|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2021 Хәвеф-хәтәр
Уфада кеше башлары тапканнарУфада матбугат йорты янында хезмәткәрләр көтелмәгән табылдыкка юлыккан. "Уфа фейсбугы" Telegram-каналы хәбәр иткәнчә, ир-егетләр торбаларны ремонтлау белән шөгыльләнгән һәм җирдә ике баш сөяге тапкан. Аларның биредә ничек барлыкка килү ихтималлыгы турында хәбәр ителми. Билгеле булганча, бу районда элек Яңа Иваново зираты урнашкан. mozaika.ufa-lib.ru сайт мәгълүматлары буенча, ул узган гасыр башында шәһәр территориясеннән читтә барлыкка килгән. Монда танылган Уфа гаиләләренең бихисап вәкилләре җирләнгән.
1960 елларда зиратны ябалар, ә җәсәдләрне өлешчә башка урынга күчереп җирлиләр. Элекке зират территориясендә хәзер завод корпуслары, "Уфа утлары" күңел ачу комплексы, Яшьләр сарае һәм Җиңүнең 50 еллыгы скверы урнашкан.
«Башинформ» агентлыгы табылган сөякләр уңаеннан хокук саклау органнарына комментарий сорап мөрәҗәгать иткән.
Фото: Telegram-канал «Уфимский фейсбук»
--- |
Иң күп укылган
|