|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2021 Җәмгыять
Илсөяр Иксанова яңа вазыйфага билгеләнде
Язучы, күп шигырьләр һәм җыр текстлары авторы, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова кичә, 15 мартта яңа вазыйфага билгеләнде. Кичә, 15 март көнне Язучылар берлегенең идарә утырышы булды. Анда берлек рәисе урынбасары итеп Илсөяр Иксанова билгеләнде. Бу хакта “Шәһри Казан”га идарә әгъзасы Нәбирә Гыйматдинова хәбәр итте.
Утырышта шулай ук Уставка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә күтәрелгән. Моның белән 7 кешедән торган махсус комиссия һәм юристлар шөгыльләнәчәк.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|