала соң? Белешмә язып, булган хатларны тикшереп утырасы гына кала инде. Җирле үзидарә сабый кебек дөньяга килде, ләкин ул тумыштан ук зәгыйфь. Үз вазыйфаларын үти алмый. Бу мәсьәлә белән кабат федераль дәрәҗәдә чыгыш ясарбыз. Җирле үзидарәләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз. Колхозлар бетте шул хәзер. Ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать итәр идең, юк. Авылда фермерлар һәм эшмәкәрләр генә калды, ә аларның һәр тиене исәптә.

 

– Исәнмесез, Фәрит Хәйруллович. Бу Яшел Үзән районының Бритвин авылыннан Владимир Шмелев. Инде дистә еллар элек үк газ кертәбез, дип вәгъдә иттеләр. Әмма бүгенгә кадәр "зәңгәр ягулык" килеп җитмәде.

 

– Владимир Александрович, мин күптән түгел генә Яшел Үзән районында булдым. Тик миңа бу мәсьәлә хакында әйтүче булмады. Сез ничә йорт газсыз яшәргә мәҗбүр соң?

 

– Бритвин авылыннан кала, газ Ходяш станциясендә һәм Луговое авылында да юк. Бирегә җәй көне килеп торучыларны да исәпкә алганда, безнең "утрау"да йөзләп йорт бар.

 

– Соравыгызны язып алдык. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенә хат юллармын. Алар мәсьәләне тикшереп, нәтиҗә ясар. Сезне җавапсыз калдырмабыз, дип уйлыйм. Ярдәм итәргә тырышырбыз. Килештекме?

 

– Әйе. Без инде ничә елдан бирле йортларга газ кертү артыннан йөрибез. Күрәсең, бу безнең хәлдән генә килә торган эш түгел. Рәхмәт!

 

– Мин – студент. Булачак юрист. Мине менә нәрсә борчый: бу тормышта бөтен законнарны да урап узарга мөмкин диләр. Ә әйләнгеч "сукмак" депутатлар тарафыннан ук, закон проектын кабул иткәндә салына. Тора-бара әлеге юл такырая һәм төзәтмә буларак законга ук кертелә. Шул рәвешле коррупциягә нигез барлыкка килә. Депутатларның сайлаучылар һәм партия мәнфәгатьләрен кайгыртуын да исәпкә алырга кирәк бит әле. Татарстан Дәүләт Советында законнар кабул ителгәндә әнә шундый "сукмак"лар салынмый дип ышандыра аласызмы? Илгизәр. Биектау.

 

– Булачак юристның болай фикер йөртүе кәефемне төшерде, Илгизәр. Без, депутатлар, мондый максатны күздә тотып эшләмибез. Мин Парламентта күпчелекне тәшкил иткән бердәмроссиялеләр, коммунистлар, "Татарстан-Яңа гасыр" хәрәкәте вәкилләре өчен дә ышандырып әйтә алам. Бүген закон проектын коррупциягә каршы тикшерүгә бирү тәҗибәсе киң кулланыла. Элек мондый чара юк иде. Хәзер исә теге яки бу закон проектына бәйле шик туа икән, теләсә кайсы депутат "төймә"гә басып, беренче яки икенче укылышта кабул ителгән документны тикшерүгә җибәрергә кирәк дигән тәкъдим кертергә хаклы. Безгә закон проектын тикшерүчеләр кулына тапшырасы гына кала. Нәтиҗә төрлечә булырга мөмкин. Тикшерүчеләр маддәнең берәр нормасы белән килешми икән, без аны киредән җентекләп өйрәнәбез. Илгизәр, бүген Дәүләт Советының әлеге юнәлештә ныклы карашы бар. Ул гына да түгел, закон кабул ителгәннән соң, күпмедер вакыт үткәч, без аңа кире кайтып, әлеге хокукны кулланучылардан нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен сораштырабыз. Шуңа күрә юрист буларак сине тынычландыра алам. Илгизәр, син ныклы юридик нигез булган җирлеккә киләсең.

 

 – Исәнмесез, сезгә Әлмәт районыннан Зилә Җамалиева шалтырата. Без инде икенче ел рәттән сусыз яшибез. Скважинада су кипте, ә без яшәгән Миңлебай станциясендә чишмәләр юк. Халык суны читтән ташырга мәҗбүр. Су канистрлары күтәреп йөри-йөри умырткалык белән бәйле авыруларыбыз да көчәйде хәтта. Станция тау башында урнашкан. Скважина бораулау өчен киткән бөтен чыгымнарны үз кесәбездән капладык. Нәтиҗәсе генә юк. Әлмәт хакимиятенә мөрәҗәгать иткән идек, акча юк, диделәр. Су проблемасын хәл итәргә булышсагыз иде.

 

 – Һичшиксез, бу хакта Әлмәт хакимиятенә җиткерермен. Бүген сусызлык проблемасы бер Әлмәткә генә кагылмый. Быелгы эсселек вакытында Лаеш, Югары Ослан һәм башка районнарда булырга туры килде. Хәлләр шаккатыргыч! Чишмәләр кипте, коедагы су юкка чыкты. Әлеге бәла нефтьчеләргә дә зыян салган. Су биеклеге кимегәнлектән, нефть чыгару процессы авырлашкан. Бүген чиста су проблемасы гади кешеләрне дә, галимнәрне дә уйланырга мәҗбүр итә. Әлмәтлеләргә килгәндә, күмәкләшеп акча җыеп, скважина борауларга карар кылгансыз икән, геологлар белән киңәшергә кирәк. Нефть якларында җирнең һәр сантиметры өйрәнелгән. Су кая барлыгын, ничә метр тирәнлектә урнашканлыгын белешергә иде. Ә бәлки, сез казыган урыннан 50 метр ераклыкта гына скважина өчен менә дигән җир бардыр. Ярар, мәсьәләгә ачыклык кертербез.

 

 – Исәнмесез, Саба районыннан Мифтахов дигән кеше булам. 1936 елда туган. Минем 12 гектар җирем бар. Ел саен дәүләткә 7-8 центнер ит, бәрәңге, 6 мең тонна сөт сатам. 7 баш эре терлегем бар. Миңа лизингка "МТЗ-82" тракторы алырга ярдәм итмәссезме икән? Тракторым үзем кебек искерде, яңасы кирәк.

 

– Минем тракторларым юк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына мөрәҗәгать итәрмен. Шартларын да белешербез, иптәш Мифтахов.

 

– Исемем – Рәисә, фамилиям – Әфәндина. Казандагы бер урамга Риза Фәхретдинов исеме бирелсен иде. Бу сорау белән Илсур Метшинга да мөрәҗәгать иттем. Мэриядән "булыр" дигән хат килде. Әмма үзгәреш юк.

 

– Риза Фәхретдинов урамы Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә бар. Казанлылар теләмиме икән? Илсур Рәис улына үзем хат язармын. Аның өчен яхшы урам да кирәк бит әле. Ниндидер Тупиковая яки Боковая урамнарының исемен үзгәртеп куеп булмый. Кеше йөри торган, чиста, матур урам кирәк.

 

– Исәнмесез, мин – Алсу Гыйззәтуллина. Гаиләм белән Казанда яшибез. Мин – ике инвалид бала әнисе. Балаларым тумыштан гарип, икесендә дә ДЦП. Быел беренче сыйныфка укырга киттеләр. Безгә наем буенча фатир алырга ярдәм итмәссезме икән? Социаль ипотека программасы буенча чиратка басарга тәкъдим иттеләр. Ләкин безнең моңа мөмкинлегебез юк. Эшләгән бөтен акча балаларга китеп бара.

 

– Алсу, Дәүләт Советына минем исемгә Ирек мәйданы, 1 нче йорт адресы буенча хат язып җибәрегез әле. Бергәләшеп уйларбыз. Бу мәсьәләдә катнашмый калмам.


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 197-198 | 01.10.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»